"Төбәкләрдә туристлык продукты күп булырга тиеш, ә турларның бәясе — үзгәрүчән", - дип белдерде Сибайдагы Инвестсабантуйда Гомумдәүләт кунакчыллык индустриясен үстерү берлеге директоры Наталья Осипова.
"Төбәк туристлык продуктын формалаштыру — иң мөһиме", - дип ассызыклады ул һәм аның белән сәүдә итә торган туроператорлар хәзерге базарның 10 процентын колачлый, - дип өстәде. - Базарның калган 90 проценты - шәхси сәяхәтчеләр".
"Төбәк туристлык продукты пионерлар сыйфатында чыгыш ясаучы туроператорлардан башлана. Нәкъ менә алар әлеге подуктны формалаштыра. Шуңа күрә төбәк җитәкчелеге туроператорлар берләшмәсенә игътибар итәргә һәм аның белән эшләргә тиеш", - дип билгеләп үтте эчке туризмны үстерү буенча "түгәрәк өстәл" утырышында Наталья Осипова.
Үз чиратында, әлеге берлекнең вице-президенты Алексей Волков бу өлкәдә актив төбәкара хезмәттәшлек һәм проектлар мөһим булуын ассызыклады.
"Уңышлы турпроектлар булдыру, кунакчыллык индустриясендә сервис дәрәҗәсен арттыру компетенцияләре һәм тәҗрибәсе белән уртаклашу, русиялеләрнең һәм ил кунакларының Русия буйлап сәяхәтләргә кызыксынуы һәм уңай мөнәсәбәт формалаштыру өчен платформа булдыру мөһим", — дип саный ул.
Эчке туризмны популярлаштыруга кэшбэк Русия төбәкләре буенча турларны популярлаштыруга ярдәм итәчәк, дип ышана "түгәрәк өстәл"дә катнашучылар.
Алар фикеренчә, коронавирус пандемиясе туризмның икътисадның барлык тармакларына глобаль йогынты ясавын күрсәтте.
Фото: "Башинформ"