Башкортстанның халык шагыйре Сәйфи Кудашның тууына 125 ел
Сәйфи Кудаш, ягъни Сәйфетдин Фәттахетдин улы Кудашев 1894 елның 3 октябрендә хәзерге Чишмә районына кергән Келәш авылында урта хәлле крестьян гаиләсендә туган. 1907-08 елларда алар авылында Вәлиулла Ташбула-товның тырышлыгы һәм Зыя Камалинең ярдәме белән яңача укытыла торган мәктәп ачыла. Аны Хөкүмәт карамагындагы земство мәктәпләренә охшатырга тырышып, класс тактасы һәм парталар ясаталар. Электән килгән гарәпчә сабаклар урынына дәресләр туган телдә — татарча алып барыла башлый. Сәйфетдиннәр шунда тәүге тапкыр Тукай, Гафури, Н. Думави, Г. Ибраһи-мов, Г. Камал, Ш. Камал,
М. Укмасый кебек язучылар барлыгын беләләр.
Сәйфетдин бу мәктәпнең дүрт башлангыч һәм өч урта сыйныфын яхшы билгеләренә тәмамлап, мактаулы шәһадәтнамә алып чыга. Гаилә кануннары буенча, Яһүдә абыйсы армиягә китсә, Сәйфетдин өйдә төп эшче көче булып калырга тиеш. Ләкин алынасы егетләр чамасыз күп һәм Яһүдәнең чираты бик артта булганлыктан, ул армиядән калып тора һәм энесенең дүрт ягы кыйблага әйләнә. “Нәрсә эшләргә?” дигән сорау белән хәлфәсе Харис Үтәгуловка киңәшкә бара. Анысы болай ди: “Мәктәпкә 120 бала язылды, белем дәрәҗәләре буенча аларны җиде сыйныфка бүлдем, үзем генә укытып өлгерә алмыйм, ярдәмче булып кил миңа. Эш хакы түләмәячәкмен, аның каравы, Уфадагы “Галия” мәдрәсәсенә имтихансыз керергә әзерләрмен. Менә миндә китаплар никадәр күп. Әле Уфада Мәҗит Гафури фатирында тагын бер әрҗә китабым ята. Тиз көндә миңа Казанда һәм Ырынбурда татарча чыгучы гәзит-журналлар килә башлаячак. Яздан казах арасына балалар укытырга да барып кайтырсың”.
Харис хәлфә һәр пәнҗешәмбе саен дәрестән соң Уфага китеп, Блохин кибетеннән китаплар алып, җомга көнне кич поезд белән кайта. Анда шулай әдәбият укытучыларына, ярлы талипларга, шәкертләргә вакытлыча китаплар биреп тору гадәте булган. “Минем күп укыганга исегез китмәсен, менә Галимҗан Ибраһимов укый дисәң дә укый! “Галия” шәкерте чагында ук ул классик язучыларның Блохин кибетендәге барлык китапларын укып бетергән”, — дип тә әйтеп куярга ярата хәлфә.
Харис хәлфә Үтәш, Троицк, Уфа мәдрәсәләрендә Мәҗит Гафури белән бергә укыган икән. Беркөнне ул аны Келәшкә кунакка чакырып кайта. Йоматау станциясеннән ат белән барып алуны Сәйфетдингә тапшыра. Ләкин көтелмәгән мәшәкать туып, шагыйрь бу юлы Келәшкә килә алмый кала.
1913 елның март ахырларында Сәйфетдин казах далаларына — Кустанай якларына чыгып китә. Озакламый шунда Тукайның вафат булуын ишетә. Бу кайгылы хәбәр андагы татарларны гына түгел, бөтен казах халкын зур кайгыга сала. Габдрахман Мостафинның “Тәрәккый” дигән китап кибете Кустанай шәһәренең бердән-бер мәдәният үзәге булып, ул заманда Русиядә татар һәм казах телләрендә чыгучы барлык гәзит-журналлар килеп тора. Ул көннәрдә барлык гәзитләрнең дә беренче битләрендә Тукайның зур портреты урнаштырыла. Сәйфетдин шул кайгылы көн истәлеге итеп Тукайның үзе исән чагында чыккан соңгы “Җан азыклары” китабын сатып ала, бөек шагыйрьгә багышлап шигырь яза. Шул төбәктә ике ел чамасы казах балаларын укыта. Казах фольклоры белән кызыксына, акыннар белән таныша. Кулга эләккән һәр гәзит-журнал-китапны укымыйча калдырмый. Ул якларга Тукай, Гафури шигырьләре дә барып чыгып, аларны казахлар да, башка халыклар да яратып укыганлыгын күреп горурлана. Шушы горурлык тәэсирендә шигырь-ләр язып, Уфадагы “Тормыш” гәзитенә җибәрә. 1914 елда алар басылып чыга.
