Баймак районы авыллары республикада игълан ителгән акцияләрдә теләп катнаша.
Нигъмәт авылы исә, "Сәламәт авыл" конкурсында катнашып, районда гран-при алуга ирешкән. Бу аңлы сәламәт тормыш алып бару өчен һәр юнәлештә уңай якларны башкалар арасында пропагандалауга зур ярдәм булып тора. Җыелышлар, спартакиадалар үткәрү, авылның шәхесләрен зурлау, матур йорт хуҗасын, хуҗабикәсен хөрмәтләү халыкның рухын күтәрде.
"Күптән түгел Нигъмәт авылының Бакча һәм Сакмар урамнарының ир-егетләре озын-озын өстәлләр тезде, дип яза районның "Атайсал" гәзите. - Анда һәр йортның ишек алдында үстерелгән чәчәкләр, җиләк-җимешләр, яшелчәләр куелды, кайнатмалар, кышкылыкка хәзерләнгән салатлар урын алды, самавырлар чыжлады. Күңел җылысы белән пешкән тортлар, бәлешләр һәм башка тәм-томнар хуҗабикәләрнең осталыгын күрсәтте. Табын, туй өстәленнән дә бай булып, күркәмләнеп урамны бизәде.
Өстәлгә тезеп куелган көзге уңышның төрлелеген, эшләнү осталыгын аерым комиссия бәяләп чыкты. Моннан тыш, хуҗабикәләрнең кул эшләре — корамалар, юрганнар, бәйләнгән киемнәр, шәл, косынкалар, оеклар да игътибарны җәлеп итте.
Укытучы, күпбалалы ана Зөһрә Хәсәнованың кул эшләре дә аерым игътибарга лаек булды. Күптән түгел генә Себер якларыннан кайткан Миңнур Булатова күпләргә ят булган кул эшләре һәм яшелчәләрен алып чыккан.
Әйе, бу ике урам халкы күптән актив. 1985 елда район буенча алар "Иң яхшы бакча үстерүчеләр урамы" булса, 1989 елда "Саумысыз, авылдашлар!" бәйрәмендә аш-су номинациясендә Гран-при һәм 1нче урыннарны алды.
2011 елда район буенча "Иң күркәм урам", ә Айдар Бикмәтовның өйе "Иң үрнәкле йорт" исемнәренә лаек булган. Димәк, әлеге көзге чараны бу ике урам башлап җибәрүе дә урынлы. Бәйрәм эстафетасы Мортазин һәм Октябрь урамнарына тапшырылды".
Фото:https://ataysal.rbsmi.ru/