Русия журналистлары эшләренең "Я - созидатель" федераль конкурсы иҗатчыларны көтә.
Ул иҗтимагый башлангычларга ярдәм итү, алар турында материаллар бастыруны максат итеп куя. Анда автор материаллары (очерклар, интервьюлар, репортажлар, мультимедиа әсәрләре, фоторепортажлар, видео- һәм радио-сюжетлар (башка материаллар) тәкъдим итәргә була.
Конкурсның 3 этабы өчен гаризалар кабул итү 5 октябрьдән башланды, 15 декабрьдә тәмамлана. Конкурсның 3 этабы җиңүчеләре 30 декабрьдән дә соңга калмыйча игълан ителә.
Анда "Бастырылганнар" категориясендә - 4000-25000 билге, "Яңалар" категориясе өчен 2000-15000 билге күләмендә материаллар, фото, видеорепортажлар кабул ителә.
Фото:
https://go.mail.ru/redir?