Быел яз якташ шагыйрәбез, Кыйгы районының Дүшәмбикә авылында дөньяга килгән Резеда апа Вәлиева күркәм юбилее – 90 яшен билгеләп үтте. Шушы уңайдан аның яңа китабы дөнья күрде.
Шигырьләрен берничә буын укып үскән яраткан шагыйрәбез кулыннан каләмен төшерми, ялкынланып иҗат итә, яңадан-яңа шигырьләр, җырлар, поэмалар яза.
Әдәбият сөючеләргә шатлык өстенә шатлык өстәп, Резеда апа Вәлиеваның шушы көннәрдә өр-яңа китабы чыкты. “Йөрәк хәтере” дип аталган җыентыкка 10 поэма кергән.
Бөек Җиңүнең 75 еллык юбилее елында дөнья күргән китапка кергән поэмалар сугыш темасын чагылдыра. “Муса Җәлил – халкым улы",”Йөрәк хәтере” һәм башка поэмалар ул дәһшәтле чорның тетрәндергеч, аянычлы, фаҗигале вакыйгаларын чагылдыра, аларны укыганда күзләргә яшьләр тыгыла, йөрәк әрни...
Гомумән, Резеда апаның кайсы гына шигырен, поэмасын, хикәяләрен укысаң да, анда гади генә сүзләр белән йөрәккә үтәрлек итеп язылган хәл-вакыйгалар чагыла, елый-елый укып, бик озак уйланып йөрисең, нәкъ синең тормыштан алып язылган төсле.
Татарстан китап нәшриятында нәшер ителгән бу китап Резеда апа Вәлиева өчен дә, без, якташлары өчен дә, барлык әдәбият сөючеләр өчен дә зур бүләк булды. Китапны шатланып кулга алдык, тиздән ул укучыларга да барып җитәр дип ышанабыз.
Кыйгы районы, Дүшәмбикә авылы.