- Федераль почта түләүләрне кабул итүгә тарифларын мөстәкыйль билгеләргә хокуклы. "Русия почтасы" - социаль юнәлешле предприятие, шуңа күрә банк бүлекчәләре булмаган урыннарда чүп чыгару хезмәте өчен түләүләрнекомиссиясез кабул итәбез, - дип белдерә Федераль почта элемтәсенең Башкортстан Республикасы буенча идарәсе директоры Ирек Галимов.Башкортстанда барлыгы 700гә якын почта элемтәсе бүлекчәсе бар, алар кредит-финанс учреждениеләре филиаллары булмаган торак пунктларда урнашкан.Элемтә бүлекчәсендә түләүдән тыш, республика халкы каты көнкүреш калдыклары белән эш итү хезмәте өчен хат ташучыда булырга тиешле касса терминалыннан да файдалана ала. Ул пенсия алучылар өчен аеруча уңайлы.