Күп еллар хыял итеп, озак җыенганнан соң, ниһаять, 1915 елда “Галия” мәдрәсәсенә керә. Монда әдәбият һәм музыка түгәрәкләрендә актив катнаша,кулъязма журналларда шигырьләрен бастыра, уку белән бергә мәд-рәсәнең китапханәсендә дә эшли. Шушында укыткан Галимҗан Ибраһимов аның иҗатына көчле йогынты ясый. Шәкерт Шәехзадә Бабич белән дуслаша. Беркөнне аның белән икәү ул Мәҗит Гафури һәм Сәгыйть Рәмиевны мәдрәсәдә үзләре оештырган кичәгә чакырырга баралар.
“Без туры “Шәрык” типографиясенә киттек, — дип хәтерләде Сәйфи Кудаш соңыннан. — Без барып кергәндә Мәҗит абый типографиянең кечкенә бүлмәсендә корректура укып утыра иде. Бәхетебезгә, Сәгыйть абый да типографиядә булып чыктым...”
Октябрь революциясенә кадәр Уфадагы татар телендәге китап продукциясенең барысы да Гафури корректор булып эшләгән “Шәрык”та нәшер ителә. Гафурига йомышы төшкән кешеләр аның өенә түгел, типографиягә киләләр. Сәйфи Кудаш та (Гафури киңәше белән ул үзенә шундый псевдоним ала) Февраль революциясенең беренче көннәрендә язылган “Хөррият шәрәфенә” дигән шигырен язгач, Гафури белән бергә укып төзәтәләр.
1918 елның апрелендә Сәйфи Кудаш “Галия” мәдрәсәсен тәмамлый. Шул ук мәлдә кызлар гимназиясендә мөгаллимә һөнәре алып чыккан авылдашы — Зыя Камалинең бертуганы-ның кызы Мәгъфүрә белән өйләне-шеп, Нуриман өязендәге Кызыл Яр авылы мәктәбендә эш башлыйлар. Икенче елның язында төбәккә Колчак гаскәрләре якынайганлыктан, күп кенә зыялы, алдынгы карашлы кешеләр туган яктан китеп торуны мәслихәт күрә. Яшь мөгаллим Сәйфи дә Омск шәһәреннән бер танышыннан чакыру ала һәм юлга чыга. Омскиның малайлар мәктәбендә укыта, шул ук шәһәрдә татарча нәшер ителүче һәм якташлары — “Галия” буенча сабакташлары Хәернас Гайсин, Галимҗан Нигъмәти дә эшләгән “Кызыл яу” гә-зитенең һәр санына шигырьләр бирә, колчакчыларга ияреп киткән ватандашларын тәнкыйтьләгән фельетон да бастыра. Ноябрь аенда РКП(б)ның Омск губерна комитеты органы булган “Азат Себер” гәзитенә әдәби хезмәткәр булып эшкә керә.
Туган якка кайтып, Сәйфи Кудаш 1920 елның маенда партиянең Уфа губерна комитеты каршындагы татар-башкорт секциясеннән Галә Кодаяров мөхәррирлегендә чыгучы “Шәрык ярлылары” гәзитендә җиң сызганып эшкә тотына. Аңа Гафури утырган бүлмәдән урын бирәләр. Сәйфинең инде бу вакытта Уфада татар телендә “Ак билетлар бәете”, “Азатлык җырлары”, “Татар теләге” дигән зур булмаган шигъри җыен-тыклары нәшер ителә.
