Ырынбур өлкәсендә янә Башкортстан вәкиллеге ачылырга мөмкин. Бу хакта Уфада "Торатау" Конгресс-холлында Русия төбәкләре башкорт җәмәгатьчелеге вәкилләре белән очрашуда республика Башлыгы вазыйфасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров белдерде.
- Республика вәкиллеге кирәк, без бу хакта берничә тапкыр фикер алыштык. Бездә икътисади багланышлар шактый тыгыз, Ырынбурның күп кенә эшкуарлары Уралда эшли. Республика Хөкүмәтенә йөкләмә бирәчәкмен, - диде Радий Хәбиров.
Пермь һәм Свердловск башкортлары "Башкортостан" сәүдә йортларын ачуда ярдәм сорады. Радий Хәбиров бу идеяне дә хуплады.
- Сәүдә йорты булдыру фикере миңа бик ошый. Мин Эшкуарлык һәм туризм буенча дәүләт комитетыннан әлеге мәсьәләне эшләп бетерүләрен сорыйм. Акча сорарга гына түгел, үзебезгә дә акча эшләргә кирәк, ә без кирәкле ярдәм күрсәтәчәкбез, — дип билгеләде төбәк җитәкчесе.
Очрашуда төбәкләрдә башкорт телен укытуның актуаль мәсьәләләре күтәрелде. Бу очрашудагы барлык катнашучыларны борчый. Очрашуның модераторы — Дәүләт җыелышы-Корылтай Рәсе урынбасары Эльвира Аеткулова билгеләп үткәнчә, бүгенге көндә Чиләбе өлкәсендә — 32, Ырынбур өлкәсендә — 12, Курган өлкәсендә өч мәктәптә башкорт теле укытыла.
Ырынбур өлкәсе Башкорт корылтае башкарма комитеты рәисе Ягафәр Ямансарин хәбәр иткәнчә, Ырынбур өлкәсенең Кувандык шәһәрендә әти-әниләр балаларга башкорт телен өйрәтүне сорап 120 гариза биргән. Дәреслекләр һәм педагоглар кирәк.
Башкорт телен үстерүгә җитди игътибар бирергә кирәк, өстәвенә, мәҗбүри ысул белән түгел, ә акрынлап аны куллану модасын кертергә кирәк, дип билгеләп үтте төбәк җитәкчесе. Моның өчен республикада башкорт телен өйрәнү буенча заманча мобиль кушымталар булдыру, яңа методикалар кертү буенча актив эш алып барыла.
- Башкортстан - сезнең туган йортыгыз, башкорт милләтен үстерү өчен җаваплы булган Русия Федерациясе субъекты. Милләттәшләребез, Русия төбәкләренең иҗтимагый оешмалары белән эшне яңа дәрәҗәгә күтәрергә кирәк, безнең аңа яңа энергия һәм яңа мөмкинлекләр бирәсе килә. Без җәмәгать оешмалары эшчәнлеген финанслауны арттырудан башладык. Башкорт тарихи-мәдәни үзәкләренең Русия субъектларындагы эшен көчәйтергә кирәк, алар башкортларның берләшүенә нигез булсын, - дип белдерде Радий Хәбиров.
Очрашу анда ъкатнашучыларны Башкортстан Республикасының Мактау грамоталары, республика Башлыгының рәхмәт хатлары белән бүләкләү һәм истәлеккә фотога төшү белән тәмамланды. Русия төбәкләренең башкорт җәмәгатьчелеге вәкилләре белән мондый форматта очрашуларны елга ике тапкыр уздыру турында килештеләр.