Хезмәттәшебез гәзит эшеннән журналга күчә.
"Акбузат" журналын җитәкләү яңа мөхәррир Лариса Абдуллинага тапшырылды.
Лариса Хашим кызы Абдуллина (тумышы белән Ситдыйкова) 1975 елның 28 июлендә Башкортстанның Дәүләкән районында туган. Ул шагыйрә, тәрҗемәче, журналист, башкорт һәм урыс телләрендә 7 китап авторы. Башкортстан Республикасы Язучылар берлеге (2006) һәм Русия Язучылар берлеге (2008), Башкортстан Республикасы һәм Русия Журналистлар берлеге әгъзасы. Шәехзада Бабич исемендәге Республика яшьләр премиясе (2008), Башкортстан Республикасы Хөкүмәтенең Шаһит Ходайбирдин исемендәге премиясе (2019), киңкүләм мәгълүмат чаралары өлкәсендә «ТЮРКСОЙ» халыкара төрки мәдәният оешмасы премиясе (2018) һәм Башкортстан Республикасы Дәүләткән районының Әхияр Хәкимов исемендәге премия лауреаты (2019).
Шагыйрә, журналист һәм җәмәгать эшлеклесе Лариса Абдуллина журналистика өлкәсендә - 1994 елдан, «Башкортостан» гәзите редакциясендә 2008 елдан бирле эшләде, соңгы чорда әдәбият һәм мәдәният бүлеген җитәкләде.
"Акбузат" - мәктәпкәчә һәм кече яшьтәге мәктәп балалары өчен башкорт телендә чыга торган айлык әдәби-нәфис журнал.
Фото: "ВКонтакте"