Ә безнең ярдәмче - "Хәзинә-Тур" туристик компаниясе.
Әлеге өч оешма Башкортстанның 100 еллыгына багышланган "Туган төбәгем" дип аталган күркәм акция үткәрде. Аның положениесенә ярашлы, радио тыңлаучылар һәм гәзит укучылар үзләре яшәгән төбәк, аның табигате, кешеләре, аларның күркәм гореф-гадәтләре турында инша язарга тиеш иде.
Март аенда старт алган бәйге шушы көннәрдә тәмамланды. Ай саен килгән хатларга йомгак ясалып, жюри сайлап алган хатларның кайберләре гәзит битләрендә дөнья күреп, радиода яңгыраш тапты - аларны билгеле актерлар укыды.
Проектның авторлары һәм алып баручылар Рәсимә Гайнетдинова белән Азат Фазлыйәхмәтов сүзләренә караганда, барлыгы 80нән артык хат килгән. Алар арасында игътибарга лаеклары да күп булган. Илеш районыннан Илгиз Әхмәтов, Уфадан Гамилә Насретдинова белән Сәгадәт Кәримова, Стәрлетамак шәһәреннән Рәлиф Рәхимов, Чакмагыштан Резеда Каюмова, Бөредән Гөлзифа Сабитова, Шараннан Дания Шәрифуллина, Нефтекамадан Гөлфинә Латыйпова белән Гөлзөһрә Талипова язмалары җиңүгә лаек дип табылды.
Аларның һәрберсенә истәлекле бүләкләр тапшырылды. Төп бүләкне компьютер ирекле сайлап алу юлы белән Гөлзөһрә Талиповага бирергә булды. "Хәзинә-Тур" компаниясенә нигез салучы Комил Сираҗетдинов аңа Бөрҗәнгә сәяхәт сертификаты тапшырды. Тиздән аның бәйгегә юллаган әсәре "Кызыл таң" битләрендә урын алачак.
Шулай итеп, "Кызыл таң" гәзите, "Юлдаш" радиосы һәм "Хәзинә-Тур" компаниясенең уртак проекты тәмам. Алда безне тагын да гүзәл гамәлләр көтсен!