+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Бердәмлек
21 октябрь 2020, 16:02

Тәҗрибә уртаклашу, уңай эш алымнарын өйрәнү булачак

Башкортстан делегациясе Саратовта 26-28 октябрьдә узачак «Экологик форсайт» II Бөтенрусия фәнни-иҗтимагый форумында катнашачак. Бу хакта республиканың Экология һәм табигатьтән файдалану министрлыгында хәбәр иттеләр.

Башкортстан делегациясе Саратовта 26-28 октябрьдә узачак «Экологик форсайт» II Бөтенрусия фәнни-иҗтимагый форумында катнашачак. Бу хакта республиканың Экология һәм табигатьтән файдалану министрлыгында хәбәр иттеләр.

Республика делегациясе составына экологик һөнәри берләшмә вәкилләре, галимнәр, табигатьне саклау өлкәсендә эшләүчеләр, студентлар һәм экоактивистлар кергән.



Форум программасында көнүзәк экологик проблемалар турында фикер алышу, яшь тикшеренүчеләр өчен конкурслар, студентлар өчен "түгәрәк өстәл" үткәрү, шулай ук күренекле галимнәр, экология укытучылары һәм җәмәгать эшлеклеләре белән панель сессияләр каралган.



Аерым алганда, фәнни-гамәли конференциядә хәвефле сәнәгать объектларына экологик мониторинг мәсьәләләре, панель сессияләрдә - халыкның төрле категорияләренә экологик белем бирү буенча иң яхшы практикалар, уңай тәҗрибәләр белән уртаклашу булачак, форсайт-сессиядә яңа идеяләр эшләнәчәк.



Яшь галимнәр үзләренең фәнни экологик эшләнмәләрен тәкъдим итәчәк. Сүз, шул исәптән, I-II класслы куркыныч калдыкларны эшкәртү, үтилләштерү һәм рециклинг, экологик куркынычсызлыкны тәэмин итү турында бара.



Фото: "Башинформ"


Читайте нас