Русиянең иң яхшы табибларын илнең «Сәләт» медицина премиясе белән бүләкләделәр.
«Сугышлар, террорчылык актлары, табигый бәла-казалар һәм һәлакәт вакытында ярдәм күрсәтүче табибларга махсус премия» номинациясендә Мәскәү, Казан, Иркутск, Уфа, Сыктывкар, Хабаровск, Мәскәү өлкәсе, Байкал аръягы һәм Приморье краеннан 32 табибтан торган төркем билгеләп үтелде. Аларны яңа коронавирус инфекциясе кабынганда Русиянең санитар хәвефсезлекне тәэмин итү өчен билгеләделәр.
Башкортстан табиблары, коллегалары белән беррәттән, Мәскәүнең "Шереметьево" аэропортында эшләде. Алар аэропортта санитар-карантин контроле үткәрде. Табиблар Кытайдан, Европа илләреннән килгән пассажирлар белән чит ил бортларын каршы алды. Консультацияләр, анкеталар, бортларда термометрия үткәрде, авыруларны ачыклады. "Тәүлек дәвамында 53 һава судносы кабул итәргә һәм авыруларны ачыкларга туры килде", - дип сөйләде табиблар.
«Сәләт» премиясен тапшыру быел Медицина хезмәткәре көне алдыннан Мәскәүдә Надежда Бабкинаның «Урыс җыры» театрында узды. Чараны табиб-терапевт Елена Малышева һәм музыкант, табиб-реаниматолог Александр Розенбаум алып барды. Башкортстан табибларына премияне Русия вице-премьеры Татьяна Голикова һәм Русиянең баш санитар табибы Анна Попова тапшырды.