+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Бердәмлек
5 август 2020, 19:52

Исән йөреп, сау кайттыгызмы?

"Уфа» аэропортында Анападан килгән пассажирларга COVID-19га тест үткәрделәр.

"Уфа» аэропортында Анападан килгән пассажирларга COVID-19га тест үткәрделәр.

5 августта «Уфа» аэропорты AZUR Air авиакомпаниясенең ZF-332 рейсын каршы алды. Һава судносы бортында пассажирларга термометрия уздырдылар, шуннан соң алар очып килү зонасына уздылар, анда COVID-19га анализ бирделәр. Терминалда өч медицина бригадасы эшләде.

28 июльдән Башкортстан Республикасында коронавирус йогышы таралуны булдырмау буенча оператив штаб карарына ярашлы, Уфага Русиянең көньяк курортларыннан, бигрәк тә Краснодар краеннан килгән гражданнар COVID-19га тест узачак. Рейслар тикшерү өчен сайлап алына. Әгәр анализ нәтиҗәләре зарарлану очракларын теркәсә, республикада читтән кертү һәм инфекция таралу куркынычы туса, тикшерүләр көчәйтеләчәк.

Җәйге сезонда «Уфа» аэропортыннан илнең көньяк регионнарына атнага 38 рейс ясала, 11 авиакомпания очышларны башкара. Август ахырына кадәр Кара диңгез курортларына авиапассажирлар йөртү белән республиканың 65 меңнән артык кешесе файдаланыр дип планлаштырыла.

«Уфа» аэропортында коронавирус йогышын китереп чыгаруны һәм таратуны кисәтү буенча комплекслы чаралар күрелә. Терминалларда стационар диспенсерлар, бактерицид һава рециркуляторлары урнаштырылган, махсус тамга төшерелгән, ул социаль дистанцияне үтәргә ярдәм итә.

«Уфа» аэропорты - илдәге биш тепловизор җәлеп ителгән азсанлы аэропортларның берсе. Һәр ике сәгать саен Аэровокзал комплексында биналарны дезинфекция чаралары кулланып җыештыру, һәр рейстан соң трапларны һәм пассажир автобусларын дезинфекцияләү үткәрелә.

Фото: "Башинформ"


Читайте нас