+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Бердәмлек
28 март 2020, 16:46

Тиз арада, югары сыйфат белән

Бүген Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров Уфа районындагы «Зубово» индустриаль паркында вакытлыча клиник-диагностик йогышлы авырулар үзәген төзүгә әзерлек барышы белән танышты.

Бүген Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров Уфа районындагы «Зубово» индустриаль паркында вакытлыча клиник-диагностик йогышлы авырулар үзәген төзүгә әзерлек барышы белән танышты.

Объект тиз төзелә торган модульле конструкцияләрдән бер катлы комплекс булачак. Ул 80 боксны, шул исәптән 62 бер урынлы һәм 18 реанимация бүлмәләрен үз эченә ала. Аерым биналарда хезмәткәрләр өчен тулай торак, санитар транспортны эшкәртү мәйданчыгы, чистарту корылмалары һәм резерв туклану чыганаклары, казанлык һәм кислород станциясе урнаштыру планлаштырыла.

Ике йогышлы бүлек урамга яки коридорга чыгу белән, ике шлюз һәм санитар төене булган, ә барлык бүлмәләр һаваны чистарту системасы һәм үзәкләштерелгән һава бирү системасы булган автоном вентиляция белән җиһазландырылачак.

Проект җитәкчесе Дмитрий Дудко сүзләренә караганда, сайланган проект, кирәк булган очракта, бәясе югалтуларсыз диярлек, объектны теләсә кайсы башка урынга күчерергә мөмкинлек бирәчәк. Ә коронавирус эпидемиясе тәмамланганнан соң, барлык җиһазларны теләсә кайсы башка госпитальдә кулланырга мөмкин. Моннан тыш, модульле конструкцияләрне куллану форс-мажор ситуациясе булган очракта йогышлы авырулар үзәген киңәйтергә мөмкинлек бирәчәк.

- Яңа дәваханә төзү турында карар кабул иттек. Ул башланды инде. Һәм без сезне төзелеш вакыты белән шаккатырачакбыз, – дип нәтиҗә ясады Радий Хәбиров. - Хәзер үк бу объектны тыныч вакытта нинди күләмдә кулланачагыбызны күзаллыйбыз.

Фото: glavarb.ru
Читайте нас