+24 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Бердәмлек
2 ноябрь 2020, 04:43

Хыяллар тормышка аша

Башкортстан вәкилләре «Кунакчыллык осталары» Бөтенрусия конкурсында җиңү яулады. Финал 28-30 октябрьдә Мәскәүдә узды.

Башкортстан вәкилләре «Кунакчыллык осталары» Бөтенрусия конкурсында җиңү яулады. Финал 28-30 октябрьдә Мәскәүдә узды.

Республиканы быел мартта Уфада узган конкурсның ярымфиналистлары — тугыз кеше тәкъдим итте.

Башкортстаннан Ләйсән Сөләйманова җиңүче дип табылды — ул 62 җиңүче арасына керде. Аның эшлекле һәм шәхси компетенцияләре судьялар тарафыннан югары бәяләнде.

Өч көн дәвамында катнашучылар, аерым биремнәрне үтәп һәм төркемнәрдә эшләп, эшлекле һәм шәхси сыйфатларга комплекслы бәя бирделәр. Бәяләү чаралары нәтиҗәләре һәр катнашучының шәхси рейтингын ачыклады.

Конкурс нәтиҗәләре буенча рейтингның иң югары күрсәткечләрен алучылар җиңүче булды.

Сынау җиңүчеләре танылган рестораторлар, отельерлар һәм идарәчеләр остазларына, шулай ук дәүләт хакимияте органнары вәкилләренә тапшырылачак.

«Илнең төрле почмакларыннан килгән 20 мең катнашучы арасында Бөтенрусия конкурсында җиңү - бу инде "бриллиант"дәрәҗәсе. Остазым Гөлсинә Кондратьевага миңа ышанганы өчен зур рәхмәт. Мәскәү, Красноярск, Уфа һәм Салехардтан килгән барлык туристлар да миңа җиңү теләде. Биредә эшлекле мөнәсәбәтләр һәм башка төбәкләр, мәсәлән, Калининград, Төмән, Самара белән партнерлык проектлары билгеләнде. Остаз Михаил Гелибтерман белән аралашу барысыннан да кыйммәтрәк — ул минем проектларга кураторлык итәчәк«, - дип сөйләгән "Башинформ"га Ләйсән Сөләйманова.

Ләйсән авторлык турларын оештыра һәм аларны үстерергә тели.
Ул трэвел-бизнес-мәктәптә уку мөмкинлеге алды, Русиядә теләсә кайсы аерым сакланылучы территориягә бару хокукы һәм брендлы рюкзак белән бүләкләнгән.

Фото "Башинформ"


Читайте нас