+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Бердәмлек
3 март 2020, 07:25

Авырлыклар рухын сындырмаган

Салават Юлаев исемендәге дәүләт премиясе лауреаты Һәдия Дәүләтшинаның тууына — 115 ел

Салават Юлаев исемендәге дәүләт премиясе лауреаты Һәдия Дәүләтшинаның тууына — 115 ел
Башкорт хатын-кызлары арасыннан чыккан тәүге иң күренекле язучыларның берсе 1905 елның 5 мартында Самара губернасының Пугачев өязе Хәсән авылында Лотфулла Ильясов дигән ярлы крестьян гаиләсендә туган.
1919 елда тиф авыруыннан әтисе үлгәч, Һәдиянең тормышы тагын да авырлаша. Күп вакыты дөнья мәшәкатьләре, эш белән үтүенә карамастан, тырыш һәм зирәк кыз, остабикәнең “кызлар мәдрәсәсе”нә йөреп, берникадәр сабак өйрәнергә дә өлгерә, яңа хакимият мәктәп ачтыргач, шунда белем ала. Ә 1920 елда инде 15 яшьлек Һәдиянең үзен шул тирәдәге Диңгезбай авылына укытучы итеп җибәрәләр. Шунда бер ел укытканнан соң, Самара шәһәренә килеп, яңа гына оештырылган татар-башкорт педагогия техникумына укырга керә. 1922 елда ире Гобәй Дәүләтшин белән Мәскәүгә күчеп китү сәбәпле, аңа техникумны тәмамларга туры килми. Вакытлыча өзелеп торган укуын ул 1924 елда Уфада Башкорт педагогия рабфагында дәвам итә.
Һәдия Дәүләтшина 1927 елдан Шаһит Ходайбирдин исемендәге балалар йортында тәрбияче-педагог булып эшли башлый. 1932 елда Мәскәүгә барып, китап нәшриятлары өчен мөхәррирләр әзерләү институтына укырга керә. Ләкин институтны тәмамламастан ук аны Баймак районының “Зилаер” орлыкчылык совхозы гәзите редакциясенә әдәби хезмәткәр итеп эшкә җибәрәләр. 1935-37 елларда ул — Башкорт дәүләт педагогия институтының тел һәм әдәбият факультеты студенткасы.
Һәдия Дәүләтшина 1934 елда СССР язучыларының беренче съездына делегат булып бара, анда Максим Горький белән сөйләшә. 1936 елда СССР язучыларының Минск шәһәрендә үткәрелгән өченче пленумында катнаша.
Ире Гобәй Дәүләтшин 1937 елда гаепсезгә хөкем ителеп, бер елдан атып үтерелүе аркасында Һәдия дә озак еллар төрле авырлыклар һәм мохтаҗлыклар кичерә. Шуңа карамастан, Ватанына, халкына булган ныклы ышанычын тамчы да югалтмый, кешелек намусына, язучылык бурычына һәрчак тугры кала. 1942 елда ул, Башкортстанга кайтып, Бөре шәһәрендә яши башлый. Властьлар аңа әдәби һәм педагогик эшчәнлек белән шөгыльләнүне катгый тыя, ул шул шәһәрдән чыкмаска тиеш була.
Хокуклары шулай чикләнүенә, сәламәтлегенең какшавына карамастан, әдибә 1942-52 елларда төрле эш араларында “Ыргыз” романын язу белән шөгыльләнә. Аны язып бетәр-бетмәстән 1954 елда Бөредә йөрәк һәм үпкә авыруыннан үлеп китә. Шунда җирләнә.