1921 елның язында Сәйфи Кудаш көтмәгәндә үпкәсе авырып, аяктан егыла. Табиблар аңа авыл шартларында саф һавада яшәргә киңәш бирәләр. Ул гәзит эшеннән китеп, авылга кайтырга һәм табиблар күзәтүе астында дәваланырга мәҗбүр була. Җәйне Мәскәү һәм Уфа гәзитләренә хәбәрчелек итү һәм язышу белән үткәрә, көз көне Келәш авылындагы башлангыч мәктәпкә мөдир һәм укытучы итеп билгеләнә. Бу чорда сирәк очрый торган корылык аркасында коточкыч ачлык башлана. Кудашны биш укытучылык мәктәпкә җитәкчелек итү өстенә ачларга ярдәм күрсәтү комитеты рәисе итеп тә сайлыйлар.
1925 елның җәй уртасында “Яңа авыл” (хәзерге “Кызыл таң”) гәзите Сәйфи Кудашны эшкә чакырып ки-терә. Колхозлашу хәрәкәте киң колач алган вакыт. Журналистларга бу мөһим эш турында гәзиткә язу гына да җитми, һәркайсыбыз үз авылларына кайтып, колхоз оештыруга җитәкчелек итәргә тиеш, дигән карар кабул итәләр бер җыелышта. Гәзит тә чыгаралар, колхозның тулы хокуклы әгъзасы да булып торалар, әгъзалык взносы да түлиләр (шундый взнос була). Гәзитнең авыл хуҗалыгы бү-леге мөдире вазыйфасындагы Сәйфи Кудаш районнардагы агрономнар, зоотехниклар белән дуслашып ала, “Новая деревня”, “Сам себе агроном” кебек журналларны үз эшендә файдалана.
Шагыйрьлек һәм журналистлык буенча Мәҗит Гафуридән сабаклар алуын дәвам итә. Шулай бервакыт югары пафослы бер шигырен мөхәр-рир укып чыга да, гәзитнең иртәгәсе санына кертү өчен, җаваплы секретарь Гариф Гомәргә бирергә куша. Автор шулай да Гафуридән дә укытып ала. “Моның авторы мин булсам, гәзиттә чыгармас идем”, — ди Гафури. “Мөхәрриргә ошаган иде”, — дип аклана Кудаш. “Мөхәррир бит шагыйрь түгел. Ә, икенчедән, бу шигырь декларатив пафос белән язылган сүзләр корамасыннан тора. Синең шигъри стилеңә якын килмәгән”, — ди Гафури. Шагыйрь бу язмасын ертып кәрзингә ташлый, чираттагы сабак биргән өчен соңыннан да остазына рәхмәтләр укый.
1930 ел башында Сәйфи Кудашны “Октябрь” (хәзерге “Агизел”) журналының баш мөхәррире итеп тәгаен-лиләр. Әмма аңа бу вазыйфада озак эшләргә насыйп булмый: шул ук елда аны советларга каршы характердагы “Җидегән” дигән яшерен әдәби оешма әгъзасы булуда гаепләп, эшеннән бушаталар, Язучылар берлегеннән дә, партиядән дә чыгаралар, Кыйгы районына “Колхозга” дигән гәзит оештырырга җибәрәләр. Шунда җиде ай мөхәррир була. Шул төбәкнең авыл хуҗалыгында барган үзгәрешләр белән ныклап таныша, бу хакта республика гәзитләрендә әледән-әле хәбәрләр, шигырьләр бастырып тору белән бергә куен дәфтәренә кызыклы фактларны теркәп бара, зуррак әсәр язу өчен материал туплый. Уфага әйләнеп кайткач ук шигырь белән язылган “Кушкаен” романы барлыкка килә. Әдәби тәнкыйть аны утызынчы еллар башкорт әдәбиятындагы иң күренекле әсәрләрнең берсе дип бәяли.
Әдәбият сөючеләр 1940 елда Сәйфи Кудашның берьюлы өч китабын кулларына алу бәхетенә ирешә. “Республика җырлый”, “Сайланма әсәрләр”, “Бәхетле балалык” китаплары әдәбият аксакалының 25 елдан артыграк иҗат гомерендәге иң яхшы шигъри үрнәкләрен туплаган һәм шушы үткән юлны йомгаклаучы күләмле җыентыклар рәвешендә мәйданга киләләр. Шунда ук боларга Казанда нәшер ителгән “Сәйфи Кудаш шигырьләре” китабы килеп өстәлә.
