Өлкән каләмдәшебез Рим Идиятуллинның вафатына бер ел тулу уңаеннан
Олы шагыйрьләребез бер-бер артлы бу фани дөньядан бакыйлыкка күчә бара. Күңелдәге урыннары бушап кала. Олыгайган саен ул бушлыклар артканнан-арта бара, хатирәләргә әйләнә... Безнең яшьтә кешене әнә шул хатирәләре яшәтә дә шикелле...
Әле 1967 елның жәендә үк Башкортстан дәүләт университетына укырга керергә хыялланып йөргән ике егет, ике абитуриент, ягъни мәсәлән, Госман Зәйнетдинов белән мин фәкыйрегез, “Кызыл таң”га килеп, шигырьләребезне калдырып киткән идек. Ул шигырьләрне алып калучы әдәби хезмәткәр Рим Идиятуллин иде. Ул шигырьләребез бераздан басылып та чыкты. Шуннан бирле без Рим белән дуслар булып калдык. Казанда аның өч дусты бар иде. Берсе — Рәдиф Гаташ, икенчесе – соңыннан Казанга килеп Садәгә әйләнгән Госман Зәйнетдинов, өченчесе “үзебез дип торабыз”... Гомерлек дуслар. Ижат дуслыгы! Якташлык хисләре! Минем туган якларымны сагынуым! Римнең Казанга тартылуы! Уртак фикерләр, уртак остазлар, уртак дуслар!
“Кызыл таң”да басылып чыккан бөтен шигырьләрем дә диярлек Рим кулы аша, Римнең күңеле аша узды. Шуңа күрә дә ул минем ижатымны яхшы белә иде. Мин дә жаваплы булып калмадым шикелле. Дөресен генә әйткәндә, Гаташ белән без икәү аның Казандагы “әдәби агент”лары булдык. Башкортстандагы башка татар әдипләренә караганда, ул безнең матбугат басмаларында ешрак басылды, әдәби жәмәгатьчелектә талантлы татар шагыйре булып танылды. Такташ исемендәге әдәби премия лауреаты булуы да күп нәрсә турында сөйли булса кирәк. Ул премиянең медален һәм таныклыгын, Уфага барып, Римгә үзем тапшырган идем.
Римнең китаплары күп түгел, аларның жәмгысы дүрт бөртек кенә. Дүртесен дә матур сүзләр язып, бүләк итеп биргән иде. “Хәерле иртә!”сен таба алмадым әле, автографын укучыларга да укытырмын дигән идем. Ә менә Уфада “Китап” нәшриятында басылып чыккан “Хәерле көн!” дигәнен ул безгә Казанга бер килүендә бүләк итеп калдырган иде. “Роберт жаным, Клара җанашым! Без бу Казан җиренә Сезнең Сөн аша аяк бастык. Күперне үткәнне сизмәдем дә. Димәк, безнең күңел күперләре һаман да тап-такыр икән. Рәхмәтемне белдерәм! Рим Идиятуллин. Бәйрәм бүген! 30.08.97. Казан”. Менә хәзер искә төште, бер төркем татар жәмәгатьчелеге Башкортстаннан Татарстанның Республика көненә килгән иде. Шунда биргән иде Рим әлеге китабын.
Аның Татарстан китап нәшриятында үзем планга керттереп, үзем төзеп, үзем мәкалә язып чыгарган “Хәерле кич!” дигән китабы да укучыларда зур кызыксыну уятты. Анысы да Римнең автографы белән китапларым арасында кадерле ядкяр булып саклана. “Клара! Роберт! Эт белән песи кадере арткан, кеше кадере беткән бер заманда башкорт даласындагы ябык шагыйрьгә күрсәткән изгелегегезне һәрчак йөрәк түрендә саклармын: самум жилләре искәләгәндә дә, дуслык юлларын кара песи кискәләгәндә дә... бергә яшик! Чын күңелдән Рим Идиятуллин. 02.05.2008. Уфа”. Китапта кайбер хәреф хаталары, шигырьләренең даталарында ялгышлыклар киткән булган. Рим шуларны да үз кулы белән төзәтеп чыккан иде.
