+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Бердәмлек
27 апрель 2020, 16:10

"Бердәм Русия" халыкка хезмәттә

Соңгы өч атнада «Бердәм Русия» колл-үзәгенең коронавирус таралуына каршы тору мәсьәләсе буенча "кайнар линия"сенә Башкортстанда яшәүчеләрдән 54 мең шалтырату килгән.

Соңгы өч атнада «Бердәм Русия» колл-үзәгенең коронавирус таралуына каршы тору мәсьәләсе буенча "кайнар линия"сенә Башкортстанда яшәүчеләрдән 54 мең шалтырату килгән.

«Безнең кайгырту» проекты кысаларында инде 72 мең кеше ярдәм алды. Бу хакта партиянең төбәк Башкарма комитеты җитәкчесе Рөстәм Әхмәдинуров коронавирус пандемиясе белән бәйле рәвештә гражданнарга ярдәм күрсәтү буенча онлайн-киңәшмә барышында хәбәр итте.

Ул шулай ук Башкарма комитетның хәзер республиканың барлык волонтерлык хәрәкәте штабына әверелүен, эшкә башка партияләр, иҗтимагый берләшмәләр вәкилләре, эшкуарлар да кушылуын әйтте.

«Бердәм Русия» партиясенең Генераль советы секретаре Андрей Турчак киңәшмәне үткәргән вакытта республика волонтерларының эшен югары бәяләде.

"Көчләрне берләштерү дөрес. Без бик күп кешеләргә ярдәм күрсәтелсен өчен тырышабыз. «Бердәм Русия»нең Башкортстан Республикасында бу катлаулы хәлдә ярдәмгә килергә әзер булган барлык көчләрне җыю ноктасы булуы бик яхшы», — диде Андрей Турчак.

«Бердәм Русия» партиясенең төбәк бүлеге секретареның беренче урынбасары, Башкортстан Дәүләт җыелышы-Корылтай Рәисе Константин Толкачев безнең төбәктә волонтерлык традициясенең яхшы булуын билгеләп үтте, шуңа күрә партия бу эшне тиз арада оештыруда бернинди кыенлык тоймады.

- «Бердәм Русия"нең төбәк Башкарма комитеты каршында «Безнең кайгырту» проекты эшли башлады. Кайдадыр кайнар аш оештырырга, кайдадыр битлекләр бирергә кирәк. Без бу мәгълүматны җыябыз һәм заявкаларны тиз башкарабыз. Безнең волонтерлык үзәге хәзерге вакытта пандемия шартларында кешеләргә ярдәм итәргә әзер булган бөтен кешене берләштерә. Бу - безнең волонтерлар да, төрле иҗтимагый оешмалар да, коммерция предприятиеләре дә.

Эшкә барлыгы 4,5 меңнән артык волонтер җәлеп ителгән. Республикада безнең эшчәнлек турында белгәч, ярдәм итәргә әзер булган коммерцияле предприятиеләр чыга башлады. Алар үз продукцияләрен җибәрәләр, илтеп куялар. Шушы көннәрдә «Игелек автопоезды» проекты эшли башлады, ул нәкъ менә табибларга һәм социаль хезмәткәрләргә ярдәм итүне күздә тота.

Барлыгы 56 медицина учреждениесен колачлау планлаштырыла, ә бу 1887 табиб һәм 70 социаль хезмәт күрсәтү оешмасы — 1,5 мең социаль хезмәткәр», — дип сөйләде партиянең төбәк Башкарма комитеты каршындагы «Безнең кайгырту» проектының Бердәм волонтерлык үзәге координаторы Александр Толстых.

"Минемчә, бу бик яхшы мисал, чөнки барысы бергә — партия дә, бизнес вәкилләре дә үз көчләрен берләштерү һәм бүгенге көндә бу ярдәм аеруча кирәк булган кешеләргә ярдәм итү мөмкинлеген табалар", — дип шәрехләде Андрей Турчак.

Фото: "Башинформ"
Читайте нас