Бик күп язучыларыбызныкы кебек үк, Сәйфи Кудаш иҗаты да Бөек Ватан сугышы чорында зур сынау үтә. Лирикагамы, җыргамы, поэма һәм балладагамы, очерк яки хикәягәме, го-мумән, нинди генә жанрга мөрәҗәгать итмәсен, аларның һәммәсенең ниге-зендә дә Туган илне чиксез сөю, халыкка тирән мәхәббәт, дошманга утлы нәфрәт тойгылары ята. Аның иҗаты — башкорт әдәбиятының башка әдипләр белән аралашу, дуслашу юлының да үзенчәлекле бер көзгесе. Милли әдәбиятларда иң күп тәрҗемә ителгән, дуслык турындагы шигырь-ләрнең язылуына бик еш этәргеч биргән әдипләребезнең берсе. 1975 елда гына да төрле республикаларда биш китабы чыга. Халыклар дуслыгын Кудаш шигъриятендә дә, көндәлек тормышында да бердәй дәрт белән данлады. Дусларына шагыйрь ачык чырайны, алчак күңелне бәйрәмдә дә, авыр чакларда да бердәй ихлас күрсәтте.
Башкорт әдәбият гыйлеменең, тәнкыйтенең үсешендә дә Сәйфи Кудашның зур хезмәте, үз урыны бар. “М. Гафури иҗаты турында реакцион матбугат һәм кара фикерләр”, “М. Гафури мәсәлләрен ничек язган?” “Крылов һәм Гафури”, “Әдәби тәнкыйтьтәге кайбер сәяси бозуларга каршы”, “М. Гафуринең Октябрь революциясенә кадәрге прозасы” сыман хезмәтләрен эш арасында гына язылган мәкаләләр дип карап булмый. Алар автордан ныклы эзләнү, даими уйлану таләп иткән.
Габдулла Тукайның 1912 елда Уфада Мәҗит Гафури белән очрашуына багышланган “Язны каршылаганда” тарихи-биографик повесте ике зур шагырьнең якты образларын тудыру, шул дәвернең социаль-тарихи хәлләрен җанлы итеп күз алдына бастыру ягыннан зур уңыш казанган әсәр булды. Шуңа күрә ул башкорт һәм татар укучылары арасында гына түгел, урыс, таҗик, казах телләренә дә тәрҗемә ителеп, аны күпмилләтле укучылар яратып кабул итте. “Хәтердә калган минутлар” дигән күләмле һәм үзенчәлекле мемуар әсәр дә әдәбият үсешенә зур өлеш кертте. 1961 елның август башында ул, алтмыш җиде яшьлек шагыйрь, ярты гасыр элек үзе укыткан, дуслашкан кешеләр белән очрашып, хәтер яңартып кайта һәм мемуар жанрдагы “Яшьлек эзләре буйлап” дигән тагын бер китап яза. Авторның шушы өч хезмәте Г. Тукай, Г. Ибраһимов, М. Гафури, Ш. Бабич, С. Рәмиев һәм башка атаклы шәхесләрнең, гомумән, хәзер инде тарихта калган заманның әдәби мохите турында укучыга бай мәгълүмат бирә. Берничә әдәбият өчен уртак байлыкка әйләнде алар. Шуңа да бу әсәрләр башкортча, татарча, урысча һәм Урта Азия халыклары телләрендә берничә тапкыр басылды.
Әдәбият өлкәсендә күрсәткән хезмәтләре өчен Сәйфи Кудашка 1964 елда “Башкортстанның халык шагыйре” исеме, 1985 елда Салават Юлаев исемендәге премия бирелде. Ленин ордены, өч Хезмәт Кызыл Байрагы ордены, Халыклар дуслыгы, “Почет билгесе” орденнары белән бүләк-ләнде. Берничә тапкыр БАССР Югары Советы депутаты булып сайланды.
Ул 1993 елның 29 июнендә 99нчы яшендә вафат булды һәм үзенең васыятенә ярашлы, туган төягенә — Акманай күле буендагы тау битләвенә кайтарып җирләнде.