15 октябрьдә 18 сәгатькә кадәр дәүләт хакимияте органнары, шәһәр һәм район хакимиятләре, хакимият органнарына караган учреждениеләр санитар нормаларны үтәү буенча эчке регламентны кабул итәргә тиеш. Шуларның берсе - эш урыны буенча медицина битлекләренең мәҗбүри булуы. Бу хакта бүген республика Хөкүмәте Президиумы утырышында Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров хәбәр итте.
"Андрей Геннадиевич, җитәкчеләр, әгәр дә сез коридорда үз кул астындагыларны битлексез күрсәгез, аларга кисәтү ясагыз, икенче тапкыр ишетмәсәләр, эштән китәргә! Әгәр без барыбыз да авырып китсәк, без республика белән идарә итә алмаячакбыз", - дип кисәтә Радий Хәбиров.
Төбәк Башлыгы шулай ук Хөкүмәт әгъзаларына, министрларга, шәһәр һәм район хакимиятләре башлыкларына, төрле ведомство җитәкчеләренә гадәти форматта киңәшмәләр үткәрүне тыйды.
«Барлык киңәшмәләрне дә онлайн форматта, форумда уздырасыз, барысы да анда ничек эшләргә кирәклеген белә. Төрле дәрәҗәдәге хакимият органнарында дистәләгән мең кеше эшли. Үзеңне саклау һәм үз үрнәгең белән халыкка хәзерге шартларда үзеңне ничек тотарга кирәклеген күрсәтү мөһим. Без карар кабул иттек: шәһәр һәм район хакимиятләре биналарына битлексез керү тыелган, битлеге булмаган кешеләрне алар белән тәэмин итәргә тиешләр", - дип нәтиҗә ясады Радий Хәбиров.
Фото: "Башинорм"