“Кызыл таң”ның элекке журналисты, күренекле прозаик Фәнил Әсәновның тууына 90 ел
ХХ гасырның нәкъ уртасында туган безнең буын татар балалары бу олы талант иясенең иҗат җимешләре белән иң тәүдә “Кызыл таң” гәзите битләре аша танышкандыр. Татарлар гына да түгел. Күренекле прозаик булып киткән замандашым — башкорт егете күптән түгел сөйләшкәндә үсмер чагында гәзитебездә Фәнил Әсәнов повестен укып кына түгел, һәр саннан кисеп җыеп баруы һәм әле дә кадерле ядкарь итеп саклавы турында әйтте. Ул повесть “Яралы мәхәббәт” дип атала иде.
Иҗат юлын, күпләребезгә хас булганча, үсмер чактан шигырьләрдән башлаган, байтак еллар матбугатта эшләгән Фәнил Әсәнов, барыннан да элек, прозаик иде. Әсәрләренең тематикасын, рухын исәпкә алып, аны “яшьлек, мәхәббәт, авыл җырчысы” дип йөрттеләр. “Вәгъдә”, “Гомер узмый заяга”, “Алсу таңнар” драмалары, “Киң урамнар тар иде” комедиясе (соңгы өчесе Нәҗип Асанбаев белән бергә язылган) Салават, Сибай, Минзәлә, Ырынбур театрларында зур уңыш белән барды. Композиторлар Рим Хәсәнов, Тәлгать Шәрипов белән берничә җыр иҗат итте. Мәсәлән, “Исеңдәме?”, “Янгантау баскычлары” җырларын кемнәр генә белми, җырламый икән? Ә инде публицистикага, замандаш-каләмдәшләре турында очерклар, иҗади портретлар, истәлекләр язуга гомеренең ахырына кадәр тугры калды. Әлбәттә, барлык китаплары да башкорт телендә басылды. Кайберләре урысчага да тәрҗемә ителде. Ул БАССРның һәм РСФСРның атказанган мәдәният хезмәткәре иде.1929 елның соңгы көннәрендә хәзерге Кырмыскалы районына керүче Бозаяз дигән зур татар авылында (бераз вакыт ул шул исемдәге район үзәге дә булып торды) ярлы крестьян гаиләсендә туган Фәнил өстенә сабый чактан ук тормыш авырлыклары, кайгы-хәсрәтләр ишелеп төшә. Аңа ярты яшь тә тулмастан әти кеше гаиләсен ташлап китә, алимент түләмәс өчен хәтта исем-фамилиясен алмаштырып, ерак тарафларда качып йөри. Әнисе Фатыйма колхоздагы иң авыр, иң кара эшләрдә тир түгә. Тамаклары ризыкка туймый, киемгә тиенә алмыйлар. Кыш көннәрендә Фәнил кайчак, өстенә кияргә булмаганлыктан, мәктәпкә дә бара алмыйча кала. Аның хәлдәгеләр укуларын ташлап, колхоз эшенә тотыналар. Ләкин Фәнилнең бу хактагы теләгенә әнисе якын да килми: “Надан калып, колхозның авыр эшләрендә минем изелгән дә җиткән, белем ал, кеше бул!” – ди. Авылдагы ихтирамлы Әхмәлетдин бабай да ананың фикерен куәтли: “Үгез җигеп сабан сөрү өчен зур егетлек кирәкми, аны кем дә булдыра ала. Ә менә бүгенге авыр вакытта гыйлем алу — икенче эш. Моның өчен чыдамлылык, батырлык кирәк”.
Әлбәттә, Фәнил укып кына йөрми. Бер үк вакытта, 5-6нчы сыйныфларда әнисе белән бергә колхоз атларын карый, 7-10нчыда чакта ел әйләнәсенә бригада хисапчысы булып эшли. Соңыннан ул бу турыда “Кыңгыраулы гармун” повестенда шактый тулы яза.
Бернинди эштән дә курыкмау. Чәмлелек. Бетмәс-төкәнмәс оптимизм. Белемгә омтылыш. Әдәби иҗатка тартылу. Тирә-якта танылган гармунчы булып китү... Менә шулар Фәнил Әсәнов дигән егетне Башкортстан матбугаты һәм әдәбияты бәхетенә саклап калгандыр, шәхес итеп үстергәндер.
Төрле авыллардан килеп, Бозаяз басуларында эшләүче тракторчыларга Фатыйма апа төшке аш әзерли, алар өенә килеп тамак туйдыралар, әз генә ял итеп алалар. Күренекле композитор Таһир Кәримов туып-үскән Әхмәр авылыннан Солтан дигән искиткеч оста гармунчы егет тә була араларында. Аның уйнаганын тыңлап Фәнил бөтен дөньясын оныта торган була. Моны күргән Солтан сугышка киткәндә гармунын 12 яшьлек Фәнилгә бүләк итә. Үсмер аңарда бик тиз өйрәнеп, авылдагы барлык мәдәни чараларның үзәгендә кайный башлый.
