Благовар районының Кирилл-Кармасан авылында 14 ел беръялгызы яшәгән Рәфкать Абзалов күрше авылга күченгән. Анда йорт алырга акча каян алган?
Суга - чишмәгә, азык-төлеккә - күрше авылга. Йортта газ да, башка коммуникацияләр дә юк. Кыскасы, кыргый шартлардагы тормыш. Бер атна элек БСТ телеканалы хәбәрчеләре Благовар районында шулай гомер кичерүче Рәфкать Абзалов турында шундый сюжет төшергән иде.
Хәзер ул Кирилл-Кармасан авылыннан 4 километр ераклыкта урнашкан Самарино авылында яшәячәк. Табигать тә, әйләнә-тирә дә шул ук, диярлек. 73 яшьлек Рәфкать Абзалов азык-төлек артыннан йөргән авыл бу, яшьрәк чагында биредә эшләгән дә абзый.
Хәзер ул бу авылның тулы хокуклы кешесе. Юкка чыккан авылда көн күрергә мәҗбүр Рәфкать абыйның кешеләргә якынрак булу хыялын волонтерлар тормышка ашырырга ярдәм иткән. Нәкъ менә алар тиешле торак тапкан һәм акча җыюны игълан иткән.
Аларның берсе Елена Вологжина - Самаринодан, ул да анда 250 мең сум торган йортны карап куйган. Рәфкать абыйга барысы да ошаган.
Волонтерлар исәп ачып, мәгълүматны социаль челтәрләрдә, гәзитләрдә һәм телевидениедә урнаштыра башлаган. Берничә атна эчендә волонтерлар 220 мең сум акча җыйган. Шушы көннәрдә Рәфкать Абзалов йортны шәхси милке итеп рәсмиләштерүче документка кул куйган.
Бер дә белмәгән кешегә йорт кадәр йорт сатып алып бирүче кешеләр бит үзебез, ә?! Дөньяда барыбер яхшылык күбрәк, чынлап та.
Фото: "БСТ"