+24 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Бердәмлек
6 август 2019, 05:18

Мәгърифәтче Мәрьям апа

Китапханәчебезнең тәрбия эшенә керткән өлеше соклануга лаек

Китапханәчебезнең тәрбия эшенә керткән өлеше соклануга лаек


Мин китап яратам. Аны иң зур бүләк дип саныйм. Шуңа да китапханә минем өчен могҗизага тиң. Чакмагыш районының Иске Бәшир авылы модельле китапханәсе дә – шундый серле-могҗизалы, үзенә җәлеп итеп торучы урын. Монда сине зәвыклы итеп бизәлгән уку залы, бай эчтәлекле китап саклау бүлеге, игътибарлы һәм сиңа кызыклы китап тәкъдим итәргә әзер китапханәче каршы ала.


Бу китапханәдә менә инде 34 ел китапханәче булып Мәрьям Смакова эшли. Мәрьям Әскать кызы китап­лар биреп-кабул итеп утыручы гына түгел. Ел дәва-мында ул мәктәп һәм мәдә-ният йорты хезмәткәрләре белән берлектә төрле очрашулар, күргәзмәләр, дә-ресләр һәм башка бик күп чаралар оештыра. Китап-ханәдә, 1941-45 еллардагы Бөек Ватан сугышына багышлап, каһарман авылдашлар исемен мәңгеләш-терү максатында “Балаларга сугыш турында укыйбыз”, “Үлемсез полк” дигән акциялар оештырыла, патриотик дәресләр, хәтер сәгатьләре үтә. “Безнең башлангычлар. Фольклор укыйбыз” акциясе, туган якны өйрәнү картотекасы, күренекле якташлар белән очрашулар, әдәби сәгать­ләр аша үсеп килүче буын вәкилләрендә туган җиргә карата мәхәббәт, кече Ватанның тарихы белән кызыксыну тәрбияләнә.

Моннан тыш, Иске Бә-шир авылы китапханәсе Яңа Ихсан, Иске Ихсан авыллары клубларында эшләүче китап бирү пункт­лары ярдәме белән бу авыл­ларның халкын китап белән тәэмин итә. Шулай ук, авыл клублары хез­мәткәрләре белән берлектә китап укуны популярлаштыру буенча чаралар үткәрелә. Китапханә һәм сәнгать төннәре, ачык күк астында җәйге уку залы, ачык ишекләр көне, татар һәм башкорт теле атналыклары кебек кызыклы да, заманча да булган чаралар үткәрүләр гадәткә кертелде.

Өлкән яшьтәгеләргә, гаиләләргә дип исәпләнгән чаралар мавыктыргыч үтә. Китапханәгә мәктәп укучылары да дәресләрдән соң өстәмә мәгълүмат алырга бик теләп килә. Китапханә интернет челтәренә тоташтырылган компьютер техникасы белән тәэмин ителгән. Даими рәвештә Чакмагыш үзәк китапханә­сеннән төрле-төрле тематикадагы яңа китаплар кайтарыла. Кыскасы, Иске Бәшир авылы модельле китапханәсе – заманча китапханә, китаплар саклау урыны гына түгел, ул чын-чыннан мәдәни-ял үзәге.

Бер уңайдан әйтеп үтәсем килә: китапханә һәм анда 34 ел хезмәт салган китапханәче Мәрьям Әскать кызының эшчәнлеге югары бәяләргә лаек булган. Менә алар: “Башкортстан Рес­публикасының иң яхшы башкорт китабы-2010” IV республика конкурсында Гран-при, “Башкортстан Республикасының иң яхшы китапханәсе-2015” VIII Республика конкурсының махсус дипломы, “Башкортстан Республикасының иң яхшы муниципаль мәдәният учреждениеләре” республика конкурсында җиңүче дипломы һәм акчалата грант, Чакмагыш районы хакимия­тенең “Озак еллык фидакарь хезмәте һәм китапханә эшен үстерүгә зур өлеш керткәне өчен”, “Югары һөнәри осталыгы һәм күпьеллык намуслы хезмәте өчен” Мактау грамоталары. Минемчә, бу бүләкләр үз эшен яратып башкаручы, һичшиксез, лаек, чын китап­ханәчеләргә генә бирелә-дер.

Китап һәрвакыт булды, бар һәм булачак. Мәрьям Әскать кызы кебек китап-ханәчеләр булганда, китап­ханәләр дә мәңге яшәр дип ышанам.
Диана Акчурина.

Чакмагыш районы,

Ташкалмаш авылы.
Читайте нас