Башкортстанның халык шагыйре Марат Кәримовның туган төягендә үткән юбилей чаралары олы бәйрәмгә әверелде
Кыш ахырының аяз иртәсендә без — Марат Кәримов, аның хәләл җефете Земфира ханым, шагыйрьнең кызы Гүзәл, филология фәннәре докторы, профессор Рәиф Әмиров һәм мин бишәүләп Зианчура тарафларына юлландык. Максатыбыз — юлдашыбыз Марат абый Кәримовның туган якларында, ямьле Сүрәм буйларында райондашлары оештырган аның 90 яшьлек юбилей чараларында катнашу.
90 яшь! Әле күптән түгел генә, моннан утыз-кырык еллап элек кенә, бу артылышка җитә алган шәхесләр сирәк була торган иде. Истә калганнардан данлыклы шагыйрь Сәйфи Кудаш хәтергә килә. Ул, күпләрне хәйран калдырып, 100 яшькә җитә язды, фәкать гомерен бер гасырга җиткерергә ярты ел калгач кына вафат булып куйды. Соңгы чорда туксан яшьне байтак язучылар, галимнәр атлап узган. Хәтергә төшкәннәрнең берничәсен санап үтик: драматург Нәҗип Асанбай, галим һәм романист Суфиян Поварисов, галим һәм язучы Зиннур Нургалин. Без аларның шул-кадәр зур яшькә җитүенә ул кадәр аптырамадык, чөнки алар безгә караганда күпкә олырак иде. һәм менә Марат Кәримовның бу биеклеккә күтәрелүе безгә гаҗәп тоелды, чөнки ул яше буенча да безгә якынрак, яшәү рәвеше дә, минем фикеремчә, һәрчак дәртлерәк, күңеллерәк, шаянрак булды, кыяфәте дә яшьләргә хасрак иде кебек — һәрчак елмаеп килеп керә, шунда ук мәзәк сүз сөйләп көлдереп ала, бер дә карт кешеләр кебек артык акыллы, җитди булып күренергә тырышмый.
Менә озын сәяхәт буена да (Исәнголга кадәр өч йөз чакрымнан күбрәк) Марат абый, Рәиф Әмиров белән күңелле әңгәмә корып, көлешә-көлешә бардылар. Кызганычка каршы, мин, төне буе язышып утырып, йокымны юлда туйдырырга уйладым.
Исәнгол авылы безне юл читләренә өелгән өйләр кебек көртләре, кышкы чалт аяз һәм чагыштырмача җылы көне белән каршы алды. Авылга килеп кергәч тә урамның буеннан-буена тезелеп киткән җиңел автомобильләргә игътибар иттек. Тормыш авырайды, дибез, ә хәзерге халык, хәтта авыл җирләрендә дә, баерак яши кебек. Авылларда элекке сыман хөкүмәт тәкъдим иткән эш урыннарының юклыгы, шул сәбәпле яшьләрнең күпләп туган җирлә-рен ташлап китүе, балаларның аз тууы, мәктәпләрнең ябылуы гына булмаса!.. Шул хакта сөйләшеп, бераз төшенкелеккә бирелгән идек, районның үзәк китапханәсендә безне ачык йөз белән көтеп торган, чибәрлекләрен матур күлмәкләре тагын да ямьләндереп җибәргән сеңелкәшләр һәм апалар җыр-моң, шигырь, икмәк-тоз белән каршы алгач, кышның ап-ак карлы, чалт аяз көнле җылы мөнәсәбәтләре кәефләребезне күтәреп җибәрде.
Чәй эчкән арада безне каршылаучылар белән ныклап танышып алдык. Китапханә мөдире Альбина Данил кызы Хәмитова белән Пенсия фонды җитәкчесе Гыймран Фатыйх улы Байгуҗин безгә район хакында башлангыч мәгълүмат бирделәр, Марат абый Кәримовның 90 яшен бәйрәм итүнең программасы белән таныштырдылар. Шуннан соң район музеена кереп, аның бай экспозицияләре белән сокландык.
Ул арада район Мәдәният сараенда зур бәйрәмнең тәүге чарасы башланып та китте. Сәхнә зәвык белән бизәлгән, зур зал халык белән шыгрым тулы, кәефләрне күтәреп, дәртле көй яңгырап тора.
Менә көчле кул чабулар астында сылу кызлар Марат абый Кәримовны сәхнәгә алып чыга һәм “Гомерем — озын юл” дигән бәйрәм башланып китә.
“Минем сүзләр
миңа кадәр яралганнар,
Бик тиз генә табалмадык —
таралганнар.
Шул сибелгән сүзне
җыеп аласы бар,
Җыеп алып,
шигъри көйгә саласы бар.
Берәрсенә кирәге дә тиюе бар.
Бу шагыйрьгә рәхмәт инде,
диюе бар!”
— дип укып ишеттерде алып баручы Марат абыйның “Минем сүзләр” шигырен.
Башкортстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Вафа Мәүлетов башкаруында моңлы җыр тыңлап алгач, концертны алып баручылар тамашачыларны Марат абый Кәримовның биографиясе белән таныштырды.