Узган елны Казанда Римнең тагын бер китабы дөнья күрде. Анысы “Хәерле төн!” дип атала. Әлбәттә инде, миндәгесе шулай ук автографлы! “Клара+Роберт=дусларым!! Рәхмәтем зур! Синең кул артың жиңел булып чыкты – “…кич”ем балкыганнан соң, “…төн”ем дә көн күрде. Сөенәм! Үпкә белдермә: китабымны Уфада, үз өемдә тапшырырмын дип уйлаган идем дә, килеп чыга алмадың, ахры. Телевизордан күрәм дә бит, кул сузып кына биреп булмый шул. Исән чакта күрешергә язсын! Мин кешенең изгелекләрен оныта торган җегет түгел (мактанып әйткәндә). Исәнлектә яшик!
Рим Идият. 23.08. 2017. Өфө”.
Менә шушындый кадерле автографлар...
Миндә Римнең хатлары да саклана. Шуларны карап чыктым да, өчесен укучыларга да тәкъдим итәргә булдым. Хикмәт шунда ки, әлеге хатлар шагыйрьнең бөтен асылын, холкын, иҗат принципларын ачып сала шикелле. Ул хатларны укыганнан соң күз алдына Рим үзе килеп баса. Ул, чыннан да, иҗатта шактый үҗәт, үзсүзле кеше иде. Тискәрелеге дә бар иде. Без аның белән дуслар, фикердәшләр булсак та, бәхәсләшкән, бер-беребез белән килешмәгән чакларыбыз да булмады түгел. Әйтик, ул бераз салып алса, мине яратмаган, яратмаган гына түгел, хәтта дошман күргән бер әдипне мактый башлый иде. Аңлыйм инде, алар да дуслар. Ләкин минем алда мактап утырмасын, башкаларга мактасын… Юк, барыбер очрашкан саен шул ук мактау кабатлана торган иде. Мин дә җавапсыз калмый идем, әлбәттә… Ни генә булмасын, без барыбер уртак бер фикергә килә идек, дуслар булып аерылыша идек. Мин инде бу мисалны болай гына, Римнең холкын ассызыклау өчен генә китердем. Ә бу өч хатның икесе шагыйрьнең Казанда чыккан “Хәерле кич” китабына мөнәсәбәтле, өченчесе “Наҗар Нәҗми: Милли жаным” дигән китап уңаеннан язылган.
Китапны соңгы мәхәббәтем Дания белән тәки дә әзерләп бетердек. Озаккарак китте. Шигырьләрнең күп өлеше басылган иде, ләкин китап итеп төзелмәгән иде. Өйдәге компьютер ныклап көйләнмәгән, шуңа Дания эшендә басты. Эштә, үзең беләсең, шактый иза чикте, баш авыртуы да кузгалып куйды. Шөкер, рәтенә китердек...
Шигырьләрне укый-укый үзем дә арыдым. Бик, бик күп шигырьләр язганмын икән ләбаса. Үзем дә гаҗәпләнеп тордым. Мине элек тә, хәзер дә “Рим аз яза” дип битәрләделәр. Пүчтәк сүз. Мондый “классик” шигырьләр тудырырга биш гомер кирәк булыр иде. Ә мин ике гасырга сузылган бер гомер эчендә язганмын! Күп язганнарны да көнләштерерлек.
Шулай итеп, бар гомеремне сузып салдым ошбу китапка (әле чыкмаган китапка). Шуңа күрә әйберләремнең өчтән бер өлеше монда чыккан ике китабыма кергәннәрне тәшкил итә. Ярыйдыр, чыга калса, ул – Казандагы беренче һәм соңгы китабым булачактыр. Баязит ага Бикбай кайчандыр әйткәнчә, “Аккош җырым” бу.
Хатымнан менә шунда бүлендем. Их, тышаулы ат хәленә тарысаң, бигрәкләр дә кыен икән шул. Дания Союзга чапкан иде. Кунакханәгә киткәннәр икән. Шалтырата. “Шунда барып тап инде”, дигәч, тагын чапты. Әйтәм бит, үз аягымда булсам, ашкын Гаташны да әллә каян барып табар идем. Ә бит андый чаклар булды. Сагынып сөйләргә генә калды...
Хатымны дәвам итәм. Мин ябык тәнемдәге миллион вә миллиард эреле-ваклы күзәнәкләрем белән бик яхшы аңлап торам: синең өскә иллә дә зур эш йөклим, әлбәттә. Мәгәр бу эшне аткарып чыгачагыңа иманым камил. Синең кулдан да килә, сүзең дә үтә. Салпы якка салам кыстыра дип уйламачы берүк. Мин кемне дә булса берәүне гасырга бер тапкыр гына мактыйм. Узган гасырда Наҗар ага Нәҗмине мактаган идем.
