+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Бердәмлек
22 сентябрь 2020, 08:08

Һөнәр осталары тупланган монда

“Благовар хәбәрләре” гәзите бүген, укучылары өчен мәгълүмат булдырып, районның иҗтимагый-сәяси тормышының алгы сызыгында тора. Югары профессионализмга ия булулары һәм иҗтимагый-сәяси тормышны гадел яктыртулары белән гәзит­челәр 85 ел эчендә берничә буын укучыларның ышанычын яулаган. Бу – югары журналистлык һәм мөхәррирлек осталыгы, яңа технологияләрне тиз арада үзләштерә белүне таләп итүче җаваплы хезмәт. “Благовар хәбәрләре”нең лидерлык һәм уңыш сере – үзләренең аудиториясен аңлый белү­дә, гәзит укучылар белән бер телдә сөйләшүлә­рен­дә, редакция коллективының анык гражданлык позициясендә.

“Благовар хәбәрләре” гә­зите, Русиядә, республикада, районда барган вакыйгаларны җентекле яктыртып, үзләренең һөнәри эшчәнлек дәрәҗәсен югары тотып кына калмый, ә власть һәм җәмгыятькә республикада нәшер ителүче республика һәм район басмала­рының тиражларын саклау өчен тырышлыкларны берләш­терергә тәкъдим итеп, яңа үрләр яуларга да омтыла.
Аның битләрендә төрле караш һәм күптөрле мөһим проб­лемалар буенча ирекле аралашу өчен урын бар. Гәзитнең һәр санында ке­шеләр үзләрен кызыксындырган фактлар һәм көтел­мәгән дәлилләр таба ала. Басманың җәмәгатьчелек өчен шундый зур әһәмияткә ия булуы – басылып эшләү­не таләп итүче көндә­лек җитди хезмәт нәтиҗәсе ул. Мөмкин булган бөтен журналистика чаралары белән гәзит үзенең укучысына өзлексез үзгәреп торган вакыйгалар белән танышып барырга ярдәм итә, теге яки бу хәлнең асылын һәркем аң­лаеш­лы телдә җит-керә. Һәм кешеләргә мондый мөнә-сәбәт ошый. Тагын шунысы, гәзит бер урында таптанмый: һәрдаим үсә, яңа тема, жанрлар һәм формат­лар үзләш­терә. Шуның белән тради­цияләрдәге бөтен яхшы нәрсәләрне кадер­ләп саклый, иң мөһиме – социаль әһәмиятле проектларны гамәлгә ашырганда журналистика эшенең эзмә-эзлеклелеге саклана.
Билгеле ки, бу уңышлар­га үз эшенең чын осталары, фи­кердәшләр, бөтен күңелләре белән журналистикага бирел­гән җаваплы кеше­ләр­­нең көй­ле эшләве нәти­җәсендә ире­шелгән. Һәм аларның хез­мәтенә иң югары бәя – гәзит­нең күпсанлы укучыларга кирәк булуы. Редакция коллективына һичкайчан бәясе кимеми торган әхлакый кыйммәт­ләр, тарихи, рухи һәм мәдә­ни мирас турында бәян итүче материал­лар өчен аерым рәхмәт әйтәсе килә. Тормышыбызда барган бө­тен уңай үзгәрешләр гәзиттә көзгедәгедәй чагылыш таба. “Благовар хәбәрләре” гәзите битләрендә туган телебезне һәм мәдәния­те­безне өйрәнү һәм саклауга юнәлтел­гән мәкаләләр шәлкемен кү­рергә мөмкин. Чөнки биредә төрле милләт вәкилләре бер гаилә булып яши һәм эшли, шунлыктан райондагы, шулай ук, республикадагы, Русиядә­ге барлык милләт­ләрнең һәм дин­нәр­нең әхлакый-этник кыйм­мәтләрен чагылдыру аның тотрыклылык нигезе булып тора. Шуңа гәзит рес­публиканың күпмил­ләтле һәм күп­конфес­сияле халкы­ның мәдәни мирасын, әхлакый ни­гез­ләрен саклауга зур игътибар бүлә һәм вакытлы басма­ларның тиражларын саклауга юнәлтелгән республика стратегиясен булдырырга чакыра.
Мин район гәзите иҗади кол­лек­тивының Ша­һит Ходайбирдин исе­мен­дәге премиягә тәкъдим ителүен хуплыйм.

Альберт Локманов,
Башкортстан Республикасы Дәүләт җыелышы-Корылтай депутаты.

Читайте нас