Һәдия Дәүләтшинаның әдәби иҗат белән шөгыльләнә башлавы егерменче елларның икенче яртысына туры килә. 1926 елның мартында “Башҡортостан йәштәре” гәзитендә аның “Сылукай-пионерка” дигән тәүге хикәясе басылып чыга. Шуннан соң аның хикәяләре һәм нәсерләре гәзит битләрендә һәм альманахларда сирәкләп булса да күренә башлый. Иҗатының активлашып китүе утызынчы еллар башына карый. Бу чорда зуррак күләмле әсәрләргә — повесть жанрына мөрәҗәгать итә. Шуның нәтиҗәсе булып 1931 елда — “Айбикә” повесте, бер елдан “Башаклар дулкыны” повесте мәйданга килә. 1935 елда “Хикәяләр шәлкеме” исеме астында сайланма әсәрләренең тәүге китабы чыга.
Һәдия Дәүләтшинаның сәләтле язучы икәнен таныткан һәм аның исемен башкорт совет әдәбиятына ныклап беркеткән тәүге уңышлы әсәре — “Айбикә” повесте. Ул яңа заман кешесен башкорт кызы Айбикә образы аша ышандырырлык итеп күрсәтүе, аеруча хатын-кызлар характерын, психологиясен тирән ача белүе, әдәби теленең халыкчанлыгы, образлылыгы белән үзенә игътибарны тартты. “Башаклар дулкыны” дигән икенче повестенда исә колхозларны хуҗалык ягыннан ныгыту-оештыру елларында яшерен дошманнарга каршы көрәш барышында яңа кешеләрнең чыныгуын киңрәк яктыртты, колхозчыларның җанлы характерларын бирә алды. Язучының “Сырга сабагы” (1935) дигән хикәясе башкорт хатын-кызларының үткәндәге михнәтле тормышын, халыкның гореф-гадәтләрен колоритлы итеп тасвирлавы ягыннан бик кызыклы.
Һәдия Дәүләтшинаның иң зур һәм күренекле әсәре — “Ыргыз” романы. Башкорт халкының социалистик революциягә килү юлын һәм яңа кеше — революционерның формалашуын киң планда сурәтләгән бу романда әдибә заманның мөһим социаль-сәяси, фәлсәфи-әхлакый проблемаларын күтәрде, төрле социаль төркемнәрнең характерлы типларын тудырды, башкорт романының жанр, тел-стиль сыйфатларын баетты. Әсәрдә башкорт халкының ХХ гасыр башындагы тормышы, тарихи үсеш юлы ышандырырлык художестволы образлар аша күз алдына килә. Урыс язучысы Леонид Соболевның РСФСР язучыларының беренче съездында (1958 ел) сөйләгән докладында шушы мәшһүр әсәр хакында әйткән сүзләре хәзер дә актуаль яңгырый: “Һәдия Дәүләтшинаның “Ыргыз” романын белми торып, башкорт халкының тормышын аңлау мөмкин түгел”. Казахстанның халык язучысы, академик Сабит Моканов үз вакытында Һәдия Дәүләтшинаны “Совет Шәркы хатын-кызлары арасыннан чыккан беренче талантлы романчы” дип атады һәм аның, үз язмышындагы зур авырлыкларны җиңеп чыгып, халык тормышы турында монументаль роман тудыруын иҗат батырлыгы дип бәяләде, “шуның белән язучы үзенә мәңгелек һәйкәл коеп калдырды”, диде.
“Ыргыз” романы 1957 елда аерым китап булып басылып чыга, 1961 елда аның тулырак икенче басмасы дөнья күрә. Шул ук елда роман Мәс-кәүдә урыс телендә дә нәшер ителә.
Шушы әсәре өчен Һәдия Дәүләт-шинага 1967 елда иң беренчеләрдән булып (Фәйзи Гаскәров, Заһир Исмәгыйлев һәм Мостай Кәрим белән берлектә) БАССРның Салават Юлаев исемендәге дәүләт премиясе бирелә. Хәзер Башкортстанда Һәдия Дәүләтшина исемен йөртүче әдәби премия дә бар. Бөре шәһәрендә әди-бәгә һәйкәл дә куелган. Уфадагы “Китап” нәшрияты яныннан Һәдия Дәүләтшина урамы сузылып киткән.
Фәрит ФАТКУЛЛИН
Читайте нас