Шулай берзаман икәүдән-икәү генә безнең бәләкәй кухняда зур мәсьәләләр хакында сөйләшеп, ярты кәгеп утырганда, әйттем аңа: ”Син молодец, Наҗар агай! Тәки үз асылыңа-татарлыгыңа кайттың бит”, — дидем. Бик рәхәтләнеп, гадәттәгечә, шаркылдап көлде. Һәм менә бу гасырда (башында ук) сине мактарга җыенып утырам. Кайчандыр үзләре даладамы-кайда йөреп яткан Бабич һәм Туфанның Казандагы дуслары, китапларын чыгарып, алар кайткач, кулларына тоттырганнар икән. Син шуларның изге эстафетасын дәвам иттерүчеләрнең беренчесе булырсың яңа гасырда дигән ышанычым бар. Ә мин, китап чыга калса, “сбулыч, Роберт, миннән рөхсәт сорамыйча, минем китабымны чыгарган” дигән гайбәт таратырмын халык массаларына. Беләсең, гайбәт хәзер бит модада: син сөйләгән сүзләр дә, елга-тауларны кичеп, үзеңә кайтып ирешә ләса!
Шулай итеп, мин “кошым”ны очырдым. Гаташ кайтып тапшыргач, ул синең хөкемеңдә булачак. Бу уңайдан минем сиңа берничә үтенечем (теләгем дип әйтимме) бар.
1. Китабымны үземнең күңел кушканча төзедем, җиренә җиткердем дисәң дә буладыр. Анда корректорга эш тә юк. Китсә дә, бер-ике генә хата киткәндер. Нәшрият редакторлары “тозагына” килеп кергәнче, син укып чыгып, кирәк-кирәкмәгәннәрен шагыйрь күзлегеннән барларсың инде. Стилем (өслүб диләрме хәзер) саклансын иде, Казан татары өчен ят сүзләр очраштырса да гаҗәпләнергә түгел. Ләкин алар, ул сүзләр, татар әдәби сүзлегендә барлар – сирәк кулланылышталар гына, ну, берничәсе җирле сөйләштәге (диалект) килеп очрар. Шуңа күрә беренче китап чыгарган шагыйрьне редакторлаган кебек сөреп чыкмасыннар иде. Сүзләрнең кыйммәтен беләм, мең сүздән бер сүзне сайлап алып язам мин, зурдан кубып сөйләшә, димәсәң. Тыныш билгеләре белән дә шулай: хан заманыннан (Хангилдиннардан) калган грамматиканы өнәп бетермим мин, шигырьнең агышы, мәгънәсе буенча тезәм ул тыныш билгеләрен. Гыйбрәт өчен мин сиңа бер әйбер дә салам: “Идел”дә басылган шигыремне тунап, йөрәген кисеп алып, эткә ташлаган чи ит кисәгенә әйләндергәннәр иде. Хәтта фикерләрен “советча” алыштырганнар. Совет чорында да андый цензура булмады. Хәзер һәркем үзе “цензор”, “минбеләм”леген күрсәтмәсә, төнен йоклый алмый торгандыр, бахыр. Беләм: Казанда яшәмәсәм дә, анда да мине күрергә теләмәүчеләр барлыгын беләм. Ләкин андыйларга исем китми. Вакланмыйм дип яшәдем һәм шулай яшәрмен гомер азагында да. Мондагы мыскылларга да түздем, йөрәгем ярылмады әле, чыныктым. Хәтта бер хәшәрәте “Кызыл таң”да чыккан шигырьләремне үзенең нәҗесенә буяп җибәргән иде берзаман. Анысын сиңа җибәрмәдем – Казанның саф һавасын бозасым килми. Кемнәр оештырганлыгын да яхшы беләм, ләкин букларга каршы көрәшә башласаң, үзеңнең дә пычрануың ихтимал. Ярый, калсын болары...
2нче үтенечем: бер бәләкәй генә “Соңгы сүз” яза алсаң, бик тә шат булыр идем. Шуның өчен синең минем хакта әйткән фикерләреңне дә салдым. Ике халык шагыйре – Наҗар белән Роберт – арасында, Атнабай әйткәнчә, “үз исеменнән башка бер исеме дә” булмаган шагыйрьнең – мин фәкыйрьнең – җан авазы басылып ятса, миннән дә бәхетле кеше булмас иде. Мин фикеремне әйттем – калганы синең карамакта...