Һәм, әлбәттә, китап уку... Урта мәктәпне тәмамлаганда район үзәге китапханәсендәге барлык әдәби китапларны укып бетергән була инде ул. Анда эшләүчеләр дә: “Мә әле, Фәнил, укы, әйбәт булса, безгә дә сөйләрсең”, — дип әйтәләр.
“Бишле”гә генә укыган Фәнилгә, чыгарылыш кичәсендә чыгыш ясарсың, диләр. Ләкин ул моңа ризалашмый, ояла. Ун ел буе өстә — кырык ямаулы күлмәк-чалбар, аякта чабата бит. Ярый әле кичәгә барырга бер механизатор абзыйның юньлерәк киемен сорап алып тора. Үзебезнең сыйныф малайларына булса да укырмын, дип, “Алда безне зур сынаулар көтә” дигән шигырь язып алып килә. Мәктәп директоры мактау сүзләре әйтеп аттестат тапшыргач, ул кыюланып китә һәм шигырен укый. Табынга кунаклар янына утырталар. Арада район гәзите мөхәррире Шакир Сәетов та була. Фәнилне ул үзенә эшкә чакыра. Беренче эше итеп бүгенге кичә турында язарга куша. Егет иртәгәсен үк җаваплы секретарь буларак эш башлый. Алып барган тәүге репортажын “сүтеп-корганда” мөхәррир абый гомергә онытылмаслык сабак бирә: “Безнең, журналистларның, “төзелеш материалыбыз” — сүз. Язган мәкаләләребездә сүзләрне, төзүче кирпечләрне тигез итеп тезгән кебек, урынлы гына кулланырга, сүзләр белән сак кына эш итәргә тиешбез. Мәкаләдә фикергә урын киң, ә сүзләргә тар булырга тиеш. Әгәр әйбәт журналист булырга теләсәң, шушы гади генә хакыйкатьне беркайчан да хәтереңнән чыгарма! Ә болай каләмең өметле генә күренә. Шуны да онытма: дөньяда журналист хезмәтеннән дә авыры юк. Шул ук вакытта дөньядагы иң абруйлы һөнәрләрнең берсе ул. Вакыт белән, авырлыклар белән исәпләшмәгән, күп укыган, күп белгән, күп йөргән, көне-төне тир түгеп эшләгән кеше генә әйбәт журналист була ала”.
Еллар үтә тора. Фәнил Лена исемле якташ кыз белән гаилә кора. Үсеп килүче журналист һәм шагыйрь, актив җәмәгатьчене КПСС сафына кабул итәләр. Ул “Кызыл таң” гәзитенә дә еш языша. Педагогия институтында читтән торып укый. 1953 елның җәй урталарында аны ВЛКСМ өлкә комитетына чакырталар. “Без сине ВЛКСМ Үзәк Комитеты каршындагы комсомол мәктәбенә укырга җибәрергә булдык. Гаиләң өчен борчылма. Анда стипендия зур, үзеңә дә, гаиләңә дә җитәр. Мәскәүдән хәбәр көт!” — дип кайтаралар.
Әмма Фәнил Әсәновка Мәскәүдә уку насыйп булмый, район җитәкчеләре анда җибәрмичә, ВЛКСМның Бозаяз район комитетының беренче секретаре итеп сайлап куялар.
Бу вазыйфаны ул бөтен республикага үрнәк булырлык итеп өч ел башкара. Бу чордагы матур истәлекләре, онытылмас хатирәләре яшьләр турында язган барлык әсәрләренә дә сүнмәс очкын булып сибелеп кала.
Уфага партия Югары мәктәбенә укырга килгән елда “Әдәби Башкортостан” (хәзерге “Ағиҙел”) журналында “Шоферлар” дигән тәүге хикәясе басыла. Партия мәктәбендә дүрт ел дәвамында яшьләрне күп нәрсәгә өйрәтәләр. Марксизм тәгълиматларыннан тыш, халык хуҗалыгының барлык тармакларына җитәкчелек итү өчен кирәкле фәннәр укытыла. Шушы дүрт ел эчендә Әсәнов дөнья классик әдәбияты үрнәкләрен, бигрәк тә урыс классик әдәбиятын өр-яңадан укып чыга. Теоретик яктан да, гамәли яктан да республика гәзитендә эшләргә әзер белгечне 1959 елда “Кызыл таң”ның авыл хуҗалыгы бүлеге әдәби хезмәткәре итеп тәгаенлиләр.
