Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров Уфада Совет мәйданын реконструкцияләү барышын тикшерде.
Исегезгә төшерәбез, республика башкаласының үзәк мәйданын модернизацияләү проекты төбәк җитәкчесе инициативасы белән старт алды.
Биредә Русия Герое, легендар 112нче Башкорт кавалерия дивизиясе командиры Миңнегали Шәйморатовка һәйкәл куелачак, музыкаль фонтан урнаштырылачак, шулай ук ял көннәрендә җәяүлеләр йөрер өчен тирә-юньне төзекләндерәчәкләр. Шулай итеп, Уфа үзәгендә заманча иҗтимагый киңлек барлыкка киләчәк.
Реконструкциянең әле иң кызган чагы. Төзүчеләр булачак фонтан өчен техник биналарны төзекләндерәләр, торбаүткәргечләрне сынап карадылар, гранит плитәләр җәюгә керештеләр. Якын-тирә территориядә дә эш кайный. Башкорт дәүләт педагогия университеты каршындагы скверда һәм Совет урамында иске тротуар сүтелә, технологик кабельләр салына, бордюрлар куела.
Совет мәйданын модернизацияләү барышында подрядчылар республика җитештерүчеләренең продукциясен, шул исәптән Учалы гранитын да киң куллана.
Радий Хәбиров ассызыклаганча, яңартылган мәйдан шәһәр халкын һәм кунакларын үзенә җәлеп итә торган яңа урынга әвереләчәк.
Фото: "Глава РБ"