+28 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Бердәмлек
25 Октября 2019, 03:36

Бергәлектә көч

Татарстан-Башкортстан зыялылары һәм дин әһелләре берләшергә җыена

Татарстан-Башкортстан зыялылары һәм дин әһелләре берләшергә җыена


10-11 октябрьдә Башкортстанда Татарстанның бер төркем дин әһелләре һәм зыялылары булып китте. Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин җитәкчелегендәге делегациядә Татарстанның Баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев һәм Татарстанның кайбер мәчетләренең имамнары, Бөтендөнья татар конгрессы рәисе урынбасары Марс Тукаев, Татарстан Язучылар берлеге рәисе, күренекле драматург Данил Салихов, “Казан утлары” журналының баш мөхәррире, язучы Рөстәм Галиуллин, “Безнең мирас” журналының баш мөхәррире, шагыйрь Ләбиб Лерон, Татарстан китап нәшриятының нәфис әдәбият бүлеге мөхәррире, язучы Галимҗан Гыйльман, Казанның “Милләт йорты” җитәкчесе, якташыбыз Рәүф Хәсәнов һәм башкалар кергән.


Сәфәр Башкортстан Республика­сының 100 еллыгы, шулай ук, дини һәм милли тормышта, мәдәният һәм сән­гатьтә тирән эз калдырган бөек шәхес­ләрнең юбилейлары уңаеннан Бөтен­дөнья татар конгрессы һәм Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте тарафыннан оештырылган.

Сәфәрнең беренче көнендә Татарстан делегациясе Туймазы шәһәрендә булып, милли үзәктә очрашу уздырды. Анда сүз милләт буларак саклану, әдәбият, үзара хезмәт­тәшлек турында барды. Аннан кунаклар “Бабай утары” музей комплексына сәяхәт кылды.

11 октябрьдә Татарстан делегациясе, Уфага килеп, эш сәфәрен мөселман зиратында булудан башлады. Ризаэддин Фәхретдин һәм башка дин әһелләре, шулай ук, татар һәм башкорт халыкларының мәшһүр җырчысы Фәридә Кудашева, халык шагыйрьләре Мостай Кәрим, Әнгам Атнабай каберләренә зиярәт кылып, алар рухына дога укыдылар. Аннан соң “Гуфран” һәм “Хакимия” мәчетләрендә, “Хөсәения” һәм “Госмания” мәдрәсә­ләрендә булдылар. Җомга намазын “Ихлас” мәчетендә укыдылар, вәгазьне Татарстанның баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев сөйләде.

Казан кунаклары, Зыя Камали һәм Сатаев йортлары һәм башка тарихи биналарны да карап, аларны саклау юллары турында сөйләште.

Татарстан делегациясе Русия мөсел­маннары Диния нәзарәте җитәкчесе, Баш мөфти Тәлгать Таҗетдин һәм Башкортстан Диния нәзарәте рәисе, мөфти Айнур Биргалин белән дә очрашты. Русия мөселманнары Диния нәзарәтендәге очрашуда дини оешмалар арасында хезмәттәшлек мәсьәләләре турында сүз барды. Башкортстан мөфтие Айнур Биргалин белән фикер алышуда дини мәгариф, мөселманнарның тарихи мирасын саклау юнәлешендә хезмәт­тәшлек итәргә килештеләр.

Кичен Татарстан кунаклары “Ихлас” мәчетендә башкаланың татар җәмә­гатьчелеге белән очрашу уздырды. Анда Татарстан зыялылары һәм дин әһел­ләренең сәфәре күп кенә шәхесләрнең түгәрәк юбилейлары уңаеннан, атап әйткәндә, Ризаэддин Фәхретдин, Дәрдемәнд, Мәрьям Солтанованың тууларына – 160, Мөхлисә Бубыйның тууына – 150, Сәйфи Кудашның тууына – 125, Мостай Кәримнең тууына 100 ел тулу уңаеннан оештырылуы әйтелде. Әдәбиятларны берләштерүче Мостай Кәрим, Наҗар Нәҗми кебек шагыйрьләр телгә алынды. Бүген дә әдәби багланышларны үстерү кирәклеге ассызыкланды. Чарада дуслык, туганлык, әдәби һәм дини бергәлек турында да фикерләр яңгырады.

Татарстан Язучылар берлеге рәисе Данил Салихов, сәфәргә нәтиҗәләр ясап, аңа югары бәя бирде.

– Дин әһелләре, язучылар, зыялылар берләшеп эшләргә тиеш. Моңа кадәр дин әһелләре белән уртак сәфәрләр оештырган юк иде. Бу тәүгесе булды һәм аның уңай нәтиҗәләре булачак, – диде ул.

Ул киләчәктә дә мондый чаралар даими уздырылачагын белдерде.
Мөнир ВАФИН.
Читайте нас