“Кызыл таң” гәзите үзенең “Вконтакте” социаль челтәрендә “Хазина тур” туроператорыннан - Казанга ике көнлек тур һәм “Радуга” шифаханәсенә юллама уйнатабыз дип хәбәр иткән иде.
Ниһаять, җиңүчеләр билгеләнде! “Радуга” шифаханәсе юлламасына Раил Латыйпов ия булды, ә инде “Хазина тур” бүләген Айгизә Гайнетдинова отты.
Раил Латыйпов - Нуриман районының Нимесләр авылыннан, Айгизә Гайнетдинова Уфаның 84нче татар гимназиясендә укытучы булып эшли.
Бүген “Кызыл таң” нәшриятында бүләкләү тантанасы узды.
Юлламаларны “Кызыл таң” гәзитенең баш мөхәррире Фаил Фәтхетдинов һәм “Хазина тур” оешмасы җитәкчесе Комил Сираҗетдинов тапшырды.
Безнең алдагы конкурсларда да катнашыгыз!
"Кызыл таң" белән бергә булыйк, бердәм булыйк, дуслар!