+22 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Бердәмлек
14 октябрь 2020, 07:14

Баймакта - күркәм башлангыч

Биредәге Таулыкай авылында яшәүче Вәзимә һәм Җәмил Үзәнбаевлар күршеләре Гөлзәминә һәм Мазһар Салиховлар белән матур башлангычка нигез салганнар.

Биредәге Таулыкай авылында яшәүче Вәзимә һәм Җәмил Үзәнбаевлар күршеләре Гөлзәминә һәм Мазһар Салиховлар белән матур башлангычка нигез салганнар.

Быел яз алар Айгөл урамында урнашкан бакчаларына гаилә башлыкларының 60 яшьлек юбилейлары уңаеннан 60 төп каен, шомырт, алмагач, карагач утыртса, 24 сентябрьдә тагын 30 төп үсенте утыртканнар.

- Түбән Таулыкай авылында матур «Айгөл» аллеясе барлыкка килде. Бу изгелек «Яшел Башкортстан» акциясе чикләрендә "60 яшкә - 60 төп агач!" девизы астында башкарылды. Изге гамәл Үзәнбаев Җәмил Фиргать улы һәм Салихов Мазһар Әбделхай улы үз хисабына эшләнде, - ди авыл хакимияте башлыгы Фуат Сәетов. - Без авыл уңганнарына тик мактау сүзләре җиткерәбез. Мәктәп елларыннан ук бергә, әле күршеләр булып яшәүче Үзәнбаевалар һәм Салиховлар утырткан агачлар шаулап үсәр, туган авылны бизәп утырыр, дип ышанабыз һәм барча халыкны алардан үрнәк алырга чакырабыз.



Фото:https://ataysal.rbsmi.ru/
Читайте нас