Республиканың Белорет һәм Бөрҗән районнарындагы урман янгыннарын сүндерүгә йөзәрләгән волонтер агылды.
Алар арасында Уфадан, республиканың башка төбәкләреннән, Чиләбе өлкәсеннән килүчеләр дә бар иде. Бөрҗән районында урман янгыннары котыруы һәм аларны сүндерүдә ярдәм итәргә халыкка мөрәҗәгать 18 июльдә барлыкка килде.
Бөрҗән районы үзәге Иске Собханголда яшәүчеләр, бөтен авылны төтен каплады, ә ут телләре акрын гына торак йортларга шуыша, дип хәбәр итте. Кайберәүләр, мөмкин булганча, кечкенә балалары белән торак пункттан чыгып китте, чөнки биредә сулыш алу сәгать саен катлаулана бара иде.
Битараф булмаган авыл халкы, берләшеп, социаль челтәрләр аша, үз теләкләре белән урман янгыннарына каршы көрәшкә кушылуны сорап, халыкка мөрәҗәгать итте.
“Район яңгырсыз интегә. Янгын сүндерү өчен кичекмәстән ярдәм кирәк. Көн саен хакимият бинасы яныннан автобус китә. Үзең белән көрәк алырга кирәк. Янгын сүндерүдә катнашучыларга 500 сум акча түләү каралган, төшке аш булачак”, – диелә белдерүдә.
Кешеләр социаль челтәрләрдән файдаланучыларның игътибарын җәлеп итәргә тырышты һәм янучы урманнар һәм кырлар фонында селфи бастырды.
2020 елның 20 апреленнән 18 июленә кадәр урман фонды территориясендә 93 урман янгыны теркәлгән иде, аларның 53е – ут белән саксыз эш итү, 10ы – башка сәбәп белән, 29ы – яшен сугудан, берсе – техноген объекттан. Урман янгыннары булган гомум мәйдан 961 гектар тәшкил итте.
Шушы уңайдан республика Башлыгы Радий Хәбиров Башкортстан халкына һәм килгән кунакларга мөрәҗәгать итте.
“Аномаль эссе һава торышы һәм ут белән саксыз эш итү сәбәпле, Башкортстанда урман янгыннары барыбер кабынды. Белорет, Бөрҗән һәм башка районнарда урманнар яна. Торак пунктларга куркыныч янамый, гәрчә кайбер очракларда ут авыллар читенә якын килеп җитсә дә. Без көрәшәбез, сүндерүгә махсус техника җәлеп ителгән, волонтерлар да ярдәмгә ашыкты.
Бөрҗән районында кичәге көннән гадәттән тыш хәл режимы кертелде, оператив штаб төзелде. Барысын да эшлибез. Үз ягымнан урманга барудан тыелып торуыгызны сорыйм, анда учаклар яндыру катгый тыела. “Табигатьне яклагыз” дигән сүзләр бүген аеруча актуаль. Ә мин тагын: “Үзегезне саклагыз”, – дип өстәр идем”, – дип язды Радий Фәрит улы “ВКонтакте” социаль челтәрендә.
Бөрҗән районындагы янгыннарны сүндерү өчен Аеруча сакланылучы табигать территорияләре көчләре һәм чаралары, Урман хуҗалыгы министрлыгы, Русия Гадәттән тыш хәлләр ми-нистрлыгының Башкортстан буенча идарәсе, республиканың Гадәттән тыш хәлләр буенча дәүләт комитеты, урман җирләрен арендалаучылар, халык һәм волонтерлар төркемнәре җәлеп ителде.
Янгынны сүндерүгә барлыгы 230 кеше, 44 берәмлек техника, минераль полосалар әзерләү өчен өстәмә 2 бульдозер кушылды. Торак пунктларны урман янгыннарыннан саклауны оештыру өчен Федераль янгынга каршы хезмәт, Ирекле янгын сагы подразделениеләре даими дежурлык итте.
