+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Бердәмлек
14 июнь 2020, 16:03

Баланы коткарып, үзе үлгән егетнең мәетен юлда тоткарлаганнар

Башкорт дәүләт аграр университетының 18 яшьлек студенты Хаҗиморат Каландаровны Уфадан туган ягы Таҗикстанга озатыр өчен дүрт дәүләт җитәкчелеге берләшкән. Әмма юлга барыбер киртә төшкән.

Башкорт дәүләт аграр университетының 18 яшьлек студенты Хаҗиморат Каландаровны Уфадан туган ягы Таҗикстанга озатыр өчен дүрт дәүләт җитәкчелеге берләшкән. Әмма юлга барыбер киртә төшкән.

Егетнең гомере “Кояшлы” пляжыннан ерак түгел Агыйдел елгасында баткан баланы коткарганда өзелгән иде.

Егетнең мәетен туган иленә кайтару өчен дүрт дәүләт хакимияте табутны махсус машинада җибәрергә килешкән. Машина йөртүче Уфадан Тажикистандагы Ганджобад районындагы егетенең туган авылына китәргә тиеш була.

"Махсус борт" Казахстан һәм Үзбәкстан территориясеннән узачак. Чикләр коронавирус пандемиясе аркасында ябылган, әмма Хаҗиморат өчен искәрмә ясалган.

«Радио Озоди» басмасы хәбәр иткәнчә, машина йөртүченең Казахстан чигендә температурасы югары булуын ачыклаганнар һәм аны үткәрүдән баш тартканнар. Бәхеткә, машинаны туктатмаганнар – аны башка машина йөртүче алыштырган.

Иртәгә иртән машина батыр егетнең туган авылына барып җитәчәк дип көтелә. Бу хакта аның әтисе белдерә. Якыннарының авыр кайгысын уртаклашабыз.
Урының җәннәт түрендә булсын, Егет...
Фото: "Башинформ"
Читайте нас