3. Фотоларны син сораганнан да күбрәк җибәрдем, текстлар яздым. Үзең кирәк дип тапканнарын сайларсың инде, зәвыгыңа һәм нәшрият мөмкинлекләренә карап. Китапка дигән фотоларны югалтмасалар иде, югалтмасалар иде. Соңыннан синдә сакланып калса, кайчан да булса кире кайтыр алар. Ә сиңа җибәргәннәре – Ренат белән безләр – үзеңә. Кирәге чыкса, файдаланырга. Теге мәкаләне дә җибәрдем. Анда кайбер төгәлсезлекләрен ипкә китерә алмадым инде – өлгерә алмауга, әлеге дә баягы, вакыт гаепле. Рәдиф миңа кайтышлый сугылыр дип уйлаган идем шул, ә алай булып чыкмады – “кереп торып булмас” дип куркытты. Аңлыйм: ул – кунак, хуҗаның ишәге...
4. Соңгы ике бүлектәге (драмалар, хикәяләр) әйберләргә аптырамасаң иде. Андый әсәрләрне Гаташ шигырьгә дә санамый, әлбәттә. Мәгәр минем үз фикерем бар. Хикәятләр элек тә язылган (мәсәлән, Толстой Конс.), хәзер дә язылырга тиеш, тик яхшы булсыннар. Аннары, бүгенге шигъри калып та тәмам туйдырды, чын дөресен әйткәндә. Кәсепчеләр, мөтәшагыйрьләр шул калыпны үзләштереп, колорадо коңгызы кебек шигърият басуындагы бөтен яшеллекне, ямьлелекне “ашап бетереп” барган заманда... Ул шигырьләргә син икенче төрлерәк карарсың дигәннән әйтүем.
5. Эчтәлекне әлегә җибәрмәдем, чөнки кулдан, нәшрият иптәшләре кулыннан үтмичә җибәрүне файдасызга санадым. Килешенгәч, җибәрү юлларын табарбыз, хәбәрләшербез, исән яшәү генә кирәк. Мин инде, әйткәнемчә, Казанга барып, синең белән сөйләшеп, Берлекнең юлламасын юнәтеп, үзем илтеп тапшырырмын дип планнар корган идем дә соң. Их-ма, человек предполагает, Бог располагает, диме әле татарлар! Иллә мәгәр, сезнең тарафлардан шундый җылы-майлы сүз ишеткәч, сул аякка төкереп, канатлар үстерә башларга уйлап торам. Кош кебек Казаннарга очып барып җитәргә...
Бетте үтенечләр... Һәм бетсен үкенечләр! Барчагызга да күптин-күп сәламнәр юллыйм. Мин сезләргә һәйкәл кояр өчен каты материаллар эзләргә тотынам...
Хатымны төгәллим дигәндә Дания кайтып керде, ике сәгатьтән артык йөреп, Рәдифне кунакханәдән барып тапкан. Данияне танымый торган башта. “Бигрәк үзгәргәнсең”, — ди икән. Ә Дания: “Рәдиф бик картаеп киткән”, — ди. Кеше үз йөзен үзе күрмәве белән бик тә бәхетле. Их, барысына да түзеп була... Көтелмәгән кайгыларга гына түзүкәйләре кыен. Бәндәне кара-ач тормыш та картайтмый, кара кайгы картайта. Мин көзгегә карарга да куркам хәзер, шул кырынганда гына күз салып алам... Рәдиф молодец! Миңа Берлектән һәм журналдан бер янчык акча алып килгән – өч мең дә бер йөз тәңкә! Яңа ел кичендә шампан белән коенырга дип уйлап йөрим әле. Үзенең “Рухият”та чыккан китабын һәм Илшат Вәлиуллин китабын да бүләккә алып килгән. Рәхмәт иске дусларга! Анда, сиңа җибәргән папкада, Садә Госманга да бер конверт тыктым. Рәдифкә бу хакта әйтергә өлгермәдем, шуңа күрә ул сиңа килеп керердер. Син аңа шалтыратып кына әйтерсең инде – килеп алыр. Анда бер журнал һәм записка гына. Хат та язарга өлгермәдем. Хәер, хәзер хат язышу искелек калдыгына әйләнде инде. Шуңа күрә дә аптырама – бер ел буена язышкан хат кадәрле яздым сиңа. План үтәлде. Моны укып чыгар өчен, сиңа Шәймиевтан бер көн отгул сорарга туры килмәгәе.
Хуш иттек! Бәхетле булыгыз! Мин догада! Җитте – кәгазем дә, карам да бетте...
