Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров Дәүләт хезмәт инспекциясенә, Гаилә, хезмәт һәм социаль яклау министрлыгына Башкортстан вахтовикларын Владивостокка җибәргән «Уфанефтемаш» компаниясен тикшерергә кушты. Анда хезмәткәрләрнең кайтырга билет алырга да акчалары юк.
"Тикшерү предприятиедә кичәге көннән эшли. Анда финанс дисциплинасын бозу, чыннан да, бар – кешеләр айлар буе акча алалмый. Ә бит авыр хезмәт куялар, суднолар төзү комплексында эшлиләр. Күпләрнең ипотека, яшь әтиләрне өйдә балалары һәм хатыннары көтә. Хәзер аларның кайтырга билетка акчалары да юк. Ярдәм итү өчен мөмкинлекләр эзлибез», - дип хәбәр итте социаль челтәрләрдә төбәк җитәкчесе.
Мондый гаделсезлеккә юл куйган предприятие җитәкчеләренең закон кысаларында җавап бирүен Радий Хәбиров шәхсән үзе күзәтеп торачак.
"Бары тик җәзаның котылгысызлыгы гына алга таба мондый хәлләрне булдырмый калырга мөмкинлек бирәчәк. Вахтага бездән ай саен 100 меңнән артык кеше китә. Күбесе - озын акча артыннан куа, кемдер үз шәһәрендә яки бистәсендә эш таба алмый. Шуңа күрә без республикада эш урыннары булдыручыларны күтәреп йөртергә тиеш дип саныйм», — дип ассызыклады Башкортстан Башлыгы.
«Уфанефтемаш» директоры хезмәткәрләр алдындагы барлык бурычларның Яңа елга кадәр түләнәчәген әйтте. 38 кешегә кичә самолетка билет тапшырылган.