Төбәк җитәкчесе Хөкүмәттәге оператив киңәшмдә республика халкын уяу булырга чакырды. Шул ук вакытта, Радий Хәбиров карантин чараларына җаваплы караган һәм үз-үзләрен изоляцияләү режимын үтәгән кешеләргә рәхмәт белдерде. Шуның белән бергә кешеләргә хәбәр итүне һәм территорияләрне патрульләүне, карантинның үтәлешен контрольдә тотуны көчәйтергә кирәк дигән фикерне җикерде.
Башкорстанның Гаилә, хезмәт һәм халыкны социаль яклау министрлыгында Координация үзәгенең кайнар линиясе эшли: 8-800-775-00-14. Бу саннарга шалтыратып, үз-үзен изоляцияләүче өлкән яшьтәге гражданнар, аерым алганда, азык-төлек, дарулар һәм беренче чиратта кирәкле башка товарлар сатып алуга һәм китерүгә, шулай ук чүп-чар чыгаруга гариза калдыра ала.
Мошенниклык очракларын булдырмас өчен мондый эшне социаль хезмәткәрләр, «Бердәм Русия» волонтерлары (зәңгәр форма) яки Гадел халык фронты (кызыл форма), шулай ук күршеләр яки туганнар гына күрсәтә ала.
Шулай ук хезмәт законнары мәсьәләләре буенча кайнар линияләр эшли: 8-800-707-88-41, социаль ярдәм чаралары күрсәтү буенча: (347) 282-46-81, 282-07-19, 282-40-35, мәшгульлек үзәкләрендә теркәлү һәм эшсезлек буенча пособие түләү буенча: (347) 218-07-07.
Бу телефоннарны үзегезгә алып куегыз, якыннарыгызга таратыгыз. Куркыныч роликларга караганда, аларның файдасы күбрәк!
Фото:glavarb.ru