Марат абый — тормышка җаны-тәне белән гашыйк шәхес, заманының каршылыкларын җиңеп чыгарга бөтен рухи һәм ихтыяр көчен туплаган буын вәкиле; балачагы дәһшәтле сугыш елларына туры килгәнгә күрә дөньяның ачысын-төчесен дә күп татыган, әмма тойгылары тоныкланмаган, киресенчә, кешеләргә игътибары арта барган чын гуманист; хезмәтнең җиңел түгеллеген дә, чын тәмен дә белеп үскән кеше; кайнар мәхәббәт хисләрендә янган һәм шул хисләрне яшьлегеннән бүгенге көнгә кадәр сүрелтми-сүндерми саклап килгән ир азаматы. Шул ук вакытта ул — киң интернационал карашлы шәхес тә.
Беренче котлау сүзе Зианчура районы хакимияте башлыгы Дәмин Марат улы Юлановка бирелә. Ул, Марат Нәби улының биографиясендәге кайбер вакыйгаларга тукталып, аның шигырьләрендә уңган кешеләргә, якын һәм ерак кардәшләргә, аларның җан сөйгән төякләренә дан җырлавын әйтеп үтте, шулай ук кире күренешләрне үткен сатира уты белән камчылавын искә төшерде.
Аннан соң сүз кунак язучыларга бирелде. Мин, Марат абый белән ничек танышуымны сөйләп алдым да, аның иҗатының төп сыйфаты — талантлы лирик шагыйрь икәнлеген билгеләп үттем. Югыйсә, нигездә, Марат абыйны фәкать юморист, шаян шигырь һәм хикәяләр авторы дип күз алдына китерәләр һәм шулай саныйлар. Ә бит Марат Кәримов — тәү чиратта, көчле образлы, тапкыр метафоралы, ши-гырьләрен көтелмәгәнчә новеллистик характерда очлый белүче шагыйрь. Шулар нәтиҗәсендә озак хәтердә кала торган менә дигән күпсанлы шигырьләр авторы ул.
Рәиф Кадим улы Әмиров та сүзенең төп өлешен танылган шагыйрь иҗатына багышлады. Ул әлеге вакытта Марат Нәби улына багышланган китап язуын әйтте һәм шагыйрьнең берничә шигыренә тукталып, аларның уңышлы якларын күрсәтте, шулай итеп үзенә күрә шигырь язу буенча осталык дәресләре үткәрде.
Бәйрәм арытаба да моңлы җырлар һәм кайнар котлаулар белән аралашып барды. Котлаучыларның барысы да диярлек ша-гыйрьнең райондашлары, авылдашлары булганга, чыгышларның күбесе Марат Нәби улының туган авылында яшәгән, укыган елларын хәтерләүләрдән торды, якташлары шагыйрь белән булган төрле кызыклы вакыйгаларны исләренә төшерде. Иҗатына карашлары белән бүлештеләр, әдип белән очрашкан вакытларын эчкерсез күңелдән хәтерләделәр.
Чыгыш ясаучылардан Сүрәм авылы биләмәсе башлыгы Мәүлит Зәйнулла улы Шәрипов шагыйрьне котлау сүзе әйтсә, Күгәрчен авылы китапханәсе хезмәткәре Гөлдәр Сәмигулла кызы Тимерова Марат Нәби улына багышлап башкорт халык җыры “Балтырган”ны бик моңлы итеп башкарды.
Марат Кәримовның иҗатын үз итүчеләр арасында төрле буын вәкилләре бар. Менә, шагыйрьне котлап, Исәнголның 2нче мәктәбенең актив, тырыш, сәләтле балалары чыгышыннан соң, юбилейга ямь өстәп, сәхнәгә Исәнгол авылы агәбиләре күтәрелде һәм шагыйрьгә дәртле җыр бүләк итте.
Арытаба да котлаулар артыннан җыр-моң яңгырап торды һәм бу аралашу җанлы, матур күренешкә әйләнде. Чыгыш ясаучылар арасында Әбүләес авылыннан Зәлифә Морзабулатова, Исән авылы китапханәсе хезмәткәре Зифа Ишмурзина, Зианчура китапханәләр чел-тәре директоры Альбина Хәмитова районның шәрәфле шәхесе Марат Сәйфулла улы Түләбаев һәм башкалар булды. Алар Марат Кәримовның, нинди генә жанрга тотынмасын, әсәрләрен тормышны үзеннән табып, җаны аша үткәреп, күңелләргә чәчүен әйтте. Лирика өлкәсендә дә, сатира белән юморда да актив иҗат итүе хакында сөйләде, шагыйрьнең сүзләренә язылган җыр-моңнарны яңгыратты.
Моңлы, җырлы, шигырьле бәйрәм ике сәгатьтән артык барды һәм даими рәвештә көчле кул чабуларга күмелде.
