+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Бердәмлек
19 сентябрь 2020, 17:11

Хәйбулла яңара, төзекләнә

Хәйбулла районына эш сәфәре белән килгән Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров Акъяр авылында 550 урынга исәпләнгән интернат-мәктәп төзелеше белән танышты.

Хәйбулла районына эш сәфәре белән килгән Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров Акъяр авылында 550 урынга исәпләнгән интернат-мәктәп төзелеше белән танышты.

Объект «2020-2025 елларга авыл территорияләрен үстерү» федераль комплекслы программасы кысаларында төзелә. Төзелешнең гомуми бәясе 464 миллион сум дип бәяләнә.

Төбәк Башлыгы сүзләренә караганда, биредә бөтен районнан килгән балалар өчен интернат каралган. Радий Хәбиров Мәгариф һәм фән министрлыгына яңа мәктәпкә полилингваль статус бирү мәсьәләсен хәл итәргә кушты.

Подрядчы компаниянең генераль директоры, «Империя» җәмгыяте Ридат Исламшин сүзләренә караганда, яңа мәктәп үз ишекләрен 2021 елның 1 сентябрендә ачарга тиеш.

«2020-2025 елларга авыл территорияләрен комплекслы үстерү» дәүләт программасы кысаларында Хәйбулла районында Бурибай авылында физкультура-сәламәтләндерү комплексы, Акъяр авылында «Йәйғор» балалар бакчасы бинасына капиталь ремонт ясау, «Шатлык» балалар бакчасының канализация коллекторы, Степной авылында өч бүлмәле фатирлы ФАП төзү каралган. Шулай ук Акъярда Рафаил Рәхимов урамы, 50 ел Целина урамы, Мәҗит Гафури урамы буенча торак йортларны газлаштыру һәм Бурибай авылының яңа кварталларын газ белән тәэмин итү планлаштырылган.

Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров Хәйбулла районына эш сәфәре вакытында Акъяр авылының төньяк-көнчыгыш бистәсендә дә булды.

Аның төзелеше 2009 елда башланган иде. Биредә барлыгы 2 меңнән артык участок бүлеп бирелгән, шуның 900е төзелгән. Хәзерге вакытта биредә 949 кеше (269 ишегалды) даими яши. Барлык инженер һәм коммуникацион челтәрләр төзелгән. 2019 елда урамнарны яктыртуны яхшырту өчен микрорайонда 224 яктырткыч урнаштырылды. Соңгы ике елда 20 км дан артык юл ремонтланган.

2015 елда «Башкирская медь» җәмгыяте 63 фатирга исәпләнгән 3 күпфатирлы йортны файдалануга тапшырды.

240 урынга исәпләнгән балалар бакчасы эшли.

Аралашу вакытында микрорайонда яшәүчеләр Башкортстан Башлыгыннан тагын бер балалар бакчасы төзү мәсьәләсен хәл итүдә ярдәм сорадылар. Радий Хәбиров мәктәпкәчә учреждениене 2021 елда проектлый башларга, ә 2022-2023 елларда аны төзергә кушты. Халыкка транспорт хезмәте күрсәтү мәсьәләләре дә хәл ителәчәк диде.

Фото: "Башинформ"


Читайте нас