+22 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Бердәмлек
31 август 2020, 18:30

Яшьләргә ышаныч белдерелде

Республика Башлыгы Радий Хәбиров мәктәпләрдә «Медицина инспекторлары» сыйфатында практика үтәчәк Башкорт дәүләт медицина университеты студентлары белән очрашты.

Республика Башлыгы Радий Хәбиров мәктәпләрдә «Медицина инспекторлары» сыйфатында практика үтәчәк Башкорт дәүләт медицина университеты студентлары белән очрашты.

Алар эшчәнлегенең максаты - мәктәпләрдә йогышлы авырулар, шул исәптән яңа коронавирус йогышы таралуны кисәтү, укучылар һәм педагоглар арасында, уку йортларында профилактик чаралар үтәлешен контрольдә тоту.

Мәктәпләргә БДМУның медицина-профилактика, дәвалау һәм педиатрия факультетларының өлкән курс студентлары, шулай ук 50 ординатор юл тотачак.

- Без сезгә берничә йөз мең кешенең язмышын ышанып тапшырдык. Зинһар, принципиаль рәвештә, үзегезнең дөрес һәм бик кирәкле эш башкарганыгызны белеп эшләгез.
Без муниципалитет башлыкларыннан, мәктәп директорларыннан сезгә һәртөрле ярдәм күрсәтүне сорыйбыз. Сез анда ялгыз түгелсез. Әмма барысы да, беренче чиратта, сезнең принципиальлегегезгә, җаваплылыгыгызга бәйле булачак.
Мин сезгә бик рәхмәтле. Сез әле яшь кешеләр, әмма без сезне мөһим, җаваплы дәүләт бурычын хәл итүгә җибәрәбез. Сезгә чын күңелдән рәхмәтлемен. Без җитди эшләрбез дип өметләнәм, - диде төбәк җитәкчесе студентларга.

Очрашуда Радий Хәбиров шулай ук «Медицина инспекторлары»ның сорауларына җавап бирде. Булачак табиблар коронавирустан соң дөньяның ничек үзгәрәчәге, төбәк җитәкчесенең студент елларында буш вакытын ничек үткәрүе белән кызыксынды, шулай ук Дуслык монументы районындагы яңа тулай торак өчен рәхмәт белдерделәр.
Башкортстан Башлыгына Башкорт дәүләт медицина университетында булганда матди-техник базаны модернизацияләүнең һәм югары уку йортының компетенцияләрен арттыруның инновацион проектларын тәкъдим иттеләр.
Төбәк җитәкчесе, шулай ук, күкрәк читлеге компрессиясенең уникаль системасын карады. Ул йөрәкнең турыдан-туры массажы аша ашыгыч ярдәм күрсәткәндә тотрыклы кан әйләнешен саклау өчен билгеләнгән. Мондый җиһазларга пациентларны дәвалау оешмаларына китергәндә ашыгыч ярдәм хезмәте тарафыннан ихтыяҗ булырга мөмкин.
Радий Хәбиров шулай ук 8нче уку корпусында булды, анда реконструкция дәвам итә. Аны тәмамлаганнан соң, анда санлы медицина институты урнашачак. Аның эшчәнлегенең төп юнәлешләре – роботлык хирургиясе, табиб карарларын кабул итүдә ярдәм системалары, диагностикада ясалма интеллектны куллану, өстәмә һәм виртуаль чынбарлык, эпидемиологиядә һәм онкологиядә фаразлау.

Фото: "ГлаваРБ"


Читайте нас