Республика көне алдыннан "Кызыл таң" гәзитенең якын дусты Зифа Вәли кызы дәрәҗәле исемгә лаек булды.
Башкортстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, озак еллар “Юлдаш” радиосындагы хезмәте, хәзер инде “Туган тел” телевидение каналы, бик күп популяр җырлары аша халык күңелендә урын алган Зифа Нагаеваның җырлары күптән инде халыкныкы. "Гомерләр зая узмасын"ны гына алсак та, аннан башка нинди мәдәни чара, гаилә бәйрәме, туйлар үтә икән?! Башка бихисап җырлары да күптән инде "халыкныкы" дигән дәрәҗәгә күтәрелгән. Хәзер ул инде рәсми рәвештә Башкортстанның халык артисты!
Без аны әлеге дәрәҗәле исеме белән ихлас тәбриклибез һәм яңа иҗади балкышлар, көчле акышлар теләп, яңа җырлар көтеп калабыз. Үз чиратында, ул да гәзит белән дуслыгын югары бәяли:
- Үземне белгәннән башлап ул безнең өй түрендә олы кунак булды. Соңыннан шигырьләрем биредә дөнья күрде, үзем турында мәкаләләр басылды. Бүген дә мин яраткан гәзитемне кулга алу белән, аның аша бөтен укучылар белән исәнләшәм, үткәннәргә кайтып киләм, киләчәккә күз салам. Гәзитнең эчтәлеге укучыга менә шундый кабатланмас мөмкинлекләр бирә. Гасырларга сузылган гомере тагын да озынрак булсын яраткан гәзитебезнең!
Фото: гаилә архивыннан.