+22 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Бердәмлек
22 март 2020, 19:45

Туристлар илгә кайтарылды

«Уфа» аэропортына Мәскәүдән килгән самолет утырды. Аның бортында Һиндстанның Дәһли шәһәреннән кайта алмыйча калган туристлар бар.

«Уфа» аэропортына Мәскәүдән килгән самолет утырды. Аның бортында Һиндстанның Дәһли шәһәреннән кайта алмыйча калган туристлар бар.

Анда Уфадан барган ир белән хатын, яңа коронавирус таралуга бәйле рәвештә, Русиягә рейслар булмагач, Индира Ганди исемендәге аэропортта ике тәүлек уздырган. Алар белән республика Хөкүмәте вәкилләре бәйләнешкә чыккан, мәгълүмати яктан ярдәм биреп, илгә кайту мәсьәләсен хәл иткән.

Элегрәк хәбәр ителгәнчә, башта туристлар Казахстанга очкан, ә аннан соң Мәскәүнең «Домодедово» аэропорты аша Уфага кайтып җиткәннәр. Аларның якыннары Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров һәм аның командасына рәхмәт әйтте.

"Радий Фәритович, Һиндстаннан туганнарны кайтаруда ярдәмегез өчен зур рәхмәт. Кеше авырлык килгәндә сынала. Сез - сүзендә торучы ир-егет. Сүзе гамәлдән аерылмаган кешеләр бар әле!", - дип яза аларның Шамил исемле туганнары.

Әлеге пар өйгә кайтып җиткәннән соң, 14 көнгә изоляцияләнергә тиеш. Исегезгә төшерәбез: бу атнадан социаль хезмәткәрләр һәм хокук саклау органнары вәкилләреннән тупланган эшче төркемнәр кешеләрне карантинда тикшерә башлады. Режимны бозучыларга 80 мең сумга кадәр штраф, яки бер елга кадәр иректән мәхрүм итү каралган.

Фото: bashinform.ru
Читайте нас