+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Бердәмлек
28 ноябрь 2019, 12:21

Монда җилләр җырлар булып исә...

Фәнзил Санъяров

Фәнзил Санъяров

Берьюллык шигырь

Шедевр – язасы иде бер!

Илдар Юзеев.



Синдәй оста бер юлдан да

Гаҗәеп шигырь коя.

Зәркәннәр бит гәрәбәнең

Һәр сырын-җырын тоя.


Шедеврлар булмыйдыр зур,

Ул — бер чыңлар моң-аваз.

Никадәрле вак булмасын,

Алмаз — барыбер алмаз!


Икеюллык

Җиңел ул язу берьюллык шигырь,

Язасы иде меңьеллык шигырь.

Илдар Юзеев.


Бик борыннан җыраучылар

Язалган җыр — меңьеллык.

Гасырлар аша бөркелә

Күңелгә моң, җылылык.

Фирдәвесләр, Кол Галиләр

Әле дә безнең җанда.

Меңьеллык шигырь язардай

Юзеев булган әл дә.

Моңнарың белән баеттың

Татарның син шигырен.

Йөрәгеңнең иң түрендә —

Меңьеллык башкорт җыры!

Синең хакта язу авыр

Миңа хәтта берьюллык

Чөнки син тугансың, диләр,

Язар өчен меңьеллык.


Өчьюллык

Берьюллык язсаң — акча бирмиләр,

Меңьеллык язсаң — вообще күрмиләр,

Меңьюллык язсаң — басмый тиргиләр.

Илдар Юзеев.


Шагыйрьләргә кайчан ансат булган,

Җиңел булган кайчан җырчыга?!

Дуэльләрдә һәлак иткәндә дә

Шагыйрь кабереннән нур чыга!

Зират сакчылары булган шагыйрь,

Казыган, диләр, хәтта каберләр.

Сындырмаган шагыйрь ихтыярын

Салкын Себер, кагу-җәберләр.

Баегуга барган безнең заман

Читләп үтә әле шагыйрьне.

Сөлек кебек урыс җырчылары

Асыл гомерләрен яндырды...

Гонорары олы бәла түгел,

Күрмәү, басмаулары — пустяк бит:

Кеше булмаганда, олигархлар

Шигырь ятлый, диләр — һәлак бит!..


Дүртьюллык

Мең юл да язмыйм,

Бер юл да язмыйм.

Бер юл да язмаучыларга

Хәзер остаз мин!

Илдар Юзеев.


Алтын көзләр килде әүвәлгечә,

Һуштан язмас — кеше сирәге.

Ничек түзә икән сайрамыйча

Шушы мәлдә кошлар йөрәге?

Әллә түгеп беткән микән моңын

Сандугачлар язгы бер таңда.

Юк, сайрама, кошчык, сине көтә

Озын сәфәр, ерак-еракка.

Сагынып син янә кайтырсың да

Һич адашмый шушы талыңа.

Өздереп бер чут-чут итәрсең, дим,

Әсир булып язгы таңына.

...Чыдамады сары сандугачкай,

Сары талда сайрап җибәрде!

(Шигырь язмый торамы ни шагыйрь,

Түзәмени аның йөрәге!..)

Мин ул көйне ишеткәндәй булдым

Үткән чакта Бүә буйларын.

Олпат тирәк, бөдрә сары таллар

Көйләп торды синең җырларны.

Монда җилләр җырлар булып исә,

Таулар суза тамак төбеннән.

Кырлы курай өзләп моңын сибә,

Йолдызлардан саф моң түгелә.

Барча дөнья шулай җырлый икән,

Димәк, Остаз үзе мәңгелек.

Кош юлыннан шигырь укып торам,

Татар телендәге — меңьеллык.


Намус

Карашымны капламады кара болыт,

Йөрәгемне өтәлмәде көнчел бер ут;

Чүкемәде миемне яман бер уй:

“Бәндәләргә изгелегең оныт, оныт!..”


Күрдем бары кешеләрнең яхшы ягын,

Эшендә дә, сүзендә дә ачтым агын;

Көнчеллегем уянса да ул ак булды,

Һәр таңымда күңелемә ак нур тулды.


Гомердә дә кул бармады шикаятькә,

Каләм үтсә, тотындым тик хикәяткә.

Хәл кадәрле бәндәләрне

данладым мин,

Тугры калдым, иманыма, хакыйкатькә.


Аралады аек акыл гайбәтләрдән,

Үрнәк алдым ару, әйбәтләрдән.

Эче кара бәндәләрдән тордым ерак,

Иң зур кыйммәт минем өчен —

намус һәм хак.


Шагыйрь белән очрашу


Ленин урамыннан шагыйрь килә,

Шагыйрь атлый, салмак адымы.

Якташ уйчан, ахры, туган җирдә

Әле, әнә, шигырь язуы...


Уфалылар кая ашыгадыр,

Ага шаулап халык агымы.

Кунакны да түгел, туры килсә

Таптап узар ата-аганы.


Гафу итче, шагыйрь, уфалылар

Ул кадәр дә түгел моңсыздан:

Танымыйча сине узулары

Киләдер, дим, дөнья куудан.


Шагыйрь килә Ленин урамыннан

Салмак басып яшьлек эзенә.

Якташларын өзелеп сагынуы

Чыккан, күрәм, уйчан йөзенә.


— Саумы, шагыйрь! Саумы,

остаз-ага,

Кайтуларың белән илеңә!

Битарафлык, ят итүләр күрсәң,

Авыр ала күрмә күңелеңә.


Кайнар кочагыма алдым сине, —

Безгә язган сине олылау.

Юллагандыр бер илчесе итеп,

Фатыйхасын бирде Уралтау.



Кыяларда туганнар

Салават Кәримовка


Өйрәтергә балаларын чал бөркетләр

Оя төбен тибә, диләр, упкыннарга

Яшәү көче сабыйларның йөрәгендә

Кайдан таба гайрәт-көчне

канатларга?


Бар нәрсәгә хуҗа булыр җил һәм

давыл

Иркәлидер, бәлки, кочагында?

Гел саклап һәм курчалап торганда

Кош патшасы яраламы ул чагында?


...Һич аяусыз заманыбыз.

Чал бөркеттәй

Оя төбен типте кинәт упкыннарга

Яшәгәндә барча халык син дә мин.

Ябышырга безгә нинди канатларга?


Замандашым! Ярый әле без килгәнбез

Уралымның мәңге тере төягендә.

Ничек кенә болганмасын заманалар,

“Чаңк-чаңк!” итәр безнең тавыш

Мәңгелектә!..
Читайте нас