Рим Идиятуллин.
Уфа, 15.12.2006 ел”.
(Дускаем дисәм дә һич кенә дә төчеләнү булмас). Телефон аша ниләр генә сөйләшәсең инде, дип, сиңа больницадан ук хат язарга җыенган идем дә, исәп-исәпкә туры килмәде: сау-сәламәт кереп ятканның өченче көнендә үк сырхауладым, ятак тәрәзә янына эләкте, ачып куйган китап битләрен җилфердәткән җил (тәрәзәләрен бөтенләй кышка әзерләмәгәннәр) минем кебек талгын җилгә дә селкенеп торган кешене генә түгел, йөз центнер тарткан (аяксыз килеш тә) ару гына бәндәләрне дә “бәреп екты”. Барыбыз чирләп, калтырап яттык. Хат язу кайгысы булмады. Син җибәргән бүләк – китабым – йөрәк даруым – күңелемне җылытып, тәки аякка бастырды. Шуңа да иң беренче рәхмәтем – Кимгә, ат башыдай алтын күтәреп, Уфаларга, иясенә тапшырырга килгән кешедәй куанган мәрхәмәтле энеңә! Һәм, әлбәттә инде – сиңа! Минем китабымны алтын итеп чыгарган тугры, эчкерсез, намуслы, чиста йөрәкле (тагын шундый уңай 99 сүз язылган дип уйла...) Робертка!!! Хәтерлисеңдер, “Дөнья шигърияте җәүһәрләре” дигән шигырь китаплары сериясе бар иде бит әле совет заманында. Хас та шул инде менә! Эчтәлеге белән дип әйтергә җыенмыйм, һич тә, киеме, килеш-килбәте, эче-тышы, бизәлеше, кәгазе, төзелеше, күләме, мәңге тутыкмас сүзләрдән коелган алгы һәм арткы баганалары һәм бөтен күркәмлеге белән... Нәкәнисте, “Казан ятиме”нең китабын да классикларның китабын чыгарган күк матур итеп чыгарганнарын күрер көн дә бар икән, дип, күңелем тулып китте, хәтта ике бөртек күз яшем дә тамды, алары бу хат битенә түгел, палатаның салкын идәненә тамып калды... Аңлап торам, дустым! Бу китап синең кул, күз яше аша үтеп, синең исем белән дөнья күрмәсә (кайчан да булса бер чыгар иде чыгуын), ул, иманым камил, тычкан ашаган яисә көя кимергән киемгә тәки дә охшаган булыр иде. Шуның өчен дә, онытканчы, бу китабыма үз өлешләрен керткән Харрас Әюпкә, Петровага, Хәсәншинга, Гыйсмәтуллинага, Сундуковага, нәшрият директорына һәм баш мөхәрриргә рәхмәтләремне ташка басып юллыйм һәм, күтәрә алсаң, аларга “илтеп” тапшыруыңны үтенәм. Ярты белән котылып булмас, һәрберенә миннән бер бөтен! Ә нигә?!. Салкында туңмас, җәйге челләдә тирләмәс аяк белән Казан урамнарын бер таптап кайтмыйча, валлаһи да, мин үлмәячәкмен әле!.. (Көтмәсеннәр кемсәләр).
Инде сүзем синең “соңгы сүз”ең хакында. Шәп шагыйрь хакында шәп язылган ул! Минем шәхесемне дә, иҗатымны да зурлап, рухымны, эчке дөньямны аңлап, дусларымны кара көнчеллеккә батырмаслык, дошманнар(ыбыз)ның “сөялләр”ен тырнамаслык итеп һәм дә “безнең Рим Идиятуллин” дип симез нокта чәпәп куярлык шәп язылган! Син инде “башкорт даласының баласы” булсаң да, бу барыбер дә, ахыр чиктә, син яшәгән мәхәббәтле Казанымның мәрхәмәте, бәһасе ләса миңа! Соңлап килгәне булса да. Әлбәттә, гомер буе чын татар булып калып, почти ярты гасыр татар шагыйре булып картаеп, исемемнең бер исемлеккә дә кермичә йөрүе, аларның “махсус эшләнгән әйберләр” түгеллеге турында Сөн буенда тагын бер тапкыр өч балык тотып, аны кыздырып, мәйгә манып, ашап утырганда, дусларча бәхәс учагын да кабызып җибәрергә булыр иде дә... Кирәкмәс, — безнең Әнкәйләр бертуганнар икән, ләкин дә нечкә дипломат, мин дә нечкә дипломат, түгелбез, без учакка ут үрти торган кешеләр... Моңа кадәр “һәм башкалар” исемлегендә беренче булып торуыма “куанып” яшәгән мин фәкыйрь, инде килеп шундый затлы китабым татар укучысына барып ирешкәч, мең мәртәбә куанам...