Ә коллективта шактый катлаулы вәзгыять икән. Төрле бүлекләрдә Әнгам Атнабаев, Нәҗип Асанбаев, Суфиян Поварисов, Радик Сибәгатов, Илдар Низамов, Марсель Бакиров, Вәзих Исхаков, Әхнәф Бәйрәмов, Шәүкәт Макулов кебек каләмнәре шактый шомарган яшьләр ялкынланып эшли, яңалыкка омтыла. (Сүз уңаеннан шуны да искә төшереп үтик: бу саналганнардан еллар үтү белән өч халык шагыйре (язучысы), дүрт фән докторы, профессор чыгачак, калган өчесе дә әдәбиятта, матбугатта якты эз калдырачак).
Ә әлегә редакциядә — яшьләр һәм картлар арасында конфликт. Җитәкчелектә, шул исәптән барлык бүлек мөдирләре дә — өлкән яшьтәге абзыйлар. Бернинди үзгәрешсез, күнегелгәнчә генә эшләргә тырышучылар. Алар арасыннан берсе (иң өлкәне) Хәбиб Мамлиев кына яшьләр белән фикердәш. Аны хәтта республика хуҗасы Зыя Нуриев бүлмәсенә теләсә кайсы вакытта ишек шакып та тормыйча кереп, аңа дәгъвалар белдерүе турында да сөйлиләр иде. Бервакыт ул Венгриядә шушы ил хуҗасы Янош Кадарның гади эшчеләр ашханәсендә тамак туйдырып йөрүен күреп кайткан да Нуриевка кереп: “Безнең партия өлкә комитетындагы ашханә өч төрле категория кешеләргә бүленгән. Сез гади халыктан аерылгансыз, льготалар белән файдаланып, үз абруегызны үзегез бетерәсез”, — дип шелтәләгән.
Менә шушы Мамлиев Фәнил Әсәновны үз янына – партия бүлегенә сорап ала. Әмма тиздән аларны аералар.
Ул заманда редакциядә атна-ун көнгә бер планерка үткәрелә, алдан билгеләнгән бер хезмәткәр шул вакыт эчендә чыккан саннарга күзәтү ясый. Радик Сибәгәтов, Илдар Низамов, мәсәлән, шактый тәнкыйть сүзләре әйтә. Чират Әсәновка җитә. Һәм ул анык мисаллар китереп, өлкәннәр язмаларын тетеп сала. Шул хәлдән соң ике ай буе планерка үтми тора.
“Син, әлбәттә, гәзитнең сыйфатын яхшырту нияте белән дөресен әйттең, — ди ак чәчле остазы Мамлиев. — Кайберәүләр сине мин котырткан дип уйлыйлар. Сиңа сак булырга кирәк”.
Чыннан да, Фәнилне махсус хәбәрче итеп тәгаенләп, бүлек мөдирләре: “Фәлән автордан фәлән темага ашыгыч рәвештә материал оештырып кайт!” яки “фәлән районнан фәлән темага ашыгыч рәвештә махсус бит әзерләп кайт!” — дип аңа иң авыр заданиеләр биреп, иң ерак районнарга командировкага җибәрә башлый. Юл йөрүдән курыкмый ул, нәрсә очраса шуңа утырып, кая җибәрсәләр шунда чыгып китә. Бирелгән заданиедән тыш, һәрчак йә репортаж, йә очерк язып алып кайта. Гомумән, күп яза. Яшь чак, энергиясе күп, күңелендә илһам чишмәләре ташып тора. Көн буена редакциядә эшләп кайта да, кичен балалар йоклагач тагын да өстәл артына утыра. 1960 елда “Юкәләр чәчәк атканда” дигән беренче хикәяләр җыентыгы басылып чыгу белән Башкортстан китап нәшриятына “Чапай командасы” дигән икенче хикәяләр китабын илтеп тапшыра. Заманында китап укучылар бик җылы каршылаган “Вәгъдә” повестен “Ағиҙел” журналы бастырып чыгару белән “Урманчы малае” повестен яза башлый. Төрле районнарга командировкаларга йөреп, “Кызыл таң”га яңа хикәяләр, очерклар, сурәтләмәләр язып тора. Шул дәвердә гәзитебездә урын алган “Алгы тәгәрмәч”, “Хәмәтдин абзый”, “Сәгыйдә”, “Карт имән нигә ыңгыраша?”, “Кем иде бу?” хикәяләре соңыннан китапларында да кабат-кабат басылып, киңкатлам укучыларга тарала.
Ә редакциядә яшьләр белән картларның бер-берсенә каршы торуы дәвам итә. Эш зурга китә. Коллективтагы хәлне КПСС өлкә комитеты бюросында тикшерәләр, анда редакциядәге барлык коммунистларны чакыралар. Анда бер якка картлар, аларга каршы якка яшьләр (Мамлиев та алар арасында) утыра. Башкортстан җитәкчесе Зыя Нуриев, журналистларның чыгышларын тыңлагач, хәлне бик тиз аңлап ала.
