+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Бердәмлек
19 Май 2020, 09:00

Волонтер булу – сәләт һәм җаваплылык ул!

Утта да, суда да, коронавирус пандемиясе вакытында да алар һәрвакыт ярдәмгә килә.

Волонтер булу – мохтаҗларга һәм, гомумән алганда, кешеләргә ярдәм күрсәтү, аларны авыр хәлдән коткару. Ә бу ярдәм бушлай һәм чын күңелдән күрсәтелергә тиеш. “Тиеш” өчен генә волонтер булып йөреп булмый, бу күңелең шул хезмәткә тартса гына мөмкин.

Әйе, кайвакыт волонтерлар җиңел чаралар оештыра – җырлап, биеп, нинди дә булса вакыйга, я бәйрәм оештыручылар булып кына йөри. Ә кайвакыт алар тарафыннан чын мәгънәсендә авыр һәм җитди чаралар оештырыла, батырлыкка тиң гамәлләр кылына.

Университетта укыганда үзем дә волонтер эшендә актив катнаштым. Җырлап-биеп йөргән чаклар да булды. Ләкин соңрак гади волонтер булып кына каласы килмәде, чараларны оештыручылар рәтенә кердем. Чаралар җитдиләшкән саен авырлаша барды, җаваплылык арта торды. Ләкин мохтаҗларга булышу, бушлай һәм чын күңелдән ярдәм кулы сузу, аларның шатлыклы йөзен күрү һәм рәхмәтен ишетү яшәү мәгънәсенә әверелде.

Истә калган эшләрем арасында иң җитдиләрнең берсе – ДЦП диагнозлы балалар белән эшләвем. Университетның 3нче курсында миңа шул эштә катнашырга тәкъдим ителде. Күп тә уйламыйча ризалаштым. Чара Уфаның “Речные зори” шифаханәсендә үтәргә тиеш иде. Без, ике волонтер, шунда барып, ДЦПлы балалар һәм аларның әни-әтиләре белән бергә 14 көн яшәргә тиеш идек. Алар ял итә һәм дәвалана, ә без – ярдәм күрсәтәбез. Җиңел яңгырый, әмма гамәлдә алай булмады.

Физик яктан авыр булса да, түздек, бигрәк тә авыл баласы булгач, эштән һәм авырлыклардан куркып калмадык. Ә менә әхлакый яктан авыр булды. ДЦПның нәрсә икәнен һәрберебез белә. Андыйларны урамда да күргәнебез бар. Ә алар белән бер бинада яшәү, аралашу, ата-аналарының тормышларыннан хәл-вакыйгалар турында тыңлау – икенче нәрсә икән ул. Шуңа күрәдер, беренче елны икенче волонтерыбыз килмәде. Үземә компаньон итеп дустымны чакырдым. Өченче елдагы чарага волонтер килде, ләкин ике көннән, төрле сәбәпләр уйлап табып, кайтып китте...

Бу юнәлештәге эшемнең тагын бер горурлыгы булып “Җиңү волонтеры” булып эшләү тора. Бөек Җиңүнең 70 еллыгында волонтер булдым, дөресрәге – фотограф. Ул елда булган барлык зур чаралар минем объектив аша үтте – волонтерларның Георгий тасмасы таратуы, алар белән бергә ветераннар янына барып чәй эчүләр һәм Җиңү парады. Уфада 2015 елның язы суык һәм яңгырлы булды. Киемнең соңгы җебенә кадәр чылансам да, парадны азагына кадәр төшердем.

Хәзер инде волонтер булып эшләмим. Узган чаралар турында искә аласы гына калды. Әмма төркемдәш дустым Гөлназ Саркеева эшен дәвам итә. Быелгы коронавирус инфекциясе таралу белән бәйле авыр шартларда Җиңү көненә дә, гомумән алганда, яшәешкә дә үзгәрешләр кертелде. “Бердәм Русия” партиясе тарафыннан “кайнар линия” булдырылды. Ветераннар һәм мохтаҗлар шул линиягә шалтыратып ярдәм сорады. Гөлназ шундыйларга яз буе ярдәм күрсәтте. Көн саен диярлек ул кибеттән азык-төлек, кирәк-ярак алып таратты. Ә күптән түгел, Җиңү көне алдыннан Георгий тасмалары тарату акциясендә катнашты.


Волонтер булу авыр түгел. Дөресрәге, якыннарга, мохтаҗларга ярдәм күрсәтү авыр түгел. Волонтер булу — һәркемнең үз эше, бары тик бер-беребезгә карата яхшы мөнәсәбәттә булыйк, дуслар! Әлеге авыр шартларда бу бигрәк тә актуаль.


Денис ТАВАЕВ.

Читайте нас