Синең белән ачыктан-ачык, күңелне күңелгә терәп сөйләшеп булудан файдаланып, тагын бер сүземне сиңа әйтәсем килә. “Обойма” мәсьәләсендә. Обоймаларга керүне һәм кертүләрен гомер буе җаным сөймәде. Мин – Рим генә, зурмы, бәләкәйме – берәү генә. Шигыремдә әйткәнчәрәк: “Мин кечкенә кояш (кичке)...” “Казан утлары”на җибәрелгән, ләкин чыкмый калган соңгы шигырьләремнең берсендә – “Кыргыйлык хакында” дигәнендә дә, шул фикеремне тагын бер тапкыр аңлатырлык итеп болай кабатлаган идем:
... Җырламадым хорда, кайтавазсыз
Кырда моңым чәчтем – кыргый бер
Юк, юк, бу “бөеклек” чире белән чирләү түгел, үз түмгәгемне үзем беләм дигәннән. “Казан утлары” тешкә килеп кысылгач, шуны әйтми түзә алмыйм. Китапны бик тә сак редакторлагансыз. “Төзәтүләр” бик аз. Шигырьдәге төзәтүләр (саксыз) минем күзгә генә түгел, күңелемә килеп төртелә, утлы ук кебек. Андый уклар тапмадым, шуның өчен әйтүем: “Казан утлары”нда (быелгысында, 9нчы санында) “Шагыйрь яше”ндә балта белән юынылган өч “төзәтү” күреп, совет патриотизмының һаман да чәчәк атып яшәвенә инандым.
1. Сабый чакның күз яшьләре ачы, -
Апуш белән бергә үскәнгәдер, — не
Апуш моңын тоеп үскәнгәдер, -
дигәннәр. Нинди Апуш моңы ул! Һәм аны ничек тоясың, ди! Сүз бит ятимлек хакында, безнең кебек яланаяклы, ач Апуш белән, аның шигырьләре, “Исемдә калганнары”ы белән бергә үсү хакында бара. Шигырьнең нечкәлеген тоймау, сүзнең – кулланылган сүзнең бердәнбер икәнен аңламау бу.
2. “Мең хәерсез картлык килгәнгәдер”, — дигәндә, “Мең сырхаулы”га төзәткәннәр. Пенсиягә чыкмаган кеше кул тыккандыр дип уйладым. Сырхауларына да түзәргә өйрәндек, тик пенсионер кешенең мескенлегенә, хәерсезлегенә кайсы дивана түзә һәм түзәр икән соң?!
3. “Шагыйрь яше җылы – Тукай яшәп Калганлыгын...”, — дигәнне “илдә Тукай калганлыкны...” дип, мине сәпсим патриот ясаганнар. Сүз бит Тукайның “илдә” халык күңелендә түгел, исән яшәп калганлыгы турында. Дә-ә, совет цензурасын кичергән кешеләрдәге ясалма патриотлыкны, дөрес сүзне төзәтергә кул кычытып торганлыкны, имән чөй кагып та бәреп чыгарып булмый торгандыр инде. Боларны Рәдиф тә, Равил дә төзәткәндер дип уйламыйм. Алар шагыйрьләр ич. Аларга рәхмәттән башка һичбер үпкә сүзем юк. Боларны “сиңа серем сыя” дигәннән генә язам. Рәдифкә барып ирешмәсен инде, якын дусны картайган көндә үпкәләтәсем килми... Минем китапны чыгарган кешеләрнең минем шигырьләремә шундый ихтирамлы караганлыкларын тагын бер кат ассызыклыйсым килгәннән әйттем боларны...
Ә фотолар! Шундый матур, иркен, дошманнар теш белән дә өзәлмәс каты кәгазьдә һәм дә гомер агышы кебек эзлекле бирелгәннәр! Рәхмәтләрем сезнең якка җибәрелгән ак болыттагы кар бөртекләре булып яусын! Берүк, барысын да миңа йөкли бу дип рәнҗемә: шул фотоларны сакласыннар иде, мөмкинлек булса, конвертка салып, сиңамы, Рәдифкәме бирсәләр, бигрәк тә шәп булыр иде. Югалмас иде. Алар бердәнберләр, минем өчен бик кадерлеләр. Әллә ниләр язар төсле идем, ярый әле бетте кәгазем...
