+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Бердәмлек
22 сентябрь 2020, 08:10

"Юлдаш" радиосы "вакыт машинасы" алган

"Юлдаш" җыр-моң һәм мәгълүмат каналы эфирга чыга башлауга - 20 ел. Шушы көннәрдә ул тыңлаучыларга радио тарихы буйлап мавыктыргыч сәяхәт тәкъдим итә. Менә шундый үзенчәлекле "вакыт машинасы"!

"Юлдаш" җыр-моң һәм мәгълүмат каналы эфирга чыга башлауга - 20 ел. Шушы көннәрдә ул тыңлаучыларга радио тарихы буйлап мавыктыргыч сәяхәт тәкъдим итә. Менә шундый үзенчәлекле "вакыт машинасы"!

"Юлдаш" радиосы 2000 елның 25 сентябрендә "Башкортостан" телерадиокомпаниясе дәүләт унитар предприятиесе составында оештырыла.

Шушы еллар буена халыкка хезмәт иткән радио "Без - бергә!" девизы белән эшли. Аны дөньяның төрле почмакларында тыңлаучыларны шулай бер сулышта, бер ритмда тотып торган коллектив туры эфир, тапшырулар вакытында һәр тыңлаучының күңеленә барып җитә ала. Моннан тыш, радио коллективы меңәрләгән кеше җыелган мәйданнарны тота, хәйрия акцияләре белән картлар, балалар йортларына бара, ветераннарга ярдәм оештыра. Гомумән, халык кайда - "Юлдаш" та шунда.

Ул тыңлаучыга республика тормышындагы яңалыкларны иң беренчеләрдән булып дөрес һәм төгәл итеп җиткерә, актуаль мәсьәләләр буенча компетентлы комментарийлар тәкъдим итә. Эфирдан тыш эшчәнлеккә зур игътибар бирелә. Үзешчән башкаручыларның «Юлдаш йыры» ачык республика конкурсын уздыру традициягә әйләнде. 10 ел эчендә анда 500дән артык халык таланты катнашты, аларның йөзгә якыны конкурсның лауреатлары һәм җиңүчеләре булды, шул рәвешле зур сәхнәгә һәм радио-телевидение эфирына юллама алды.

21-27 сентябрьдә эфирда беренче алып баручылар Нурия Абдуллина, Зифа Нагаева, Рөстәм Гыйззәтуллин, Ләйсән Сәйфетдин, Фирдәт Галиев, Зөлфия Рәхмәтуллина эшләячәк. Иртәнге тапшыруны Наил Юнысов һәм Марсель Байдәүләтов алып барачаклар. "Асык студия" аналитик тапшыруының кунаклары арасында ике меңенче еллар башында компаниянең генеральный директоры Рәмис Дәүләтбаев булуы көтелә. Кунаклар күп булачак, тыңлаучылар өчен дә, «Юлдаш» радиосы хезмәткәрләре өчен дә бүләкләр мулдан әзерләнгән.

Фото: "Юлдаш" радиосы сайтыннан.
Читайте нас