Бүген "Русия - Ислам дөньясы" утырышында конфессияара татулык турында да сүз булды.
Исламда хезмәттәшлек итүне оештыру буенча Русиядә вәкил Рамазан Абдулатыйпов бу башлангычның барлыкка килүе турында сөйләде. Русиянең әлеге юнәлешкә зур теләк белән кушылуы - халыкларның үзара дус яшәвен, төрле дингә ышанып та тугандаш булып калу өчен нигез була.
Быел Исламда хезмәттәшлек итү оешырылуга 50 ел. Ни өчен бу диндә генә шундый оешма барлыкка килгән соң? Оешма барлыкка килгән елларда чит илләрдә мәчетләргә һөҗүмнәр, мөселман илләренең үзара көндәшлек итүе күзәтелгән. Оешма Ислам динен чыннан да яңа баскычка күтәрә. 2005 елда оешмага яңа план төзергә туры килә. Ул заманча булырга тиеш була. Атап әйткәндә, Ислам динен кабул итүдә чама белү, шул ук вакытта аны модернизацияләү.
Чарада катнашучылар оешма илләрнең төрле өлкәдә хезмәттәшлек итүгә булышлык итүен дә ассызыклады.