Сине, гаиләңне, башкалар өлгергәнче, Яңа ел белән алдан ук котлап куям! Исән яшик, ит-майга хаклар артып торганда йөрәк итен суырып язылган шигырьләргә дә бәһаләр артсын дигән өмет белән яшик әле! Аһ, шәп чыккан! Рәхмәт! Миңа багышланганы соцреализм методы белән язылган...
Рим Идиятуллин.
14.12.2007 ел. Уфа шәһәре”.
Мин тәки искелек калдыгы булып үләрмен инде. Ышансаң, бүгенге цивилизацияне, ягъни дә фән-техника җимешләрен һич кабул итә алмыйм, эчемә тия, яратмыйм. Мобиль телефонына да шундый караштамын. Сәгатьләр буе сөйләшәләр, нигә сөйләшәләр, аңламыйм – барыбер җилгә оча ич. Шуңа күрә дә, кулга каләм алып, ак кәгазьгә теркәргә булдым сүзләремне.
Гаҗәеп китап чыгаргансың бит син. Афәрин, афәрин!!! Китап хакында монда (бездә) чыккан мәкаләләрне укыдым укуын, ләкин, татар тотып карамыйча ышанмый, дигәннәре нәкъ миңа кагыла икәнлеген яхшы белгәнгә, күңелем ул кадәр үк кузгалмаган иде, дөресен әйткәндә. Инде тотып карадым һәм дә көн ярымда кымшанмыйча укып та чыктым. Наҗар Нәҗмигә туган ягында таш (корыч, җиз...) һәйкәл барлыгын беләм, инде син аңа Казанда икенче һәйкәл тергезгәнсең.
Тагын кабатлыйм: гаҗәеп һәйкәл. Бу һәйкәлнең беренчесеннән аерымлылыгы, кадерлелеге, мәңгелелеге шунда: моны һәркем үзе белән, кулынамы, куенынамы кыстырып йөртә ала. Таш һәйкәлләр тузар, рухи һәйкәлләр яшәр. Менә шундый тойгылар белән кабул иттем мин бу асыл хезмәтне. Шунысын да әйтим: эче дә, тышы да затлы, хакыйкатьле һәм хаклы бу китапка минем исемем дә бик мулдан кергән (керткән) өчен генә мәдхиягә тиң мактау сүзләрен яудырмыйм мин сиңа. Монда күпме исемнәр, күпме шәхесләр! Исәннәр һәм үлгәннәр! Аларның рухлары да рәхмәт укыйдыр, тәгаен дә. Мин дә байтак истәлекләргә бирелеп утырдым. Без Наҗар агай белән соңгы елларында аеруча якын аралаштык бит. Ул бездә (өйдә), мин аларда еш күрештек, кунаклаштык, фикер алыштык, бәхәсләштек. Барысы да хәтер түренә кунаклады. Шуларны исән чагында язасы килеп китте (“Кызыл таң”да моннан күпмедер ел элек, аның туган көнендә мин дә “бер төн һәм бер көн” дигән бик озын булмаган язмамны бастырган идем). Әйтәсе сүзләр күп калган икән дип, уйларымны иреккә җибәрдем. Мәгәр син иң кирәклеләрен, иң кыйммәтлеләрен сыйдырып бетергәнсең, һәйкәл итеп койгансың инде. Моңардан да затлырак, моңардан да һәйбәтен чыгарып булмый торгандыр.
Менә шушыларны язып утырганда хатым өзелде – хатын кайтып керде, әйбәт ашап алдык, мин бер 30-40 минут башны мендәргә терәп ял итеп алдым. Аннары “Наҗар Нәҗмигә хатлар” өлешен (шунысын гына укымый калдырган идем) укып чыктым.
