Искәндәров Ильяс Фәрхәд улы Русия Федерациясенең Габон Республикасындагы Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле Илчесе итеп билгеләнде
Русия Федерациясе Президентының 2020 елның 17 августындагы 514нче Указы белән Искәндәров Ильяс Фәрхәд улы Русия Федерациясенең Габон Республикасындагы Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле Илчесе итеп билгеләнде.
Ильяс Фәрхәт улы 1965 елның 20 октябрендә Башкортстанның Күгәрчен районында туган.
Белеме - югары: 1991 елда Мәскәү дәүләт халыкара мөнәсәбәтләр институтын тәмамлаган.
Чит ил эшләре министрлыгы системасында 1991 елдан башлап хезмәт сала, Русия Чит ил эшләре министрлыгының үзәк аппаратында һәм чит илләрдәге оешмаларда эш тәҗрибәсе зур.
1991-96 елларда - СССР/Русия Федерациясенең Сүрия Гарәп Республикасындагы Илчелегендә.
1996-99 елларда - Русия Чит илләр эшләре министрлыгының Якын Көнчыгыш һәм Төньяк Африка Департаментында.
1999-2004 елларда - Израиль Дәүләтендә Русия Федерациясе Илчелеге.
2004-06 елларда - Русия Чит ил эшләре министрлыгының Якын Көнчыгыш һәм Төньяк Африка департаменты өлкән киңәшчесе.
2006-11 елларда - Русия Федерациясе Илчелегенең Тунис Республикасындагы киңәшчесе-илчесе.
2011-14 елларда - Русия Чит илләр эшләре министрлыгының Якын Көнчыгыш һәм Төньяк Африка департаменты бүлеге башлыгы.
2014-20 елларда - Русия Чит илләр эшләре министрлыгының Африка департаменты директоры урынбасары.
1нче класслы Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле Илче рангына ия (2020 елның июнендә бирелгән).
Француз, гарәп һәм инглиз телләрен белә.
2000 елда туган кызы бар.