Стәрлетамакта күпфункцияле спорт мәйданчыгы барлыкка киләчәк.
Стәрлетамакның 7нче мәктәбе территориясендә «Бердәм Русия» партиясе башлангычы белән оештырылган «Эшлекле гамәлләр» проектын тормышка ашыру кысаларында күпфункцияле спорт мәйданчыгы урнаштыру төгәлләнеп килә.
Бу - берничә спорт төре: футбол, волейбол, баскетбол, хоккей өчен универсаль спорт мәйданчыгы. Биредә волейбол һәм баскетбол җиһазлары урнаштыру планлаштырылган. Мәйданчык кышын шугалак өчен дә исәпләнгән. Анда 7нче һәм 10нчы мәктәпләрнең 2 меңнән артык укучысы, шулай ук бөтен бистә балалары шөгыльләнә алачак.
- Без берничә ел дәвамында мәктәпләрдә шундый спорт мәйданчыклары төзү белән шөгыльләнәбез. Монысы инде уникенчесе булачак. Шулай итеп, Стәрлетамакның һәр өченче мәктәбе диярлек хәзер шундый ук спорт мәйданчыклары белән җиһазландырылган, - дип билгеләп үтте Стәрлетамак хакимияте башлыгы Владимир Куликов. - Муниципалитетларга уй-ниятләрен тормышка ашырырга ярдәм итүче әлеге проектларның булуына мин бик шат. Балаларыбызга яраткан спорт төрләре белән шөгыльләнү мөмкинлеге бирү өчен киләчәктә дә заманча һәм хәвефсез спорт мәйданчыклары булдыруны дәвам итәргә планлаштырабыз.
Фото: Сайт админстрации Стерлитамакского района.