Пандемия каршылыкларына карамастан, республика илләр һәм кыйтгалар белән бердәм эшчәнлеген дәвам итә.
Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров социаль челтәрдәге битендә "Киләчәк территориясе. Евразия йөрәгеннән караш" дигән халыкара фәнни-гамәли конференция узачак дип хәбәр итә. Чара агымдагы елның 30 июненә тәгаенләнә.
- Вируслыкка вирус, ә без һаман турыдан-туры киләчәккә карыйбыз, шәһәр һәм авылларны төзекләндерәбез, заманча парклар төзибез. Уфада "Киләчәк территориясе. Евразия йөрәгеннән караш" дигән темага "түгәрәк өстәл" оештырачакбыз, - дип яза төбәк Башлыгы.
Аның сүзләренә караганда, форумда хакимият хезмәткәрләре чакырылган экспертлардан һәм белгечләрдән белем алырга тиеш.
Фото:: Радий Хәбировның социаль челтәреннән.