Күрегез инде бу чибәрне! "Кызыл таң" бәйгесенә Мәләвездән килеп җитте. Танышабызмы?
Арсланова Илвина, 8 яшь. Мәләвез районының Абит авылы кызы. Кайда мәдәни чара, кайда иҗат һәм гүзәллек, ул шунда!
Бәйгеләрдә катнашып, инде 7 мактау кәгазенә ирешкән. Вәт! Әти-әнисен үзен туган башкорт теленә өйрәтә - туган телендә оештырылган шигъри бәйгеләрдә катнаша, матур итеп сөйләшә.
Илвинаның иң яратып башкарган шөгыле - бию. Ул аны интернеттан, онлайн дәресләрдә өйрәнә. Аны халык биюләре җәлеп итә, Илвина башкорт һәм башка халыклар биюләрен өйрәнә. Кечкенә Рәшидә Туйсина!
Арслановлар гаиләсендә Илвина - баш бала. Аның тагын 7 яшьлек энесе дә бар. Арслановлар гаиләсендә бишек буш тормасын, биюче кызлар һәм егетләрне бәвелдәтсен иде алда да!
Әгәр сез Илвинаның безнең конкурста җиңүче булуын телисез икән, көн саен безнең сайтка керүегезне һәм әлеге материалны каравыгызны сорыйбыз. Шул рәвешле аларның җиңүгә өмете артачак.
Сез дә бу конкурста катнаша аласыз. Моның өчен озын чәчле гүзәл затның фотосын һәм әллә ни озын булмаган мәгълүматны 8-917 - 472 - 58- 54 санлы ватсапка җибәрергә кирәк.