+20 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Бердәмлек
18 июль 2020, 19:19

Ялкын ялмаган Бөрҗән урманнарыннан соңгы хәбәрләр

Биредә янгынга каршы аяусыз көрәш бара.

Биредә янгынга каршы аяусыз көрәш бара.

Бөрҗән районындагы табигать янгыннары учакларын сүндерү өчен Аеруча сакланучы табигать территорияләре көчләре һәм чаралары, Урман хуҗалыгы министрлыгы, Русия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Башкортстан буенча идарәсе, республиканың Гадәттән тыш хәлләр буенча дәүләт комитеты, урман җирләрен арендалаучылар, халык һәм волонтерлар төркемнәре эшли.

Янгынны сүндерү өчен барлыгы 230 кеше, 44 берәмлек техника, минераль полосалар әзерләү өчен өстәмә 2 бульдозер җәлеп ителгән. Торак пунктларны урман янгыннарыннан саклауны оештыру өчен Федераль янгынга каршы хезмәт, Ирекле янгын сагы подразделениеләре даими дежурлык итә.

Гамәлдәге урман янгыннары таралуга юл куймау максатыннан торак пунктлар тирәсендә полоса булдырып, сөрү үткәрелде. Урман массивы һәм якындагы торак пункт арасында Үзән елгасының табигый чиге бар.

18 июльгә булган мәгълүматларга караганда, торак пунктларга куркыныч янамый.

Бүген янгын сүндерүгә үзләре теләп 150дән артык кеше кушылган, алар күрше районнардан һәм республика шәһәрләреннән килгән. Бүген биредә бигрәк тә әзерлекле кешеләр кирәк. Алар координатор Регина Юлмөхәммәтовага шалтырата ала, аның телефоны: +7 937 838-84-38

Фото: "ВКонтакте"


Читайте нас