Бүген «Известия» матбугат үзәгендә «Киләчәк территориясе. Евразия йөрәгеннән караш» дигән халыкара фәнни-гамәли конференциянең презентациясенә багышланган матбугат конференциясе узды.
Булачак оффлайн-форумның коронавирус пандемиясеннән соң беренче темасы төбәкләр һәм шәһәрләрне үстерү программалары, Яшел территорияләр, моношәһәрләр, инклюзивлык, зур мәгълүматлар, спорт һәм туристлык инфраструктурасы, шулай ук Башкортстанның аерым эш секциясенә бирелә торган шәһәр һәм туристлык проектлары булачак.
Форум 30 июньдә Уфада узачак һәм 50дән артык спикерны – Русия һәм халыкара экспертларны, җәмәгать һәм сәяси эшлеклеләрне, эре бизнес вәкилләрен, галимнәрне һәм архитекторларны җыячак.
Анда Ломоносов исемендәге Мәскәү дәүләт университеты икътисад факультетының Урбанистика үзәге директоры, форумны оештыру комитеты рәистәше Сергей Капков катнашачак.
Бүген узган матбугат конференциясендә ул: "Башкортсан Республикасының пандемиягә каршы көрәш тәҗрибәсендә мондый хәлдән чыгу юлларын тәфсилләп аңлатырга, ачык итеп күрсәтергә мөмкин булачак", - диде. Пандемия чорында һәркем ни дәрәҗәдә үзен иркен тота ала, ул чигенгәндә нинди адымнар хәвефсез булачак - бу хакта киләчәк форумда фикер алышуда Сергей Капков үз фикерен әйтәчәк.
Фото:https://glavarb.ru/rus/