+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Бердәмлек
26 октябрь 2020, 12:45

"Салават Фәтхетдиновның хатыны үлгән". Бу ни бу?

Бүген иртән күпләрнең ватсабына шундый шомлы яңалык җибәрделәр.

Бүген иртән күпләрнең ватсабына шундый шомлы яңалык җибәрделәр.

Имеш, Салават Фәтхетдиновның хатыны Ләйсән якты дөньядан киткән. “Матбугат.ру” белешкәнчә, бу хәбәр чып-чын фейк. Ышанмагыз да, таратмагыз да! Хәбәрчебез белешүенчә, бу хәбәр дөреслеккә туры килми.



Салаватның баянчысы Альфред Якшымбәтов та моны раслаган. Куркыныч хәбәрнең таралуына, мөгаен, Салаватның кичә Инстаграмда язган сүзләре сәбәпче булгандыр. «Минем хәлләр җырларлык түгел» дигән иде ул. Мөгаен, шушы хәбәрдән соң кемдер коткы таратырга булган.



Мондый чакта, озын гомерле булыр, Аллаһ боерса, дип әйтеп куялар. Ләйсән һәм Салават Фәтхетдиновларга исәнлек-саулык теләп калабыз. Аллаһы Тәгалә шифасын бирсен!



Тулырак: https://matbugat.ru/news/?id=30895
Фото: "Матбугат.ру"


Читайте нас