– Урамда эссе, тын да алып булмый… Кеше күп булгач, спорт залында да авыр мохит. Боевиклар хатын-кызларга чиләк белән су алып килергә һәм су белән киемнәрне, чүпрәкләрне чылатырга рөхсәт итте. Минем әле бу вакытта артык эчәсем дә килми иде, әмма әни: “Балалар, зинһар өчен сорыйм, эчегез!” – дип ялварды. Әни тиздән суны бөтенләй бирмәячәкләрен алдан сизгән, күрәсең… Хәтерлим: бер мәлне безнең янәшәдә утырган Агаевлар кулына юеш кофта килеп эләкте. Зифа үз улларына су эчертте дә, кечкенәсенең аяк ботинкасын салдырып, калган суны шунда сыкты һәм безгә бирде. Аптырап карап торганымны күргәч, Зифа: “Сань, алай карама әле син, аяк киеме – өр-яңа, кичә генә алдым. Су сеңгәнче, эчегез!” – диде. Йокы турында сүз дә була алмый. Әминәне әни ничек тә йокларга күндереп маташты. Үлсә, йоклаганда үлсен, дигәне истә… Иртәнге якта исә бөтенләй түзәрлек чама калмады. Сусау, ашыйсы килү теләге көчәйде, бәдрәфкә барасы килде. Кичен, тамакка ни дә булса керсен дип, бүлмә гөлләрен һәм бәйләмнәрдәге чәчәкләрне ашадык. Бернәрсә дә калмагач, Зифа безгә күкрәк сөтен имәргә тәкъдим итте. Уңайсыз булса да, имдек. Шушы көннән башлап Зифа – минем икенче әнием, аңа шулай дәшәм. Соңрак, су да, башкасы да калмагач, әнинең шешәдән кемнеңдер сидеген эчәргә тәкъдим итүе истә. “Санечка, башка су юк, һичьюгы моны эч!” – дип ялварган иде ул.
Я, кайсыгыз террорчылыкны "изге алыш" белән бутый анда? Шәһит киткән изге җаннарга - дога, калганнарга - сабырлык...