Кыска гына өлеш. Беләсеңме, иң соңында Аяз Гыйләҗевта үз сүзләремне тапкач, сискәнеп киттем. Без Наҗар агайның кичәсен (“Кызыл таң”да эшләгәндә) Иске Яндызда бик матур уздырдык, мунчалар кереп, әзер табында тостлар әйтешеп утырганнан соң (таңга кадәр), иртәрәк кайтып китәргә дип җыенганда ул миңа: “Рим, син бик ашыкмасаң, мин сиңа авылымны күрсәтеп кайтыр идем, каршы килмәсәң”, — диде. Мин, әлбәттә, ризалаштым. Машина минем карамакта иде. Без киттек. Ул башта, хакимияткә кереп, озак кына утырып чыкты, аннары больницага сугылды (даруларның дефицит чагы иде), авылга төшкән җирдә тукталып, үзенең булачак кабере янында күпмедер гәп алыштык. Аннары ашханәдә колхоз рәисе белән озак кына сөйләште (мин аларның әңгәмәсенә кысылмыйча, ачы су әз-мәз капкалап, чәк-чәк чәйнәп утырган булдым). Аннары булачак йортын барып карадык. Ул вакытта ул бөтенләй әзер түгел иде. Сизеп алдым: Наҗар агай шушы йортын тизрәк өлгерттерү өчен борчылып-көенеп йөри икән. Кайтканда, тагын минем тәкъдим белән теге кабере янына тукталдык. “Каберең белән хушлашып килик инде”, — дидем. Һәм шунда аңа Латин Америкасы язучысының бик билгеле бер кыска гына хикәясен сөйләдем.
“Бер җиткән егет урыныннан да кузгала алмаслык хаста хәлгә кала. Тәрәзәдән карап кына ята. Аны бер рәссам сеңелесе карый. Ләкин ул эш кешесе, көннәр буе аның янында була алмый. Көз җитә. Яфраклар коела. Егетнең күзе гел тәрәзәдә. Сеңелесе күрә – егетнең хәле көннән-көн начарая. Гел төшенкелеккә бирелә башлый. Сеңелесе дә тәрәзәгә карый. Чынлап та, яфраклар бөтенләй коелып беткән – агачта бер генә яфрак калган. Анысы да менә-менә өзелергә тора... Инде бозлы яңгыр да ява, көчле җил дә исә – ә яфрак һаман өзелми. Егет күзәткән саен бу могҗизалы хәлгә аптырый, әллә күзләрем дә алдый башладымы? дип, кузгалырга, күтәрелеп карарга да маташа башлый, күңелендә ниндидер өмет тә кабына, кәефе дә күтәрелеп, ныклап ашарга да керешә... Гыйльләсе шунда: рәссам сеңелесе калай яфрак ясап, буяп, тимерчыбык белән агачка бәйләп куйган икән...”
— Картайган көндә нигә сиңа мондый мәшәкать кирәк, Наҗар агай?!. Кешене бит сагыш бетерә, ялгызлык. Уфа юкәләрен сагынып саргаймассыңмы соң? – дидем мин, алдын-артын уйламый.
— Син сөйләгән хикәя искиткеч шәп шигырь бит, ә?! – диде ул, соравымны ишетмәгәндәй. Һәм без, кузгалып, Уфа якларына юл алдык.
Менә нинди сагышлы хатирәләр уятты бу китап. Рәхмәт! Мобиль эченә сыймаган сүзләрем шулар иде сиңа.
Хуш иттек! Йорт-бакчаңдагы барча “кошларга” сәламнәрем барып ирешсен.
Рим хәзрәт Идиятуллин.
19.04.2012. Уфа”.
Күрәсез, әлеге хатларда Рим үзе, аның холкы, каләмдәшләренә мөнәсәбәте, үз иҗатына үтә дә җаваплылыгы ярылып ята. Үз бәясен белүе дә күренеп тора. Самоирония дә, хәтта сарказм да сизелә. Бу, әлбәттә, шагыйрьнең олылыгы, җитдилеге турында сөйли…
Гомумән, Рим бик игътибарлы кеше иде. Бер генә бәйрәмне дә, бер генә туган көнне дә котлаусыз калдырмады. Менә аның 70 яшем белән котлап җибәргән соңгы телеграммасы: “Робертино! Твоя муза — это многоголосый, многострунный оркестр! Ты великолепен во всех жанрах! Не печалься — поэты не стареют. Рим Идиятуллин. 31.08.2018.”Яза белә инде! Ә инде шагыйрьләр картаймый диюе, ул, әлбәттә, мине (бәлки, үзен дә) юатуы гына... Шагыйрьләр дә картая... Картаябыз... Картлыкның үз матурлыклары! Рим үзе дә бит шактый озак гомер кичереп, шактый картаеп, якты дөнья белән хушлашты... Шигырь белән яшәлгән гомер! Шигърият белән яшәлгән бәхетле картлык! Ә менә шигърият, чыннан да, картаймый. Рим Идиятуллинның шигырьләре дә картаймас! Күңелем сизә!
Татарстанның халык шагыйре.