+28 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Бердәмлек
13 Марта 2020, 11:35

Туган телем, халкым дип...

Шагыйрь Әдхәт Синугылның тууына – 85 ел

Шагыйрь Әдхәт Синугылның тууына – 85 ел

Татар әдәбиятында шундый шагыйрь бар иде. Китапларында фамилиясе янәшәсенә Куганаклы дигән тәхәллүс тә өсти иде. Ялкынлы, хисле, милләтпәрвәр зат. Гомеренең күп өлеше Уфадан, Казаннан бик еракларда үткәнлектән, туган төягенә, тарихи ватанына һәрчак ашкынып һәм сагынып кайта иде.

Һәм, әлбәттә, “Кызыл таң”ның әдәбият бүлегенә керми китми иде. Милләтебезнең, шигъриятебезнең үткәне, бүгенгесе, иртәгәсе турында тирәнтен белеп, борчылып сөйләгәннәрен тыңлау! Бу җәһәттән мин аны икенче бер милләттәшебез — яшь кенә килеш дөньяны күп гизгән, хәтта Мәскәү дәүләт университетында укыткан һәм Әлшәй районындагы туган авылы Әбдрәшиткә кайтып, озын гомеренең калган күп өлешен шунда үткәргән шагыйрь Шамил Мәхмүдов-Анак белән чагыштырыр идем.
Әдхәт Синугылның Казанда нәшер ителгән шактый зур күләмле “Иман гасыры” дигән соңгы китабын әледән-әле кулыма алып, андагы шигъри ачышларга сокланам. Автографы да бар: “Якташым Фәрит каләмдәшкә туган якларда очрашу истәлеге булсын бу китабым. Ә. Синугыл-Куганаклы. 2003 елның 9 сентябре. Уфа”.
Соңгы китап... Соңгы очрашу... Яшәү һәм иҗат ялкыны дөрләп торган шагыйрь гомеренең дә санаулы гына калганлыгы кемнең уена килсен?! 2004 елның 14 гыйнварында, һич көтмәгәндә, соңгы яшәү урыны Симферопольдән Казанга барып, иҗат һәм җәмәгать эшләре белән янып, дуслары белән аралашып, сөенеп йөргәндә, Язучылар берлеге бинасында өзелгән аның гомере.
Әдхәт Мәкәрим улы Синегулов 1935 елның 15 мартында Стәрлебаш районының Куганак авылында туган. Яшьли ятим калып, бабасы, туганнары карамагында үскән. Кечкенәдән үк китап укырга, язарга, сызарга яраткан. Урта мәктәптән соң армиядә хезмәт иткән, мәктәптә укыткан, район гәзите редакциясендә эшләгән. 24 яшендә Казан дәүләт университетының татар теле һәм әдәбияты бүлегенә укырга кергән.
Татарстанның халык шагыйре Рәдиф Гаташ хәтерли: “Без бергә укыдык — Хатыйп Миңнегулов, Әдхәт һәм мин. Барыбыз да авыл балалары, фәкыйрь студентлар... Әмма Әдхәт арабызда иң пөхтә, ыспай егет иде. Акчасы да бар — ул көн-төн тәрҗемә итә, Африка, Азия халыкларына “азатлык яулаша” — бу шигырьләрне радиодан яңгырата. (Соңрак аның “Уянган Африка”, “Вьетнам җиңә” дигән тәрҗемә китаплары да басылды). Аның кыйтгалар аша сәяхәте һәм сәйярлеге безгә — лирик замандашларына — бигүк ошап та җитми иде. Соңыннан аңладык: бу — аның үз халкыбыз азатлыгы юлларын күзаллавы, эзләнүләре дә булган икән!”
Әдхәт Синугыл Пермь өлкәсенең Барда, Татарстанның Сарман районнарында балалар укыта, туган якта мәктәп директоры да була. Дистә елга якын Татарстан китап нәшриятында мөхәррир, Татар дәүләт филармониясендә әдәби бүлек мөдире вазыйфаларын башкара. Бу чорда ул татар дөньясының мәркәзе Казанда кайный, әдәбият, сәнгать, фән әһелләре белән аралашып яши.
Якташыбыз гомеренең 20 елы (1976-96) Ташкент белән бәйле. Биредә аның “Йолдыз” журналында, кино сәнгате өлкәсендә һәм кайбер башка оешмаларда эшләве мәгълүм. 1983-85 елларда Мәскәүдәге Югары әдәби курсларда укый. Бераз вакыт “Шәһри Казан”да эшләп ала. 1980-90 елларда ул — “Ватаным Татарстан” гәзитенең, “Татаринформ”ның һәм “Азатлык” радиосының Урта Азиядәге үз хәбәрчесе. Аның иҗтимагый-сәяси, милли, мәдәни, тарихи темаларга язылган мәкаләләре, үткен публицистик чыгышлары татар дөньясы кешеләренә яхшы таныш.
Шагыйрьнең хатыны Ләйлә кырымтатар милләтеннән була. Соңрак, бу тугандаш милләт кешеләренә Кырымга кайтырга юл ачылгач, Синугыл гаиләсе белән Симферо-польгә кайта, ахыргача шунда яши. Татарчалардан тыш, кырымтатар телендә “Яшьлек һәйкәле” (1979) һәм “Каракаш” (1989) дигән китаплары да дөнья күрә.
“Иман гасыры” китабына баш сүз язган сабакташы, филология фәннәре докторы, профессор, академик Хатыйп Миңнегулов билгеләп үтүенчә, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Әдхәт Синугыл-Куганаклының әдәби иҗаты хакында Нури Арслан, Наҗар Нәҗми, Гамил Афзал, Илдар Юзеев, Гәрәй Рәхим һәм кайбер башка каләм әһелләренең җитди уңай фикерләре бар... Бу җыентык авторның иҗат йөзен, сәнгати фикерләвен тулы күзалларга мөмкинлек бирә. Лирик герой туган теле, туган халкы, туган җире өчен яна-көя. Гаделсезлек, коллык, икейөзлелек — аның җан дошманнары.

Фәрит ФАТКУЛЛИН.
Читайте нас