Уфадан килгән кунаклар матур кичәдән соң Марат Кәримовның туган авылы Күгәрченгә, шагыйрьнең бертуган сеңлесе Гөлләрә апаның киң, зур өенә кунакка килде. 88 яшьлек Гөлләрә апа Нәби кызы бик теремек, сүзчән, хатирәләргә бай. Ул гомер буе мәктәптә башкорт теле һәм әдәбиятын укыткан, күптән пенсиядә булуына карамастан, өендә бай китапханәсе бар. Балачактан яратып укыган башкорт язучыларының китапларын күреп мин бик куандым, аларны яңадан караштырдым, онытыла төшкән, әмма таныш сурәтләрне күреп шатландым.
Кич буе Гөлләрә апа белән аның улы Наилнең (физика-математика фәннәре кандидаты икән, төрле җаваплы урыннарда эшләгән) өендә Марат абыйның балачагын, яшьлеген, кунакка килгән чордагы кызыклы вакыйгаларны хәтерләп утырдык.
Иртән Гөлләрә апа таң белән торып, безнең өчен коймак койган, манты пешергән, аларга кушып, безне хуш исле чәй белән сыйлады.
Тәмле иртәнге аштан соң без Марат абыйга ияреп авыл буйлап йөреп әйләндек. Кичә Зианчура җире безне чалт аяз, җылы көне белән куандырса, бүген ябалаклап явып торучы кар күңелләргә тагын шатлыклы тойгылар өстәде. Юл читләрендәге биек-биек көртләр явып торучы кар фонында аеруча ямьле күренә, күңелләргә бәйрәм кәефе өсти, ниндидер сыйфатта юбилей чаралары өчен махсус оештырылган матур декорациягә охшап китә иде.
Клубтагы бәйрәмгә барыр алдыннан мәктәп директоры Факил Яхъя улы Юлдашбаевның чакыруы буенча без мәктәпкә кереп чыктык, укучыларның чагу чыгышларын, Марат абыйның шигырьләрен укуын, җырларын тыңладык. Шуннан мәктәп музее белән таныштык. Бу минутларда иң гаҗәпләндергәне шул булды: Күгәрчен авылының мәктәбе Марат Кәримовның әтисе Нәбиулла Гыймадлислам улының исемен йөртә икән, чөнки Нәбиулла абый, хатыны Мәсрүрә апа белән бергәләп 1905 елда Күгәрчен авылында мәктәп ачып, балалар укыта башлаган. Әмма мәктәпкә рәсми статусны Нәбиулла абый биш ел буе йөреп, 1910 елда гына ала алган.
Мәктәп музеенда без Нәбиулла абыйның тормыш юлы, гаиләсе турында бик күп мәгълүмат алдык, Кәримовларның шәҗәрәсе белән таныштык.
Аннан соң Күгәрчен авылы клубында Марат абыйның юбилеена багышланган бәйрәм башланды. Күгәрчен шагыйрьнең туган авылы булганга, монда чыгыш ясаучыларның күбесе Марат Нәби улын яхшы белә, кемдер аның белән бергә балачагын үткәргән, кемдер сыйныфташы булган, кемдер авылдаш булуына горурланып, һәр язган әсәрен кызыксынып, көтеп алып укыган, сирәк-саяк очрашуларын кадерле хатирәләр итеп күңелендә саклаган.
Җыр, музыка һәм шигырьләргә таянып төзелгән бәйрәм өч сәгатьтән артык барды, күбесенчә мәктәп укучылары һәм укытучылары, клуб хезмәткәрләре көче белән оештырылган концерт барысына да бик ошады. Бигрәк тә Марат абыйның сыйныфташы 90 яшьлек Ирек абый Төхвәтуллинның чыгышы кызыклы булды. Инде өлкән яшьтә булуына карамастан, Ирек абыйның хәтере яхшы, моннан җитмеш ел элек булган вакыйгаларны яхшы хәтерли. Марат абый белән армиягә икәүләп икесе ике якка җибәрелсә дә, алар юлда көтмәгәндә Воронеж шәһәрендә куанычлы очрашуларын чагу бизәкләр белән сөйләп куандырды.
Шулай итеп, Башкортстанның халык шагыйре Марат Нәби улы Кәримовның 90 яше уңае белән Зианчура районында оештырылган ике көнлек юбилей чаралары күңелләрне шатлыклы тойгыларга күмеп үтеп тә китте. Кунакларга кайтыр өчен юлга чыгарга вакыт җитте. Күңелләрдә туган сагышлы саубуллашу хисләрен тойган кебек, көн кинәт буранлый башлады. Юл озын гына, көн кичләде. Ашыгырга кирәк иде. Ике көн эчендә туганнар кебек якынаеп киткән бәйрәмне оештырган район хезмәткәрләре белән аерылышуы үтә сагышлы булды. Әмма алда яңа бәйрәмнәр, яңа очрашулар булачак әле. Аллаһы боерса, Марат абый Кәримовның 95 яшьлек юбилее көтә. Шуңа күрә ул чараларны тагын бергә оештырачагыбызга өметләнеп, якты тойгылар белән кунакчыл Зианчура төбәге белән хушлаштык.
Наил Гаетбай,
драматург.