— Монда сукыр кешегә дә аңлашыла, редакция коллективы уртага ярылган! — дип нәтиҗә ясый ул. — Бер якта яшьләр, бер якта картлар. Моны хәтта аларның бюрода утырган урыннары ук күрсәтеп тора. Ә яшьләр хаклы! Мөхәрририятнең эшен тамырыннан үзгәртеп корырга кирәк!
Ләкин алдынгы яшьләр көрәшә-көрәшә хыялланган уңай үзгәрешләр тиз генә булмый әле. Эчке ыгы-зыгыга тышкысы, тагын да хәвефлерәге өстәлә. Мәскәүдән: “Милли телләрдә чыгучы гәзитләрне бетереп, алар урынына урысча гәзитләрне тәрҗемә итеп баса башларга”, — дигән күрсәтмә килеп төшә. Аңа каршы иҗат коллективларында җыелышлар, митинглар үзләреннән-үзләре башланып китә. Башкорт һәм татар зыялылары берләшеп, өлкә комитеты ишеге төбендә зур митинг үткәрәләр, ризасызлыкларын Мәскәүгә җиткерүне таләп итәләр. Бу чара турында берничә сәгатьтән Америка радиостанциясе бөтен дөньяга хәбәр итә.
Бу хакта язып мин, әлбәттә, бернинди дә яңалык ачмадым. Башкорт һәм татар матбугатында кабат-кабат тасвир ителгән гомум билгеле фактны гына искә төшердем.
“Совет Башкортостаны” һәм “Кызыл таң” гәзитләре саклап калына. Ә менә аларны саклау хакына митингларда активлык күрсәткәннәрнең күпчелеге эзәрлекләнә. Шул исәптән “Кызыл таң”ның төп көчләреннән берсе булган талантлы журналист һәм язучы Фәнил Әсәнов та “штат кыскартылу сәбәпле” 1963 елның 9 маенда эштән бушатыла. (Бу хәлгә бәйле маҗаралы вакыйгаларга тукталып тормыйм). Ул бераз ял итәрмен, башлаган повестемне төгәлләрмен дип Бозаязга кайтып китә. Шул ук көннәрдә Әсәновны һәм аның фикердәшләрен эштән кудыруда төп роль уйнаган чиновник — өлкә комитетының идеология буенча секретареның вазыйфасыннан бушатылуы турында радиодан ишетә.
Ә беркөнне авылга Лена ханым кайтып төшә. “Обкомнан сине ниндидер Ахунҗанов дигән кеше эзләтә, бүген үк китәргә кирәк”, — ди. Мәскәүдә Иҗтимагый фәннәр академиясен тәмамлап кайтып, әле генә идеология бүлеге мөдире итеп тәгаенләнгән Таһир Ахунҗанов аны бик җылы каршылый, хәл-әхвәлен сораша. “Сезгә БАССР Журна-
листлар берлегенең җаваплы секретаре эшен тапшырырга дигән ният бар, Сезнең кандидатураны берлек рәисе Гыйлемдар Рамазанов тәкъдим итте, — ди Таһир Исмәгыйль улы. — Дөрес, хезмәт хакы бик зур түгел, Сез бит бик җимешле иҗатчы, гонорар эшләрсез”.
Яңа җаваплы секретарьның бәхетенә, берничә айдан Таһир Ахунҗановны “Кызыл таң” гәзите мөхәррире итеп тәгаенлиләр. Фәнил Әсәнов яңадан гәзитнең иң актив авторларының берсенә әйләнә. Монда алган гонорары исә берлектәге хезмәт хакыннан байтак югары була. Аннары бит әле башкортча басмалар бар, әледән-әле китаплары нәшер ителеп тора. “Кызыл таң”га мөхәррир булып Ремель Дашкин килеп, 1968 елдан иҗат бәйгесендә җиңүчеләр ачыклана башлады. Иң беренче исемлектә Фәнил Әсәнов, Әнгам Атнабаев, Үзбәк Гыймадиев, Гайнан Әмири, Равил Шаммасов иде.
Фәнил Әсәнов 1970-84 елларда Башкортстан Тынычлыкны яклау комитетының җаваплы секретаре булып эшләде. Арытаба иҗат белән генә шөгыльләнде. Озакка сузылган каты авыру хәлендә дә кулыннан каләмен төшермәде. 65 яшен тутырып бер ай үткәч, 1995 елның 31 гыйнварында күзләрен мәңгелеккә йомды. Якташлары аның истәлеген кадерләп саклый. Бозаяз урта мәктәбе Фәнил Әсәнов исемен йөртә. Һәр елны аның туган көненә туры китерелеп, хәтер кичәсе үткәрелә.
Фәрит Фаткуллин.