Шагыйрь Фәрит Суфияров истәлегенә
“Замандаш” әдәби берләшмәсенең нигез ташын салучы, 12 районның каләм тибрәтүчеләрен бергә җыеп дуслык күперләрен төзүче, төбәгебезнең бик күп шагыйрьләрен олы юлга чыгаручы Фәрит абый Суфияровны быелгы июнь аеның эссе бер көне бакыйлыкка алып китте. Яңавылның гына түгел, тоташ республика әдәбиятының бу олы шәхесне югалтуына инде менә өч ай узып та бара. Ни хәл кыласың, яшәешебез шулай корылган, беребез дә бу җиргә мәңгелеккә килмәгән. Бер вакыт гомер җебе өзелә. Әмма бәндәләрне, аларның яшәешенең мәгънәсен аерыр нәрсә бар – ул да булса рухыңа дога кылып торырдай балаларың, үзеңнән соң калган эшләрең, сине сөйләп искә алырдай һәм юлыңны дәвам итәрдәй фикердәшләрең булуы. Шул очракта исемең дә, эшләрең дә, рухың да якты хатирәләр белән чолганыр, яшәешен дәвам итәр. Бу яклап безнең талантлы якташыбыз бәхетле – үз эшен дәвам итүче яшьләрне ул күп тәрбияләде. Фәрит абыйны соңгы юлга озатырга республикабызның төньяк-көнбатыш районнарыннан үзе үстереп канат куйган барлык каләм осталары да килергә тырышты, соңгы хушлашу сүзләре күп яңгырады.
Безгә – “Замандаш” әгъзаларына — остазыбызны югалту бик авыр булды. Чөнки ул безгә әтиләрчә хәстәрлек күрсәтүче, якын дус, яхшы киңәшче дә иде. Авыр туфрагың жиңел булсын! Яхшылыкка, яктылыкка өндәп язган шигырьләрең дога булып барсыннар үзеңә дип теләп искә алабыз аны.
Яңавыл шәһәрендә яшь иҗатчыларны бергә туплау ниятеннән чыгып, Язучылар оешмасын Ф.Суфияров 1992 елның октябрь аенда төзи. Аның җаваплы секретаре буларак, ул районнарда төрле чаралар, яшь язучылар семинарлары, музыкаль-әдәби кичә-концертлар, юбилей, искә алу кичәләре үткәреп, күренекле язучылар белән очрашулар оештыруда зур активлык күрсәтеп яшәде. Республиканың әдәбиятын һәм сәнгатен үстерүдәге хезмәтләре өчен Фәрит Суфияров Башкортстан Республикасының Мактау грамотасына лаек булган кеше. “Башкортстанның атказанган мәдәният хезмәткәре” дигән мактаулы исем, шулай ук Г. Чокрый һәм Ф. Кәрим исемендәге әдәби премияләргә лаек шәхес.
Шигырьләре белән дә вакытлы матбугатта, коллектив җыентыкларда еш басылып килде ул. Аның уннан артык китабы Казан, Уфа нәшриятларында басылды. Шигырьләре “Яшь көчләр” альманахында, “Кызыл таң”, “Башҡортостан”, “Өмет” гәзитләрендә, “Ағиҙел”, “Башҡортостан ҡыҙы”, “Казан утлары”, “Идел”, “Тулпар” журналларында, күмәк җыентыкларда басылды. Уфада һәм Казанда бер-бер артлы “Сәхрәләргә чыгам”, “Яшьлегем кайтавазы”, “Яңавыл бизәкләре”, “Серләремне сөйлим”, “Тургайлар канат кага”, “Җиргенәмнең яме”, “Гомер язлары”, “Күңел кошларым”, “Хисләр ташкыны” китаплары нәшер ителде.
Фәрит Суфияровның шигырьләре җиңел укыла. Һәр сүзе, әйтергә теләгән уй-фикере укучыга аңлаешлы, илебез, җиребез, халкыбыз язмышына борчылу чагыла. Ил кадере — өстен, кеше — бөек аның шигырьләрендә. Иҗатының нигезен ата-бабалар рухына, туган җиренә, халыкның тарихына, туган теленә, моңына тугрылык тәшкил итә. Фәрит Суфияров та, башка каләм осталары кебек үк, әхлакый һәм рухи чиргә мәҗбүр ителгән җәмгыятебезне савыктыру чараларын эзләп яшәде. Гомумән, ул бу эштә армый-талмый хезмәт итте.
Күкрәк сугып, мин – шагыйрь, халык вәкиле, дип, кояш астында җылырак урын сорап йөрүчеләрдән булмады.
Вафаты алдыннан Фәрит Суфияр улының энесе Данис тырышлыгы белән тагын бер китабы дөнья күргән иде. Бай эчтәлекле бу китапка авторның күпьеллык иҗади хезмәт җимешләре – аның сүзләренә язылган җырлар тупланган. Туган җирен кайнар яраткан, аның язмышын үз язмышы белән бәйләгәнгә Фәрит Суфияров йөрәкләргә үтеп керердәй шигырьләр иҗат итә ала һәм аларны көйгә салу бик җайлы иде. Ул җырларның күбесе инде халыклашып беткән. Әйтик, “Бала чагым чишмәләре”, “Туган як моңы”, “Бирешмә кайгыларга”, “Синең күзләр”, “Язгы җыр”, “Очрашырбыз әле” дигән җырлары аеруча популяр.
Җәүдәт Хәкимов көй язган “Чик куйдың сагышыма”, Өлфәт Хәмидуллинның “Сине юксынам”, Карам Әһлиуллинның “Өләшеп бирәсем бар”, “Яшьлек хәтирәсе” җырларын үзешчән җырчылар да, профессиональ артистлар да яратып башкара. Алар сәхнәләрдән, радио, телевидение аша яңгырый, халык арасында бәйрәмнәрдә, мәҗлесләрдә җырланыла. Бу язмабызга кушып, Фәрит абыйның соңгы китабына кергән бер шәлкем җырларын да тәкъдим итәбез.
Телне, мәдәниятне саклаучы эшләрең югалмас, Фәрит абый, без ул эшне сез өйрәткәнчә дәвам итәрбез дип ышандырабыз. Ул ачкан чишмәне саектырмый, ул башлап җибәргән юлны киңәйтеп алга барырга, “Замандаш” әдәби берләшмәсен югалтмаска дигән максат белән яшибез.
“Замандаш” әдәби берләшмәсе җитәкчесе.