Гамәлдәге урман янгыннары таралуга юл куймау максатыннан торак пунктлар тирәсендә полоса булдырып, сөрү үткәрелде. Урман массивы һәм якындагы торак пункт арасында Үзән елгасының табигый чиге булуы да файдага булды.
Икенче көнне Башкортстанның Гадәттән тыш хәлләр буенча дәүләт комитеты рәисе Фәрит Гомәров Бөрҗән халкына мөрәҗәгать итте.
“Хөрмәтле Бөрҗән районы Колгана авылында яшәүчеләр! Янгын зонасының төньяк ягыннан урман янгынын локальләштерү максатында аерым участокны яндыру оештырылды, бу – кирәкле превентив чара. Төтеннең артуына аңлап каравыгызны сорыйбыз. Каршы янгын урман янгыны зонасына килеп җиткәннән соң төтен бетәчәк”, – диде ул, үз мөрәҗәгатендә.
Аның сүзләренчә, кызганычка каршы, урман янгыннарын сүндерү өчен махсус җайланмалар белән җиһазландырылган авиация техникасын, су алу параметрлары буенча җавап бирүче сулыклар ерак урнашу сәбәпле, кулланып булмый.
Бу көнгә табигый янгынны сүндерүдә катнашучы көчләр һәм чаралар төркеме инде 352 кешегә һәм техника 103 берәмлеккә кадәр арттырылды. Янгын куркынычы янаган чорны үтүне тәэмин итү буенча барлык чаралар күрелде.
Волонтерлар Бөрҗән районы янгыннарын сүндерүдә ике авылда (Саргай авылы-тыюлык һәм Колгана авылы) булышты.
Һәр иртә Бөрҗән районы хакимияте волонтерлар өчен автобус трансферы оештырды. Беренче төркем 09-00 сәгатьтә янгын урынына юлланды.
Көн саен волонтерлар саны арта барды. Ярдәмгә Баймак, Бөрҗан, Дәүләкән районнарыннан, Уфа, Сибай, Стәрлетамак, Магнитогорск шәһәрләреннән килделәр.
Көн саен иртәдән кичкә кадәр 200 тирәсе волонтер эшләде. Алар өчен пешекчеләр ашарга әзерләде. Бөрҗән районы халкы һәм волонтерлары техника белән дә ярдәм итте.
Белорет районында урман янгыннарын сүндерү техникасы үтү өчен авыр булган таулы-кыялы җирдә төп эш янгын сүндерүчеләр һәм җәлеп ителгәннәр тарафыннан кул көче белән башкарылды.
Русия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Башкортстан идарәсе хәбәр итүенчә, Белорет районының Каһарман авылында Русия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы бүлекчәләре даими кизү торды. Торак пункт тирәсендә минераллаштырылган полосалар әзерләнде. Яну торак пункттан 6 чакрымда гына иде. Котырган ялкын өчен – күз ачып йомган ара. Әмма ут юлына халык дәррәү төште. Транспорт, туклану һәм шәхси саклану чаралары белән тәэмин итүдә “Бердәм Русия” партиясенең Башкортстан башкарма комитеты каршындагы “Безнең хәстәрлек” үзәге дирекциясе ярдәмгә килде. Урынга республика Хөкүмәте Премьер-министры урынбасары Ирек Сәгыйтов килде.
Ниһаять, Бөрҗән районында Башкортстан дәүләт тыюлыгы территориясендә янгын локальләштерелде.
“Мондый нәтиҗәгә превентив чаралар, аерым алганда, ут таралу юлында каршы пал оештыру нәтиҗәсендә ирешелде”, – дип аңлат-тылар ведомствода.
Учалы районында янгыннар тулысынча сүндерелгән. Белорет, Әбҗәлил районнарында да янгыннар чигенде. Шулай итеп, махсус хезмәтләр һәм битараф булмаган халык көчләре белән республика-ның йөзек кашы булган Урал аръягы урманнарындагы афәтне җиңүгә ирешелде. Әмма тынычланырга иртә әле. Биредә бүген дә янгыннарны булдырмау өчен эшләр дәвам итә.
Резида ВӘЛИТОВА