+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Бердәмлек
4 февраль 2020, 07:10

Тарихны, шәҗәрәңне беләсеңме?

Башкортстанның Архив эшләр буенча идарәсе оештырган быелгы III ачык республика конкурсы Бөек Җиңүнең 75 еллыгына багышлана

Башкортстанның Архив эшләр буенча идарәсе оештырган быелгы III ачык республика конкурсы Бөек Җиңүнең 75 еллыгына багышлана

Ел саен оештырылып, матур йолага әверелгән шәҗәрә конкурсы – Башкортстанның Архив эшләре буенча идарәсе һәм Милли архив эшчәнлегендә мөһим бер юнәлеш булып тора.

“Ыруым елъязмасы – халкым тарихында” дип атал­ган тәүге иҗади бәйге 2017-18 елларда Русиянең архив хезмәтенә 100 ел тулуга багышлап үткәрел­гән иде. Анда 30дан артык район һәм шәһәрдән йөз­дән артык фәнни-тикше­ренү эше кабул ителде. Конкурста аеруча Бишбү-ләк, Борай, Илеш, Тәтеш-ле, Краснокама, Туймазы, Ишембай, Куергазы районнары, Кү­мертау, Октябрьский, Салават, Стәр-летамак шәһәр­ләре активлык күрсәтте. Миф­тахет­дин Акмулла исе­мендәге БДПУ, УДНТУ, Неф­текама һәм Октябрьский колледжлары студентлары да ихлас катнашты.
Бәйгенең дүрт темасы буенча 12 лауреат билге­ләнде, аларның һәрберсе кыйммәтле призлар һәм дипломнар белән бүләк­лән­де, ә Гран-при Дүртөй­ле шәһәреннән Резеда Шәрә­фетдиновага бирелде. Конкурсантларның фәнни җи­тәк­челәренә Рәх­мәт хатлары тапшырылды.
2018-19 елларда оештырылган “Башкортстан шәхесләре шәҗәрәсе” конкурсы исә республиканың һәм Архив хезмәтенең бер гасырлык юбилейларына багышланды. Бу юлы Баймак, Күгәрчен, Иглин, Мә­чет­ле, Яңавыл районнары, Уфа, Сибай, Туймазы, Октябрьский һәм Салават шә­һәрләре уңышлы катнашты. Чиләбе, Ырынбур һәм Самара өлкәләреннән дә конкурска матур эшләр килде.
Башкорт дәүләт уни­вер­ситетының Стәрлета-мак филиалы колледжында белем алган Мәдинә Әсмән­диярова төп бүләккә лаек булды. Лауреат­ларның эше призлар һәм дипломнар белән билге-лән­сә, конкурс­та катнашкан һәркемгә сертификат бирелде.
Муллаян Халиков, Му­са Смаков, Мансур Халиков, Җәлил Киекбаев, Назар Нәҗми, Нияз Мәҗитов кебек билгеле шәхесләр-нең шәҗәрәләре 2019 елда Башкортстанның Милли музеенда, “Торатау” Конгресс-холлында оештырылган чаралардагы, шулай ук, Тә­теш­­ле районында үткән Шә­җә­рә бәй­рәмендәге күргәз­мә­­ләрдә урын алды.
Узган елның 1 октяб­рендә игълан ителгән “Без – Бөек Җиңү елъязмачылары” конкурсы олы әһә­мият­кә ия булган тарихи вакыйгага – Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгына багышлана. Мак­сатыбыз – Бөек Ватан сугышында катнашкан яугирләрнең, тыл хезмәт-чәннәренең шә­хеснамәсен һәм шәҗәрәсен юллап, яшьләрдә республикабыз һәм илебез тарихын өйрә-нүгә кызыксыну, ата-бабалар батырлыгы белән горурлану хисләре уяту, шә-җәрәләр өйрәнүдә мәктәп укучылары, студентлар һәм яшьләрнең фәнни -тикшеренү эшчәнлеген активлаштыру.
Бәйге “Картәтиләрнең сугыштагы батырлыгы”, “Төбәгебезнең тыл хезмәт­чәннәре һәм сугыш чоры балалары”, “Яу комарткылары — гаиләбездә”, “Шә­җә­рәне зәвыклы эшләү” номинацияләре буенча үтә.
Конкурста VIII-XI сыйныф укучылары, студентлар һәм 30 яшькә кадәр егет-кызлар катнаша. Башкортстаннан тыш, күрше төбәк­ләр вакилләре дә безгә үз эшләрен җибәрә ала.
Положение белән тулырак Башкортстанның Архив эшләре буенча идарә сайтында танышырга мөмкин.
Конкурсның оештыру комитетына фәнни-тикше-ренү эшләрен һәм шәҗә-рәләрне 1 мартка кадәр тап­шырырга мөмкин. Бәй-гегә йомгак апрель аенда ясала.
Ата-бабаларыбызның олы батырлыгын тарих битләренә язып калдыру – бүгенге укучыларның һәм яшьләрнең изге бурычы. Яу кырында һәм тылда Бөек Җиңү хакына тиңсез батырлык күрсәткән әби-бабала­рыбызның нә­сел тамырларын барлап, аларның шәҗә­рә­сен килер буыннарга калдыру да – бүген һәр гаилә өчен намус эше.

Нияз СӘЛИМОВ.
Читайте нас